|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2020 Шоу-бизнес
“Тукта! Каушатасыз!” – Фирдүс Тямаев концертында ТРЭШФирдүс Тямаев концертлары күңелле уза. Белгән кешеләр белә. Менә Уфа концертларының берсендә 5 минут эчендә сәхнәдә ниләр генә булып бетмәде. Башта Фирдүсгә коронавирустан саклый торган костюм кидерделәр. Замогы берничек тә ябыласы килмәде, хәтта Тямаевны да “каушатты”. Аннары сәхнәгә бер егет менеп, сөйгәненә тәкъдим ясады. Булачак кәләш каршында тезләнгән иде, аңар Фирдүс тә кушылды. "Сайла!" - диде Тямаев, әмма кыз аны сайламады. Коронавируска каршы киемнән Фирдүс яшь парга хәер-фатихасын бирде. Аннары лирик җыр һәм лирик сүзләр (“Ай, Аллам, тагын җыларга инде”, - дип язган инстаграмда бер укучы). Аннары табибларга рәхмәт сүзләре. Аннары тагын шаяру. Һәм болар барысы да 5 минут эчендә сыйган! “Полный театр!” дип атады моны Фирдүс. Театр гына түгел – полный трэш бу!
--- |
Иң күп укылган
|