поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.06.2008 Дин

ДИННЕ ТОРГЫЗАСЫ ЮК, АКСАУЧЫЛАР, ЕГЫЛУЧЫЛАР БЕЗ ҮЗЕБЕЗ

Мең бер йөз унтугыз ел элек Cабантуйлар вакытында, төннәрнең иң кыска, көннәрнең иң озын мәлендә булган ул шанлы вакыйга – рәсми рә­вештә Болгарда ислам дине кабул итү. Тарихи хәтеребезнең исән икәнлеген белдереп, шул вакыйганы искә төшереп, 14 июнь көнне республикабызда унтугызынчы тапкыр Болгар җыены уздырылды. Шунда олуг мөн­бәрдән, динебезне торгызыйк, дип чыгыш ясаган берәүнең чакыруына җавап итеп әйтте бу сүз­ләрне Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин.

– Болгар хәрабәләре күз алдыбызда. Басып, утырып торган җирләребез – бабаларыбызның каннары коелган урын, – дип дәвам итте ул сүзен. – Олы кайгылар булганда, олы эшләр көтелгән чагында бабаларыбыз җыен оештырган. Аллага шөкер, өченче ел бергәләшеп үткә­рәбез әлеге җыенны. Килә­чә­гебез, берләшүебез өчен булсын иде бу җыелуыбыз. Динне торгызасы юк. Үзебез аягүрә торып басыйк, динебезгә куәт бирсәңче дип Аллаһыга ялыныйк. Туган теле­безне, мәдәниятебезне бер­гәләп саклыйк. Без бу илдә килмешәкләр түгел.

– Бүген монда дин әһелләребез белән бергә зыялыларыбыз да күп. Алар да дингә тизрәк кайтсын иде. Монда җыелуыбыз – шул кайтуыбызның бер билгесе. Биредә Австралия, Төркия, Кытай, Ираннан килгән кунаклар да катнаша. Бу изге гамәлгә унсигез ел элек Тәлгат хәзрәт нигез салган иде. Аңа зур рәхмәт! Киләчәккә карап эш итүче ул. Шундый дин әһелләребез күбрәк булсын иде, – дип рәхмәт белдерде аңа үз чиратында БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Ринат әфәнденең тел төбе аңлашыла: РФ җирлегендә пәйда булган кырыктан артык татар Диния нәзарәтен бер йодрыкка туплыйсы килә аның. Берничә ел элек башкарма комитет каршында дин эшләре буенча комиссия оешуы, комиссиягә җитәкчелек итәргә шәхсән үзе алынуының да максаты – шул берләштерәсе килү. Әмма бөтенесе дә без дигәнчә генә барып чыкмый шул. Россиянең Үзәк Европа өлеше мө­селманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин дә, Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов та, Татарстан мөф­тие Госман хәзрәт Исхакый да изге Болгар җыенында күренмәде. Мөгаен, катнаша алмауларының җитди сәбәп­ләре бардыр. Әмма елга бер тапкыр булса да бөтен эшләр­не калдырып Болгарга килергә була лабаса. Уртак тел табу өчен менә дигән форсат бу. Уфа да, Казан да, Мәскәү дә түгел, Болгар – беркемнең дә мин-минлегенә тими торган нейтраль җир дә бит әле.

Алда әйткәнебезчә, ­1119 ел элек болгар бабаларыбыз монда рәсми рәвештә ислам дине кабул иткән. Шул санны яңгырату үзе генә дә без монда килмешәкләр түгел, җирле халык дигәнне аңлата. Ярый, мөфтиләр уртак тел тапмый калмас. Күрәсең, вакыты җитмәгәндер. Иң сөендергәне шул – халыкның кү­ңел түреннән чыккан, үзе оештыра торган, борынгыдан килгән ихтыяҗга җавап би­рүче бәйрәм ул – Болгар җые­ны. Әгәр өстән торып кына оештырсалар, өч мең кеше бер көн алдан килеп кунар, изге чарада 13 мең кеше катнашыр идемени?! Якын-тирәдәге Ульян, Ижау, Самара, Уфалардан гына түгел, Мәскәү, Әстерхан якларыннан да килгән бит милләттәшләребез. Катнаш никахта торучылар булдымы икән: хәтта муеннарына хач таккан агайларны да күрдек без тәүбә вакытында.

Тәүбә мәрасиме – Болгар җыенының иң дулкынландыргыч, иң тетрәндергеч мизгеледер, мөгаен. Һәр елдагыча быел да, Болгар җы­енын ачып җибәрүче ми­тинг­тан соң, Тәлгат хәзрәт халыкны Кече манара янына тәүбә кылырга алып китте. "Олы эшкә керешер алдыннан иң элек тәүбә кылалар. Кимчелек-хаталарыннан, гөнаһларыннан тәүбә кылучы бәндә – Аллаһы Тәгаләнең сөекле колы ул. Без дә тәүбә итик", – дип бик тә үтемле вәгазь сөйләде, җыелган халыкны үзенә ияртеп тәүбә иттерде мөхтәрәм мөфтиебез.

Тәүбә мәрасиме белән чынлап та күпмедер күләмдә Мәккә-мөккәрәмәгә хаҗ кылуны хәтерләтә икән Болгар җыены. Әмма бу охшашлыкка карап кына хатадан хали булмаган адәм баласы үтә диндарланып Болгар җые­нын кире кагарга тиеш түгел, миңа калса. Гадәттә хаҗга гомергә бер-ике мәртәбә баралар. Ә монда елына бер тапкыр. "Гөнаһлардан пакь булса да, Мөхәммәд пәйгам­бәр көне­нә җитмешәр, йөзәр мәртәбә истигъфар кыла торган булган", – ди әнә Т.Таҗетдин. Ә без көненә ничә мәртәбә тәүбә итәбез икән?!


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 118 | 17.06.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»