|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2020 Шоу-бизнес
Фазлыевлардан интрига: Алсу өченчегә бәби көтә?Алсу һәм Азат Фазлыевлар инстаграмда кызыклы пост урнаштырганнар. Аларның бу язмасы тамашачыларының төн йокысын качырган. Алсу өченчегә бәби көтәме-юкмы, дип баш вата алар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Азат үзенең социаль сәхифәсендә “Бездән кайсы хәбәрне ишетергә телисез?" дип сорау биргән.
Җавапларын да үзе тәкъдим иткән:
1) Тиздән концертлар башлана.
2) Яңа җырыбыз чыкты!
3) Алсу өченчегә бәби көтә! Тавыш бирәбез! - дип язган ул.
Әлбәттә инде, күпчелек интернетчылар өченче җавапны кулай күргән.
“Артистларыбыз изоляцияне бушка уздырмаган”, “Ландыш, Гүзәлнең аяклары җиңел булды ахры”, “Болар гына калмас, бәби көтәләрдер инде” дип яза алар. Дөресе ни - вакыт күрсәтер.
--- |
Иң күп укылган
|