|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2020 Җәмгыять
Раяз Фасихов: "Әй, Аллам! Нинди ел бу..."Хәмдүнә Тимергалиеваның вакытсыз китүе күпләрне тетрәндерде. Авырып йөрмәде, соңгы көннәренә кадәр тамашачысы күз алдында булды. Мартта пандемия аркасында булмый калып, көзгә күчереләсе концертына әзерләнеп йөрде. Тик... Бүген бөтен җырчылар, иҗат әһелләре... барысы да диярлек Хәмдүнә Тимергалиева белән төшкән фотоларын инстаграмга куялар. Хәмдүнә апа ачык иде, аралашучан иде. Бөтен кеше белән фотога төшеп чыккан, диярсең. Раяз Фасихов та шундый фото элгән. Һәм мондый юллар:
“Хуш, легенда... Урының җәннәттә булсын! Планнарың көчле иде... тик, нишләтәсең... Әй, Аллам! Нинди ел бу...”
--- |
Иң күп укылган
|