|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2020 Матбугат
Бүген Халыкара журналистлар бердәмлеге көнеӘлеге дата ел саен 8 сентябрьдә билгеләп үтелә. Ул 1958 елда Бухарестта, Халыкара журналистлар оешмасының 4 конгрессында оештырыла. Конгресс депутатлары фикеренчә, бу көнне барлык ил һәм басма журналистлары дөньяга үзләренең бердәмлеген күрсәтергә тиеш, бигрәк тә үз хокукларын яклау эшендә. Көн датасын сайлау өчен фаҗигале вакыйгалар нигез була. 1943 елның 8 сентябрендә Германиядә Чехословакия журналисты, язучы-антифашист Юлиус Фучик җәзалана. Ул1921 елда Чехословакиянең Коммунистлар партиясенә нигез салучыларның берсе була. 1941 елда Фучик коммунистик партиянең икенче үзәк яшерен идарәсе әгъзасы булып тора. 1942 елның 24 апрелендә ул азатлык хәрәкәтенең башка алты әгъзасы белән бергә кулга алына. Халыкара журналистлар бердәмлеге көнендә бөтен дөньяда төрле илләрдән журналистлар җыела торган конференцияләр, съездлар уза. Бу бәйрәм конференцияләрендә алар үз тәҗрибәләре белән уртаклашып кына калмыйлар, ә кайвакыт бик куркыныч хезмәтләре өчен бүләкләр дә алалар. Ә бездә ничек?
--- |
Иң күп укылган
|