поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.09.2020 Криминал

«Берәү генә исән калачак»: студент егетнең үлеме нинди сер саклый

Мәскәү астындагы Власиха поселогында урнашкан фатирларның берсендә Халыкара юридик институтында укучы 19 яшьлек студентның үле гәүдәсен тапканнар. Хокук сакчылары ачыклаганча, үләр алдыннан егеткә серле хәбәр килә: «Син һәм 99 уенчы. Һәм шулар арасында бары берәү генә исән калачак».

Һәлак булучының дуслары "Газета.Ru" басмасына сөйләгәнчә, егет аз сүзле булган һәм аниме (Япон анимациясе. Нигездә балалар карау өчен билгеләнгән. әмма аларның зур өлеше үсмер һәм өлкәннәр өчен  исәпләнгән, ул дөньяда шактый популярлык казанган. Аниме персонаж һәм фоннарны сурәтләү белән аерылып тора. Сюжетлар күп санлы персонажларны тасвирлый, урыннар һәм эпохалар, жанрлар һәм стильләр төрлелеге белән билгеләнә) белән мавыккан.
 
"Бишенче канал" чыганагы мәгълүматлары буенча, беренче курс студентының үле гәүдәсе 13 сентябрьдә 16.30 сәгатьтә Мәктәп микрорайоны фатирларының берсендә табылган - мәрхүмнең гәүдәсе ишек уемындагы элгечләргә бәйләп куелган бауда табыла.
 
Хокук саклаучылар хәбәр иткәнчә, һәлак булучы янында үлем алды язуы табылмаган, әмма полиция хезмәткәрләре студентның телефонында 12.59 сәгатьтә алынган SMS хәбәргә тап булалар. «Син һәм 99 уенчы. Һәм шулар арасында бары берәү генә исән калачак», - диелә хәбәрдә. РЕН ТВ телеканалы фаразлавынча, егет "Синий кит"ка охшаган уенда катнашкан (виртуаль уен, аның финал максаты үз-үзеңә кул салу).
 
Тикшерүчеләр телефонны тикшерү өчен алганнар. Һәлакәт урынын криминалистлар өйрәнгән.
 
Булган хәл буенча Одинцово шәһәренең Тикшерү бүлеге судка кадәр тикшерү оештырган. Һәлак булучының гәүдәсе суд-медицина экспертизасына юнәлдерелгән. Хокук саклаучылар килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклый.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 15.09.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»