|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2020 Мәдәният
Илһам Шакировның туган авылында җырчыга бюст ачылды (ФОТО)
Татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка туган авылы - Бюстны ачу тантанасын Тукай районы башлыгы Фаил Камаев башлады. «Узган ел республика күләмендә зур чара үткәргән идек. Шунда ел саен Илһам абыйны искә алу өчен җыелырбыз, дип вәгъдә бирдем. Дөнья афәте килеп чыкканга булмас дигән идек, тик Илһам абый үз авылында җыйды. Илһам абыйга багышланган Республика күләмендә үтәчәк фестивальләрнең берсен шушында үткәрүне безгә йөкләсәләр бик рәхмәтле булыр идек», — дип сөйләде ул.
"Бу — кабатланмас моң үзәге, ул гөрләп торырга тиеш. Фестивальләр, бәйгеләр, концертлар, музыка дәресләре — сукмакка тузан кунмасын!
Бакыйлыкка киткәч тә Илһам ага милләт өчен эшен дәвам итә. Без һәрвакыт аның өчен дога кылабыз. Туган ягында август-сентябрь айларында зур концерт ясарга кирәк. Бу якны без зурлап күрсәтергә тиешбез», — диде ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.
Бюст ачу тантанасында Илһам Шакировның туганнары, Татар филармониясе җитәкчелеге һәм артистлары, язучылар, җырчының якташлары катнашты. Соңыннан кунаклар Илһам Шакировның музее белән таныштылар.
--- |
Иң күп укылган
|