|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2020 Шоу-бизнес
Данир Сабиров "ике куян куа": бер көндә ике көндәш кешегә берьюлы ике юбилей үткәрмәкче. Ни булып бетә? (ФОТО)"Балмай" компаниясе тамашачыларга үзенчәлекле сюрприз әзерли. Бу ике акттан торган "Ике юбилей" дип аталучы юмористик спектакль. Хәзерге вакытта кызып-кызып репетицияләр бара. Ләкин бу мизгелләрдән үк проектның бик кызыклы һәм оригиналь булачагын билгеләп үтәргә кирәк. Сценарий авторлары Ләйлә Сәлахетдинова, Марсель Мәхмүтов, Данир Сабиров һәм Сирень Бәйрәмов музыкаль буффонада жанрындагы спектакль халык күңелен яуласын өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.
Чара сәхнәдә дә, экранда да бара. Спектакльдә татар эстрадасының бик күп танылган артистлары, шул исәптән Филүс Каһиров һәм Данир Сабиров та катнаша. Төшерү эшләре инде башланган, эш тулы куәтенә бара.
Төп герой - Данир Сабиров шәһәрнең ике хөрмәтле кешесенең ике юбилеен берьюлы үткәрергә карар кыла. Әмма "ике куян"ны тоту авырга туры килә: җитмәсә, бу юбиляр әфәнделәр үзара көндәшләр дә булып чыга.
Шуңа күрә герой Данир Сабиров бер чарадан сиздермичә ычкынып китәргә һәм икенчесенә эләгергә омтыла. Шул ук вакытта аның юлында төрле каршылыклар очрый, ләкин артист аларны талантлы рәвештә җиңеп чыга.
--- |
Иң күп укылган
|