|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2020 Мәдәният
“Мөселман киносы” фестиваленең җиңүчеләре билгеле булдыТатарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уза торган XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасы лауреатлары һәм махсус призларына ия булучылар билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, фестиваль ябык форматта узды. Конкурска 52 картина сайлап алынган иде. «Иң яхшы уен фильмы» өчен Гран-прига Кытайның «Чанфэн шәһәре» фильмы режиссеры Ван Цзин лаек булды. Иң яхшы документаль фильм исемлегенә «Танылмаган кешеләр үзәнендә Прогресс» (Германия) фильмы кергән. Ә менә «Милли конкурс» номинациясендә аерым нәтиҗәләр ясалган. Анда Татарстанда яки республика белән төшерелгән фильмнар, шулай ук Татарстан турында фильмнар сайлап алынган булган. “Иң яхшы милли фильм” дип режиссер Илшат Рәхимбайның “Әпипә” фильмы аталды.
Иң яхшы документаль фильм - Солтан Сөнгатуллинның «Танцуй в Углу» лентасы.
Махсус приз «Босоногий бегун» (Кыргызстан, режиссер - Мирлан Абдыкалыков) картинасына бирелде. Моннан тыш, стратегик караш төркеме дипломнары белән «Автобус» (Таҗикстан, режиссер Абдулхай Закиров) һәм «Семья Десранес» (Буркина Фасо, режиссер Аполин Траоре) фильмнары бүләкләнде.
«Кино сәнгатендә гуманизм өчен» Татарстан Республикасы Президенты призы «Тыелган балалар» (Россия, режиссер — Евдокия Москвина) картинасына тапшырылачак.
«Бер фотосурәт тарихы» (Россия, режиссер Салават Юзеев) тасмасы Казан шәһәре мэрының призы белән билгеләп үтелде.
Тамашачылар симпатиясе призы «Волчий яр» фильмына (Россия, режиссер Әмир Галиәскәров) бирелгән.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Форумның тематикасы-гомумкешелек рухи-әхлакый, гаилә кыйммәтләре, мәдәни традицияләр, тынычлык урнаштыру, түземлек һәм гуманизм идеяләре. Программага авторларның профессиональ һәм милли булуына карамастан, фестиваль тематикасына туры килгән Россия һәм чит ил кинематографистларының картиналары кертелә.
Фото: kazan-mfmk.com
--- |
Иң күп укылган
|