поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.09.2020 Ана теле

Иҗтимагый сөйләм (иҗтимсөйләм – социолингвистика) фәненең төп категорияләре. “Гаилә сөйләме” нигезләре

Гаилә сөйләменә караган фәнни күзәтүләрне Шиһаб Мәрҗәни, Риза Фәхретдин, Каюм Насыйри һ.б. остазларыбыз хезмәтләреннән кала безнең чор чыганакларыннан да табарга була. Ике гасыр алышынган чорда – халкыбыз, республикабыз яшәешендә дә милли үзаң хаятендә уңай үзгәрешләр башлангач, бу кыйблага да игътибар берникадәр артты.

Мәсәлән, ул вакытта ТР Мәгариф һәм фән министры булып эшләгән Равил Афзал улы Низамов халык педагогикасы  темасын тирәнтен өйрәнеп, җитди хезмәтләр бастыруга иреште. Брошюра форматында басылган ике хезмәтне аерып күрсәтәбез: 1.Педагогик уйланулар – Казан, Мәгариф, 1994; 2.Татар халык педагогикасы – Уку ярдәмлеге Казан, Мәгариф, 2002 (соавторы Җ.Г.Нигъмәтов). Бу ярдәмлекләр өч мең нөсхә белән генә чыкканга аларны хәзер табу кыен; кабат бастырып чыгару хәстәрен күрүче юк. Шуңа күрә без аларга тәфсиллерәк тукталу мәслихәт булыр дидек.

Тик кисәтик: ул вакытта да әле   СССРның барлык халыклары өчен дә уртак тел урыс теле булырга тиеш дигән канун үз көчендә иде. Хезмәтләр тулысынча гаилә тәрбиясенә караса да тел тәрбиясе аерым аспект буларак күрсәтелә алмый иде. Шулай да гадел галим хакыйкатътән тайпылмый. Р.А.Низамов хезмәтләрендә гаилә сөйләме мәсьәләсе менә мондыерак чагылыш тапкан. (Өзекләр оригиналдан куштырнак эченә алынмыйча күчерелә, чыганак итеп бу язмада өстә бирелгән исемлек нумеры һәм бите күрсәтелә).
   
Торгынлык елларында идарә итүдә боеру-администрация ысулларының өстенлек алуы укыту-тәрбия эшендә, гомумән, халык мәгарифендә бик тискәре йолгынты ясады. Безнең педагогика балага тәэсир итүне, йогынты ясауны аның белән идарә итүнең бердәнбер чарасы итеп карарга күнекте. Асылда баланы тыю, кисәтү, гаепле санау алымнары өстенлек алды. Без балага бернәрсәне дә рөхсәт итми, һәр нәрсәне тыя торган алымнарга күчтек: “Алай эшләмә”, “тегеләй итмә”, “болай сөйләмә” һәм башка шундый боерык сүзләр  көне буена бала колагындв яңгырап тора башлады.
   
Психологлар бер тәҗрибә үткәргәннәр. Алар гаиләдә көн буе ата-ананың балалар  белән ничек сөйләшүләрен күзәткәннәр. Нәтиҗәдә, иртәдән кичкә кадәр балага утызга якын үгетләү, шелтәләү, кырыкка якын  боеру, таләп итү, илле тапкыр чамасы гаепләү сүзләре әйтелгән.
 
Бу бер гаиләдә шулай. Ә урамга чыккач, үсмерне шундый ук сүзләр белән гаепләмиләрме?, ачуланмыйлармы? Мәктәптә дә шундый ук күренеш. Дәрестә дә. тәнәфестә дә балаларга тыю, кисәтү, битәрләү сүзләре. (1, 5 б.).
 
 ... Ни өчен, ни сәбәптән соң безнең җәмгыятьтә ике йөзле кеше – дөрес һәм матур итеп сөйли белүче, әмма ләкин киресен эшләүче – тәрбияләнде?  Сүздә бер төрле, эштә – башка төрле. Кеше нинди булырга тиешлеген һәркайсыбыз сүздә бик оста тасвирлый ала. Мәктәп яшенә дә җитмәгән берәр баланы урамда туктатып: “Әйт әле, яхшы бала нинди булырга тиеш? дип сорап карыйк. Ул: “Тыңлаучан, әти-әниенә булышучан, начар сүзләр әйтми торган”, дип күп сыйфатларны санап күрсәтер6 Ләкин үзе шунда ук, җае чыкса, әйткәннәренең киресен эшләр. Үсмерләребез дә кешегә начарлык эшләргә ярамаганны, аларга ихтирамлы, игътибарлы булырга кирәклегенәкне сүздә бик яхшы беләләр. Ә үзләрен начар тоталар. Бу нилектән шулай? Сәбәп нәрсәдә соң?
   
Тәрбия балага кирәкле теге яки бу әхлакый кагыйдәне аңлатудан, аны үтәү кирәклегенә инандырудан башлана. Без балага сүз белән бу кагыйдәнең, таләпнең асылын аңлатабыз, ни өчен үз-үзеңне шулай тотарга кирәклегенә төшендерәбез, тормыштан мисаллар китерәбез, үрнәкләр белән дәлиллибез. Тәрбия шуннан башланып китә. Шунсыз аңлы тәрбия була алмый.  Ләкин мондый аңлату,  инандыру белән генә үз-үзеңне тоту, бу кагыйдәне саклау   күнекмәләре барлыкка килми әле. Баладан шул кагыйдәне үтәтү өчен башта аңарда үз-үзен тоту г а д ә т л ә ре тәрбияләргә кирәк. Ә моның өчен балага сүз белән аңлату гына җитми. Үз-үзеңне тотарга өйрәтү күнегүләре уңай үрнәк күрсәтү, тиешле шартлар булдыру белән бергә алып барыла. Баланың ялгыш гамәлләрен төзәтеп, үзен дөрес тотарга эзлекле өйрәтергә кирәк.
   
Безнең хәзерге тәрбиянең төп кимчелеге тәрбиянең сүзгә корылуында, ягъни тәрбияне сүз (теория) белән аңлатып чикләүдә. Димәк, гаиләдә дә, мәктәптә дә балаларда үз-үзләрен тоту күнекмәләре үзләштерүгә, әәрбияне халык теленәхлакый гадәтләр тәрбияләүгә гамәли игътибар кирәк (1, 7, 8  б.).
   
Хәзерге  тәрбияләүдә уңай нәтиҗә булмауның тагын бер җитди сәбәбе бар. Ул – укыту-тәрбиядә х а л ы к ч а н л ы к принцибы бозылу, халыкчанлыкка игътибар итмәү.
   
Нәрсә соң  ул тәрбиянең халыкчанлыгы? Укыту- тәрбияне халык теленә, өйрәтмәләренә, идеалларына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, аның милли үзенчәлекләренә нигезләп туган телдә гамәлгә ашыруны халыкчанлык дип атыйбыз. (1, 8 б.).
   
“Халык педагогикасы – акыллылык, рухи тазалык чишмәсе” дигән бүлек.
   
Тәрбия халыкта туган тел белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буена ул, кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән...
   
Халык пелагогикасының төп чаралары: --ана теле; --халыкка файдалы хезмәт; җырлар: бишек җырлары, хезмәт, мәхәббәт турында җырлар, лирик җырлар һ.б.; -- уеннар,мәзәкләр, җырлы, хәрәкәтле, ярышлы уеннар (узышу, йөгерешү һ.б. ) яки аларның җыелмасы: мәсәлән, Сабан туе; -- биюләр; --бәетләр, дастаннар, әкиятләр; -- әйтемнәр, мәкалыләр, табышмаклар; -- тормыш-көнкүреш йолалары, кунакчыллык кагыйдәләре;  һ.б.(1, 11 б.).
   
Алга таба галим менә шушы чараларның һәркайсына аерым-аерым туктала. Без анда телгә кагылган фикерләрне генә аерып алып күрсәтәбез:
    --Халыкның иң беренчел педагогик әсәре – һичшиксез, бишек җырлары. Аларда аналарның теләкләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик яктан матур, булдыклы, игелекле, мәрхәмәтле, гадел итеп күрү өметләре чагыла. Аналарның бәгырыдән, йөрәк түреннән чыккан, ягымлы сүзләр белән, ана телендә яңгыраган бишек җырлары тәрбиядә башка бернинди чара белән чагыштырырлык һәм алыштырырлык түгел...
   
Шушы урында, хөрмәтле ата-аналар һәм тәрбиячеләр, үзегезнең нарасыйларыгызга бишек җырларын туган телдә, үз сүзләрегезне дә кушып, ешрак җырлагыз, дип теләк белдерәсе килә. (1, 11,12 б.).
 
Мәкальләр, әйтемнәр, җыр мирасы, халык бәйрәмнәре дә шулай анализлана, аларда да тел мөмкинлекләре бәяләнә (1,12—14 б.).
   
Монда янә бер мөһим искәрмә ясарга тиешбез. Һәр төр сөйләмне барлыкка китергәндә телдән башка чаралар да (тавыш, моң, хәрәкәт һ.б.) катнашкан кебек үк гаилә сөйләме категориясе дә алардан башка формалаша алмый. Моны без Р.Низамов китергән мисаллардан да бик ачык күрәбез. Бу фактор әлеге темага кагылган һәр сөйләшүдә истә торырга тиеш.
   
Хезмәтләрнең төп эчтәлеге халык педагогикасының асылын ачып ирү, аны гамәлгә ашыру юлларын төшендерү. Без инде, килешкәнчә, тел куллану һәм гаилә сөйләме аспектларына гына тукталырбыз.
   
Халык педагогикасына фәнни төгәл төшенчәләр, закончалыклар һәм аерым системага салынган тәгълиматлар юк. Халыкның гыйлем-тәрбия турындагы өйрәтмәләре җирле сөйләшүне, хак халык әйтемен, сынамышларын, билгеләмәләрен чагылдыра. Шунлыктан бу педагогиканың теле халыкның бар катламына да – яшьләргә дә, картларга да, белемлегә дә, белемсезгә дә, тәҗрибәлегә дә, тәҗрибәсезгә дә – аңлашыла.
   
Хәзерге көн сөйләм теленнән төшеп калган кайбер сүзләр, төшенчәләр халык әкиятләрендә. мәкальләрендә һаман да яшиләр.Аларның үзләренә генә хас булган аһәңе бар. Халык хәзинәләрендә кулланыла торган сүзләрдә инандыру-ышандыру. төгәллек. чагыштырулар. эчке тойгыларга тәэсир итүчәнлек аеруча көчле (1. 15 б.).  
   
Гаилә тәрбиясендә сөйләмнең әһәмиятле урны барлыгын танучы, аның асылын берникадәр ачыклаучы   янә кайбер фикерләр.
   
Язучы Марат Кәбиров:  ... Ә тормышта ялгыз калырга теләмәс идем. Мин гаилә кешесе.  Хатын, балалар белән берәр көн сөйләшми торсам да эчем поша башлый. Мин үземне ялгыз итеп күз алдына да китерә алмыйм. (Сөембикә, Җиргә күктән дә карарга кирәк, Август, 2020, 18 б.).
   
Данир Сабиров. ТР атказанган артисты. танылган юмор остасы. (В.Т. 14 сент. 2020. Динә Гыйләҗиева белән әңгәмә). –Интернет сәхифәгездәге бер постта: “Балаларның татарча сөйләшмәвенең төп сәбәбе – үзебездә”. – дигәнсез...-- Өйдә татарча гына сөйләшәбез. Бу – минем таләп. Минем белән сөйләшкәндә балалар автомат рәвештә татарчага күчә. Әнисе белән русча сөйләшә башласалар да исләренә төшерәм. Әмма мин баланың барлык фәннәрне дә татар телендә генә укуыына каршы. Туган телләрен белсеннәр алар. Татар телен белергә кирәк. Аны
югалтырга ярамый. Әмма аның белән генә ерак китеп булмый. Мин – бөтен фәннәрне татарча укып, татарча уйлап, сөйләшеп үскән кеше. Ләкин Казанга килеп биюгә укырга кергәч, миңа бик кыен булды. Pусча дөрес сөйләшмим, акцентым бар... Көләләр иде. Русча сөйләшкәндә әле дә акцентым бар. Аны бетерәсем килә. Салават абый белән дә бу уңайдан бәхәс туды. “Ике телне дә камил белеп бетереп булмый. Акцентсыз русча сөйләшә башласаң, татар телен онытачаксың,—ди ул. Мин аның белән килешмим. Иҗат кешесе ике телдә дә ялт итеп сөйләшергә тиеш”.
 
Иҗтимсөйләм фәнни категориясен дә  ике яссылыкта карарга кирәк: Татарстанныкы һәм аннан читтәгенеке.
   
Менә  әңгәмәдәше Гөлнур Сафиуллинаның: -- Иң авырткан җир – тел... Чиләбе өлкәсендә дә татар теле укытылган мәктәпләр бармак белән генә санарлык...Туган телне ничек саклап калырга соң? дигән соравына Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасары  Сания Шевченко фикере: -- Авыр сорау...Тел өйрәнү өчен, әлбәттә, мөхит булырга тиеш. Ә безнең шартларда ул мөмкин түгел диярлек. Телгә өйрәтүне кечкенәдән – балалар бакчасыннан ук башларга кирәк, аннан мәктәптә, югары уку йортларында дәвам итәргә. Гаиләдә өйрәтергә! Татар тамырлары булган атаклы кешеләр турында күбрәк сөйләргә! Телгә өйрәтүче кадрларны күбрәк әзерләргә. укытучылар, тәрбиячеләр, түгәрәк җитәкчеләре... Ә моның өчен, әлбәттә, дәүләт сәясәте кирәк. Туган телне саклау өчен җаны көйгәннәр никадәр тырышса да,шунсыз күпкә ирешә алаячак... Туган телен белмәгән кешедә аны өйрәнергә теләк тулыру, аңын “уяту” , милли тамырларын искә төшерү дә бик мөһим. Рухи ихтыяҗ кирәк! Менә шул вакытта, хәтта  тел аңа эше, карыерасы  өчен кирәк булмаган шартларда да , ул аны өйрәнәчәк. (Сөембикә,  Татар мәгарифе министры,  Август, 2020, 29 б.).
 
Бик гомуми фикерләр бит. Казан татар түрәсе фикерләвеннән әлләни аермасы юк. Телгә ничек. нинди мохиттә  өйрәнгәнен сөйләми, гаиләне беренче урынга куймый. Ә үзе мохит хәлиткеч фактор диде. Чыннан да шулай бит. Менә шул ук Гөлнур Сафиуллинаның “Ева—Мөслимә” дигән язмасы: Яш кыз Ева Украинадан немес әсирлегенә эләгеп, хәрби заводта эшләргә мәҗбүр ителә, Кызыл армия коткаргач, шуның өчен җиде елга Бик Cебергә сөрелә. Татар егете белән урман кискәндә таныша. Өйләнешәләр, ике бала туа. Апаска кайталар. Татарча өйрәнми хәле бармы? Менә ул сиңа рухи ихтыяҗ, мөхит... (Сөембикә, май, 2020, 12—13 б.) Андый ихтыяҗдан Ходай үзе сакласын...
   
Гаилә сөйләменә караган мондый искәрмәләргә аерым тукталу сораладыр. Сез диккать иткән, гыйбрәт яки сабак алган хәл, вакыйгаларга  мисалларны уртаклаша торыгыз.
  
                                Илдар Низамов,
                     филология фәннәре докторы.
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 24.09.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»