|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2020 Җәмгыять
Гөлнара Зиннәтуллинаның туганы: "Бер атна элек бакчабызда, кызыгып, зур алма өзеп ашады. Бик сагынырбыз..."Озак еллар авырганын белсәк тә, тележурналист Гөлнара Зиннәтуллинаның вафат булуы барыбыз өчен дә, аяз көнне яшен суккандай, көтмәгәндә булды. Бу авыр хәбәр белән "Матбугат.ру" инстаграмында тугры укучыларыбыз белән дә уртаклашмый кала алмадык. (Шатлыкта да, кайгыда да бергә дигәндәй, алга таба да шулай бергә булырга, сөенечле хәбәрләр генә ишетергә язсын). Гөлнара апа турында постыбыз интернетта бик күп караулар, лайклар җыйды. Бу очракта дөрес аңларга кирәк: күңелсез хәбәргә лайк, ягъни "миңа ошый" дип басу, бу әле шушы хәбәрдән күңелем булды дигән сүз түгел. Киресенчә, авыр кайгыны бергәләп күтәрүне, уртаклашуны белдерә ул. Менә бу юлы да "Матбугат.ру"ны укучыларыбызның берсе күпләгән лайклар һәм комментарийлар арасында үзенчәлекле җавап калдырган. Бу кеше Гөлнара Зиннәтуллинаның Алсу исемле сеңлесе булып чыкты. "Ул минем әтиемнең бертуган сеңлесе. Казанга килеп, укырга кергәч, Гөлнара апа белән Ренат абыйларда яшәдем. Начар авыру белән авырганда да бер тапкыр да елаганын күрмәдем. Шат күңелле кеше иде. Бер атна гына элек бакчабызда, кызыгып, зур алма өзеп ашады. Бик сагынырмын..." - дип уртаклаша Гөлнара Зиннәтуллинаның туганы. Шушы язмабыз да аның рухына дога булып барып ирешсә иде. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун
--- |
Иң күп укылган
|