поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
17.09.2020 Язмыш

Очраклы очрашу (БУЛГАН ХӘЛ)

Самараның югары уку йортларының берсендә укыган Сания, кышкы каникулларга авылга кайтырга дип, электричкага билет алды да, кесәсенә салып куйды. Электричка килергә вакыт байтак иде әле. Ул шул ук кесәдән телефонын алып, килгән смс хатларына җаваплар яза башлады. Вагонга кереп утыргач та, елмая-елмая, телефоннан күзен алмады.

Вагонга билет тикшерүчеләр кергәч, Сания кулын кесәсенә тыккан иде, кесә буп-буш булып чыкты. Ул сумкасын ачып карады, кошелегын тикшерде һәм, югалып калгандай, як-ягына каранды. Контролер түземлеген югалта башлаган иде инде, ә билет һаман да табылмый. Студентканың яңа билет алырга акчасы да беткән иде бит әле. Кыз бөтенләй каушап калды.

 
Контролер тавышын ишеткән Шамил хәлнең нидә икәнлеген бик тиз аңлап алды һәм, гауга чыккан эскәмия янына килеп, кызга яңа билет алып бирде. Шул вакытта аларның күрше авылларда яшәүләре ачыкланды да инде. Сүз артыннан сүз, һәм инде менә кызның битләре дә алсуланган, оялып аска караган күзләре дә очкынланган...
 
Сүзгә оста, җор телле егет бу уңайсыз хәлне оныттыра, кызны ничектер бик тиз үзенә ияләштерә белде. Юл буе көлешә-көлешә районга кайтып төшәләр болар. Шамилне каршы алырга әтисе машина белән килгән икән. Алар Санияне дә авылына кадәр илтеп куялар. Шамил кызның кайсы урамда яшәгәнен отып кала... Менә шушы очраклы очрашу аларны әрнүле мәхәббәткә этәрә.
 
Кышкы каникулларда алар гел бергә булалар. Күңелләрендәге иң татлы хыяллар нинди нәтиҗәгә илтәсен кем уйлаган? Укуын тәмамлаган юристны эшкә башка районга җибәрәләр. Сания укуын тәмамлагач, алар өйләнешергә сүз куешалар. Телефоннар бер-туктамый ике арада сөю сүзләрен йөртеп тора. Тик Саниянең соңгы имтиханнары якынайганда, кинәттән, телефон суына башлый. Кыз, сагынуына түзә алмыйча, Шамилне күреп сөйләшергә дип, ял көнне юлга чыга. Юл буе күңелен ниндидер шомлы борчу тырнап тора.
 
Шамил шул арада яңа фатир алган. Ә Сания - булачак укытучы. Моңа кадәр алар бер уй, бер хыял белән яшәгәннәр иде. Хәзер ничек булыр, дигән уйлар белән кыз ишек кыңгыравына баса. Менә сөйгән Шамиле ишекне ачар да, Санияне җылы кочагына алып, үбә-үбә, иң матур сүзләрен кызганмый, яратуы ни дәрәҗәдә көчле икәнен сөйли-сөйли, күтәреп бүлмәсенә алып кереп китәр... Тик ишекне кып-кызыл иренле, сары чәчле, ярымшәрә бер кыз ача. “Сезгә кем кирәк? Мин Шамилем кайтты, дип торам”, - ди дә, ишекне шапылдатып ябып куя. Сания телсез кала. Гарьлегеннән баскычтан ничек йөгереп төшкәнен һәм менеп килүче Шамилгә бәрелгәнен дә сизми кала. Күзгә- күз карашып, озак басып торалар алар. Бер-берсен шундый сагынганнар, әмма, ни кызганыч, аңлатырга сүзләр юк... Күңелләре бу минутта ниләр кичергәндер? Беренче булып Шамил телгә килә: “Саниям, бәгърем, бердәнберем, кичер мине, булдыра алсаң, гафу ит! Минем хәлне аңла, зинһар өчен. Мин зур хата кылдым, мәхәббәтебезгә хыянәт иттем, ялгыштым. Алданып, соңга калып, барысын да аңладым. Мин тик сине генә яратам. Ул миңа нәрсәдер эчереп, синең белән төнне үткәрдем, дип алдады мине. Балабыз була дигәч, сиңа белгертмичә генә, бала туганчы яшим дә, аннары аерылам, дип уйлаган идем”, - дип Саниянең кулларын үбә-үбә елый Шамил. Сания аның яңагына сугып җибәрә дә: “Син, сукыр хайван, мине оныт, хыянәт итеп, башканы сайлагансың икән - бәхетле бул! Юмарт гашыйк уйнап, син мине бик рәнҗеттең. Азагын үзең уйла”, - дип чыгып йөгерде.
 
Укуын тәмамлагач, Сания себер якларына эшкә китте. Шамил аны эзләде, тик таба алмады. Ә кызыл иренле кыз башкадан йөкле булган икән. Ул егете ташлагач, Шамилне алдау юлы белән үзенә караткан. Бала тугач, ул синеке түгел дип, сабыйны балалар йортында калдырып, качкан.
 
Ир-ат нишли мондый очракта? Әлбәттә, эчүгә сабыша. Ахыр чиктә эшеннән куылгач, Шамил әниләре йортына кайтып егыла. Шешәдәш дуслары белән телгә-тел килеп, аны бик каты кыйныйлар. Шуннан соң гел башы авырта башлый. Көнен үткәрү өчен мәктәпкә завхоз булып урнаша. Эшкә дә, тормышка да кулы бармый, өйләнми дә. Шулай итеп 10 ел гомер үтеп китә. Бер көнне, 5 яшьлек кызын ияртеп, Сания авылларына кунакка кайта. Шамил турында шомлы хәбәрне ишеткәч, читтән генә булса да күрәсе килеп, аның авылына килә. Очрашалар. Шамил танырлык түгел – картайган, ябыккан. Җор телле матур егетнең шәүләсе генә калган. Сания коймага сөялеп үкси-үкси елый, ә Шамил, баш өянәге кузгалып, аның аяк астына егыла. Аны хастаханәгә озаталар, башында яман чөш барлыгы ачыклана. Очраклы танышуның азагы да, мәңге төзәлмәслек, соңгы очраклы күрешү белән тәмамлана.
 
Кияүгә чыгып, кызы тугач Сания иреннән аерыла. Чөнки, Шамилне яраткан кебек беркемне дә ярата алмый. Кызым өчен яшим, йөрәгемдә Шамилне саклыйм. Миңа шул җитә, ди ул.
 
Хастаханәгә хәлен белергә баргач, Шамил: “Саниям, мине искә төшереп, сине ничек яратканымны сөйлә кызыңа. Зинһар бәхиллә мине”, - дип кулларын учына алып кыса. Соңгы сулышын алып, Сания аны гафу итүен тоеп, мәңгелеккә күчә. Сания Шамилне елый-елый соңгы юлга үзе озата. Чөнки мәрхүмнең әти-әнисе бала хәсрәтеннән бик бетеренгән олы кешеләр була инде.
 
Менә шундый мәхәббәт. Язмыштан узмыш юк икәнен раслый торган...
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Фото: пиксабай

---
Бердәмлек
№ --- | 17.09.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»