|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2020 Мәдәният
«Татар яшьләре көннәре» – йөзләгән кешене берләштергән вакыйга2 – 6 сентябрьдә Казанның Боровое Матюшино бистәсендә эшләп килүче “Идел” яшьләр үзәгендә “Халыкара яшьләр форумы” булып узды. Быел ул 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Форумга Россиянең 32 төбәгеннән 180 делегат җыелган иде. Тантаналы чарада, гадәттәгечә, Самара өлкәсенең «Туган тел» җәмгыяте каршында эшләп килүче Яшьләр канаты әгъзалары Фәрзанә Мәхмүтова, Алия Гатауллина, Юлия Зарипова, Илфат Мәҗитов, Регина Сәйфиева, Эльмира Мефтахова катнаштылар. Делегатларның һәр сәгате мастер-класслар, лекцияләр, очрашулар, семинарлар, тренинглар, күңел ачу чаралары белән баетылган иде. Моннан тыш, форумда катнашучылар, алдан игълан ителгән темалар буенча, түгәрәк өстәл оештыручылар сыйфатында чыгыш ясап, тәҗрибә уртаклаштылар. Шулай ук һәр регион күңел ачу программасын тәкъдим итте. Быелгы форум «Татар яшьләре көннәре лидеры», «Татар кызы», «Татар егете», «Татар моңы» һәм «Татар танцпол йолдызы» кебек кызыклы конкурслар белән истә калды. Самаралылар да бу бәйгеләрдә актив катнаштылар. - Быел без, Омск өлкәсе белән берлектә, «Татар кызы» һәм «Татар егете» бәйгеләрен оештырдык. Безгә бу бик ошады. Ә мин үзем «Татар яшьләре көннәре лидеры» бәйгесендә катнашып, 40 тавыш җыйдым, әмма җиңү өчен 3 тавыш җитмәде. Әйбәтрәк әзерләнеп, киләсе елда бу конкурста отарга тырышачакмын! - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Фәрзанә Мәхмүтова.
- Ә мин, «Татар егете» бәйгесендә катнашып, «Иң тапкыр егет» номинациясендә җиңүгә ирештем. Татар яшьләре форумы минем өчен диңгез буенда ял итүдән дә яхшырак. Без илнең төрле почмакларыннан килгән дистәләгән егетләр-кызлар белән танышып дуслаштык, - дип сөйли Илфат Мәҗитов.
Регина Сәйфиева исә «Татар танцпол йолдызы» конкурсында катнашкан һәм «Иң оригиналь биюче» булган. Ә Эльмира Мефтахова форумда беренче тапкыр. Кыз бу чарадан алган хис-тойгылары белән болай уртаклашты:
- «Татар яшьләре көннәре» – Россиянең төрле төбәкләреннән килгән йөзләгән кешене берләштергән вакыйга ул. Биш көн дәвамында без кызыклы мастер-классларда катнаштык, татар интеллигенциясе белән очраштык, командада эшләргә өйрәндек һәм тәҗрибә уртаклаштык. Мин аны фикердәшләр белән аралашу, татар мәдәниятен үстерү, яңа проектлар уйлап чыгару, чын дуслар табу һәм татар атмосферасына чуму урыны, дип атар идем. Минем әнием әлеге форумда 1990 елдан бирле катнашып килгән. Аның фикеренчә, «Татар яшьләре көннәре» милләтебезне Россиянең төрле почмакларында таныту өчен бик әһәмиятле чара. Менә миңа да Самара делегациясе составында әлеге мөһим чарада катнашу мөмкин булды. Мин моңа чиксез шатмын!
«Идел» яшьләр үзәге җитәкчелегенә һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгына «Татар яшьләре көннәре»н уздырган өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Яшьләр - татарның киләчәге. Татарстан хөкүмәте алмашка килүче буынга карата зирәк һәм сакчыл мөнәсәбәттә булып, алдан күрүчәнлек күрсәтеп, киләчәгебезне кайгыртуы бездә горурлык һәм рәхмәт хисләре тудыра.
...Фестиваль тәмамланды, ә яңа табышкан дусларга аерылышулар җиңел бирелмәде. Алар киләсе елда да шушы ук урында очрашырга сүз куешып, милли мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә революция булмаса, үзгәреш җиле куптару теләге белән Россия киңлекләренә таралыштылар.
Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Яшьләр бүлеге Халыклар дуслыгы йортында (Самара шәһәре, Воронежский урамы, 9 йорт) һәр чәршәмбе көнне 19:00 сәгатьтә җыела. Очрашуда татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калу, үстерүгә юнәлдерелгән идеяләр һәм планнар коралар һәм алар өстендә эшлиләр. Яшьләр бүлеге татар халкының киләчәгенә битараф булмаган татар яшьләрен үз сафларына керергә чакыра.
Элемтә өчен аккаунтлар: www.instagram.com/tugan_tel, www.vk.com/tugan_tel_smr.
Римма НУРЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|