поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.09.2020 Мәдәният

“Мирас” фестивален дистанцион рәвештә үткәрәчәкләр

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Самара өлкәсенең “Дуслык” җәмгыяте чираттагы халыкара “Мирас” фестивален дистанцион рәвештә үткәрү турында карар кабул итте. 2020 елның 1 октябреннән 30 октябренә кадәр «Дуслык» сайтындагы ютуб каналында сезнең гаризалар һәм видео чыгышлар кабул ителәчәк (www.youtube.com/channel адресы буенча).

Оештыру җыемы ике тапкырга киметелгән.

Элемтә өчен телефон: 8-939-758-90-25.
 
Конкурста Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган шигырьләр аерым яңгырасын иде, жюри ул темага аерым бәя бирсен иде. Ә яшүсмерләрнең сугыш һәм җиңү темаларына багышлап үзләре иҗат иткән әсәрләре яңгыраса, тагын да күркәмрәк булыр иде.
 
Шигъри моң
 
(“Мирас” кичәсенә багышлана)
 
Шагыйрь, шигырь, шигърият… Бу тылсымлы сүзләрнең мәгънәсе нәрсәдә соң?
 
Нинди сыйфатлары нигезендә бу сүзләр халык күңелен җәлеп итә?
 
Шагыйрь ул рифмаларын туры китереп шигырь юлларын язучы гына түгел. Шигырь язучылар күп, ә шагыйрьләр – санаулы. Ул – тирән рухи байлык, талант иясе. Энҗе-мәрҗәннәргә охшаган асыл ташлар – хәрефләрдән сүзләр, җөмләләр җыеп, аларга тирән мәгънә өстәп, күңел кылларын тибрәндереп, йөрәкләрне дулкынландырып, кешеләрдә тирән тойгылар уятучы. Ул тойгылар кешеләрнең күңелләрен рухландыра, йомшарта, дәртләндерә, хәтта елата да!
 
Татар шигърияте дөньясы күренекле, данлыклы шагыйрьләр Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташлар белән генә чикләнми, әлбәттә. Шагыйрьнең шигырьләрен тирәнтен аңлар өчен, аларның шәхси тормышларын да белергә кирәк. Мисал өчен, күренекле шагыйрьләребез Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровларны искә алыйк. Аларның иҗатлары гына түгел, ә рухи көч ияләре булуы да таң калдыра. Гакыйль Сәгыйров яшьтән үк аяклары, куллары хә-рәкәтсез хәлдә, тешләренә каләм кыстырып, гаҗәеп шигырьләр яза, рәсемнәр ясый иде!
 
Муса Җәлил немец фашистларының Моабит төрмәсендә соңгы сулышына кадәр лирик һәм патриотик шигырьләр яза. Ә Фатыйх Кәрим окопларда, фашистларның хөҗүме туктап торган арада, тезләнеп, шинеле өстенә кәгазь кисәкләре куеп, үзенең дошманга булган нәфрәтен, илебезгә булган мәхәббәтен шигъри юллар аша җиткерә.
 
“Үлем турында уйлама,
 
Илең турында уйла,
 
Илең турында уйласаң,
 
Гомерең озын була”.
 
Аның бу онытылмаслык шигъри юллары беркемне дә битараф калдырмый, әлбәттә.
 
Шигырьнең үзенә генә хас үзенчәлеге дә бар. Ул җыр белән бәйле. Шигырьне генә көйгә-моңга салырга мөмкин. Шигырь юллары һәм милли көйләр бергә кушылып, халык күңелендә мәңгелеккә кала. Мисал өчен: Габдулла Тукай – “Туган тел”, “Әллүки”, “Тәфтиләү”; Сибгать Хәким – “Әй, язмыш, язмыш”, “Таң атканда”; Мостай Кәрим – “Өченче көн тоташ кар ява”; Гөлшат Зәйнашева – “Җырлыйм әнием турында”; Илдар Юзиев – “Мәтрүшкәләр”; Нәкый Исәнбәт – “Уракчы кыз”, “Син сазыңны уйнадың”; Гомәр Бәширов –“Җидегән чишмә”; Роберт Миңнуллин – “Әнкәйнең догалары”; Зыя Ярмәки –“Ак каен”; Әхмәт Фәйзи –“Умырзая”; Кәрим Тинчурин – “Кандыр буе” җырлары аша танылдылар.
 
Шигырь уку да үзенә бер талант таләп итә. “Читай не так, как пономарь, а с чувством, с толком, с расстановкой”, - дип яза Александр Грибоедов “Горе от ума” поэмасында. Шигырьнең эчтәлеген аңлап укысаң, тыңлаучының күңеленә сеңеп кала, шигъри юллар кеше күңелендә тирән эз калдыра. Мәсәлән, Гакыйль Сәгыйровның “Әткәй гармуны” исемле поэмасыннан бер өзекне исегезгә төшерәсем килә. Аны ул әтисе Шәрифулла абыйның Бөек Ватан сугышына китүен исенә төшереп яза.
 
Саубуллашыйк инде, вакыт
 
миңа,
 
Белмим тагын кайчан
 
кайтырмын.
 
Озата бармагыз сез, алып
 
бармыйм,
 
Өйдә генә җыелып калыгыз,
 
Күз алдымда калсын йөзегез.
 
Ә гармунымны,
 
Бик үтенеп сораган иде,
 
Фома клубына бирегез.
 
Мөдир егет үзе килеп алсын,
 
Сүз әйтмәгез, алсын,
 
уйнасын.
 
Гармуннарның иң шәбесен
 
алырбыз без
 
Башлар гына исән-сау
 
кайтсын.
 
Кайтмадың шул, кайта
 
алмадың шул,
 
Күпләр кебек калдың еракта.
 
Сугыш бит ул – үлем, еллар
 
авыр,
 
Калып булмый аннан елап
 
та...
 
Балачакта безне шигырь сөйләргә өйрәтәләр иде. Үсә башлагач, үзебез дә, бигрәк тә күңелләребезгә мәхәббәт ялкыннарының берәр чаткысы тиде исә, шигырьләр яза башлый идек. Мин дә ул чорны кичердем. Үзем шагыйрь булмасам да, кайвакыт, яшьлек әйләнеп кайткан сыман, хисләремне шигъри юллар белән бәйләргә тырышам. Аларның берсе белән сезне дә таныштырасым килә.
 
Бик озаклап йөрдем чит
 
җирләрдә,
 
Анда узды яшьлек чорларым.
 
Кайттым инде туган
 
якларыма,
 
Төгәлләнде сагыну
 
җырларым.
 
Бик яратам туган
 
якларымны,
 
Сокланам мин
 
урман-кырларга.
 
Язгы чәчү беткәч, дуслар
 
белән
 
Сабантуйда җырлар
 
җырларга.
 
Яратам мин туган
 
якларымда,
 
Алсуланып кояш чыгуын,
 
Ә кичләрен тальян гармун
 
тартып,
 
Эх ...
 
Яратам туган ягымның
 
Чәчәкле болыннарын,
 
Тукаем язган шигырьнең
 
Җырга салган моңнарын.
 
Бу бит минем гүзәл туган
 
илем...
 
Эх...
 
Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ,
 
“Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты киңәшчесе.

---
Бердәмлек
№ --- | 25.09.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»