|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2020 Фаҗига
Арча районында бер үк көнне ике кеше үз-үзенә кул салганУзган шимбә Арча өчен кайгылы көн булды. Дөрес, кайберәүләр бу хакта белми дә калгандыр. Әмма икесе дә безнең тирәдә булгач, әле дә йөрәк авырта. Яшьләр бит әле, бик яшьләр. Икесе дә 1986 елгы. 34 яшь. Гөрләтеп яши торган вакытлары. Берсе Почта урамындагы чишмәдә булган. Ул шимбә төнлә белән асылынган. Икенче көнне суга төшкән бер кеше күреп алган да “Водоканал Сервис”та охранникка барып полиция чакыртырга кушкан. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, мәрхүм педагогика көллиятендә музыка укыткан, сәнгать мәктәбендә дә дәресләр биргән. Бик сәләтле, тыныч кеше булган, берәү белән дә бәхәскә кермәгән. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, ул үз-үзенә кул салган, асып куйганнар, дигән вариант каралмый.
Шул көнне көндез тагын бер егетнең асылынуы турында хәбәр килеп иреште. Тулырак мәгълүматны соңрак җиткерербез.
Туганнарына Ходай сабырлык бирсен, дип яза Арск-информ.
--- |
Иң күп укылган
|