|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2020 Җәмгыять
Юл уртасында баланы коткарганнарСоциаль челтәрләрдә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре турында мәгълүмат таралды. Уфалы ханым сүзләре буенча, пациентны дәваханәгә алып баруларына карамастан, медиклар бала гомерен коткарыр өчен юлда туктаган. “Тизлек һәм үзвакытында күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәт, икенче бригаданы чакырдык, ул безне очып дигәндәй 22 санлы ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә илтте, хәзер балага куркыныч янамый, – дип яза хатын. – Бер ашыгыч ярдәм бригадасында яшь кыз Саша ярдәм күрсәтсә, икенче бригадада Паша исемле егет зур тырышлык күрсәтте. Балага исемнәрен шулай дип таныштырганнар. Мин сезгә чиксез рәхмәтлемен! Ходай Тәгалә Сезгә түземлек, зур көч, сабырлык, ныклы сәламәтлек һәм рәхмәтле авырулар бирсен!”
Нәни пациентның әнисе шулай ук “скорая”га юл биргән машина йөртүчеләргә һәм салон эчендә балага ярдәм күрсәткән медикларны түземле көткән пациентка да рәхмәтләрен җиткерә.
Юл уртасында балага нәрсә булганы әлегә билгесез.
Шундый хәбәрләрне укыгач, дөньяда һәрчак мәрхәмәтлек һәм шәфкатьлелеккә урын бар икәнен аңлыйсың. Геройлар безнең арада яши. Афәрин медикларга!
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: "БашДТП" Инстаграм
--- |
Иң күп укылган
|