поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.09.2020 Медицина

“Вирусны җиңгәнгә кадәр көрәшәчәкбез”

Бүген бөтен дөньяда коронавирус йогышы авыруына каршы аяусыз көрәш бара. Шул сәбәпле ашыгыч ярдәм станцияләре, сырхауханәләр, хастаханәләр хезмәткәрләре киеренке режимда эшлиләр. Өлкә гигиена һәм эпидемиология үзәгендә табиб-эпидемиолог вазифаларын башкаручы Лилия Шәрәфетдинова да март аеннан бирле көне-төне эштә.

- Безнең лабораториягә бөтен өлкәдән коронавирус шиге булган авыруларның анализларын китерәләр. Диагноз раслана икән, мин бу авыру, гаиләсе һәм аның белән элемтәдә булган кешеләр турында мәгълүмат туплыйм. Лаборантлар өлгермәгән оч-ракта, без, табиблар, аларга язуларын тутырырга ярдәм итәбез, - дип сөйли Лилия Наил кызы.
 
...Ул тумышы белән Камышлы районының Яңа Ярмәк авылыннан. Әнисе Зөлфия Шиһапова 40 ел буе фельдшер-акушер пункты мөдире булып эшләп, быел гына лаеклы ялга киткән. Лилия дә кечкенәдән медицинага гашыйк. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Самара медицина университетына укырга керергә теләге бик зур булса да, баллары җитеп бетмәү сәбәпле, балачак хыялын чынга ашыра алмый. Тик үҗәтле кыз хыялыннан баш тартмый, максатына ирешү өчен Самараның Тимер юл медицина училищесының медицина-профилактика факультетына укырга керә. Ә төнлә М.И. Калинин (бүген В.Д.Середавин) исемендәге өлкә хастаханәсендә санитарка булып эшли.
 
Өченче курста укыганда булачак табибә кияүгә чыга. Ире Мөдәррис белән баштан кызлары Азалиягә тормыш бүләк итәләр. Ә бер елдан инде уллары Дамир туа. Лилия укырга да, эшләргә дә, йорт хуҗалыгын алып барырга да өлгерә. “Мөдәррис вахта ысулы белән Себердә эшли. Өйдә чакта балалар белән ул утыра. Ә әтиләре эштә чакта әнием ярдәмгә килә. Аңа чиксез рәхмәтлемен!” - ди Лилия.
 
Кулына диплом алганнан соң, яшь белгеч шәһәрнең Совет районы санитар-эпидемиологик хезмәте үзәгенә табиб ярдәмчесе булып эшкә урнаша.
 
- Биредә мин практик белемемне ныгыттым. Туплаган тәҗрибәм киләчәк эшчәнлегемә ныклы нигез булып ятты, - дип сөйли Лилия Наил кызы.
 
Өлкә гигиена һәм эпидемиология үзәгендә эш тәкъдим иткәч, Лилия, бер дә икеләнмичә, ризалаша, күптәнге хыялын чынга ашырып, медицина университетына укырга керә. Бүген инде үзе дә Самара дәүләт медицина университетында “Медицина-про-филактика эше” дисциплинасы буенча белем бирә.
 
Эпидемиологның вазифалары санап бетергесез: өлкәдә санитар-эпидемиологик режимны саклау, халыкның иминлеген тәэмин итү, аңлату эшләрен, прививка кампаниясен алып бару һәм башкалар. Лилия Наил кызы балалар бакчаларын, мәктәпләрне тикшерә, туберкулездан профилактика үткәрә.
 
Өлкәбездә коронавирус пандемиясе башлангач, эпидемиологларның эшләре тагын да арта. Беренче вакытта регионда бу авыруны ачыклау мөмкинлеге булмый. Өлкә гигиена һәм эпидемиология үзәге табиблары, шул исәптән Лилия Шәрәфетдинова да, көн аралаш диярлек, сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, вируска шикләре булган пациентларның биоматериалларын самолет белән Новосибирск һәм Мәскәү вирусология үзәкләренә илтеп йөрделәр.
 
- Әлбәттә, аэропортта һәм очкычта COVID-19 вирусы белән зарарлану ихтималы бик зур. Тик беребез дә: “Бармыйбыз!” – дип әйтмәдек, чөнки бу – безнең эшебез, һәм без аны җиренә җиткереп башкарырга тиешбез. Аллаһыга шөкер, Самарага кирәкле җи-һазлар сатып алынды, хәзер бөтен анализларны да үзебездә ясыйлар. Шулай да эш күп, өйгә кичке тугыз-уннарда гына кайтабыз, - дип көрсенә Лилия Наил кызы. Юк, арыдым, дип әйтми ул, гаиләсенә вакыты калмауга борчыла.
 
Моннан җиде ел элек Мөдәррис белән Лилиянең Камилла исемле кызлары туган иде. Бала әнисенең өйдә булуын тели, әлбәттә. Ә Азалия белән Дамир инде зурлар. Беренчесе Самараның 90 санлы гомумбелем бирү һәм 4 санлы сәнгать мәктәпләрен бишле билгеләренә генә тәмамлап, Казанның мәдәният институтына укырга кергән. Бүген Азалия “Сурәтләү сәнгате культурасы” (“Художественная культура изобразительных искусств”) факультетының 3нче курсында белем ала. Ә Дамир Самара аэрокосмик университетының беренче курсын тәмамлаган. Алар әниләренең хезмәтен бик яхшы аңлыйлар һәм кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Өйдә чагында Мөдәррис тә хатыны эштән кайтуга тәмле ашлар пешереп куя, балаларны тәрбияләүне үз өстенә ала.
 
“Әлеге пандемия барыбыз өчен дә зур сынау булды. Шулай да төшенкелеккә бирелмәбез, вирусны җиңүгә кадәр көрәшәчәкбез”, - дип елмая Лилия Наил кызы.
 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 21.09.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»