поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.09.2020 Җәмгыять

Ландыш Хөсәенова: «Йөрәгем “жу” итте! Иң өске катларның берсендә тәрәзә төбендә 3-4 яшьләрдәге бер малай басып тора иде»

ТНВ каналында "Манзара" тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова үзенең инстаграмдагы битендә үзәк өзгеч вакыйганы бәян итте. Башкаларга гыйбрәт. Әти-әниләр, балаларыгызны саклагыз!

Ландыш Хөсәенова:
 
- Кич. Кечкенә кызымны балалар бакчасыннан, олысын сәнгать мәктәбеннән каршы алып, кайтып барыш. Безнең өйгә җиткәнче, күптән түгел генә кулланылышка тапшырылган йортны узасы. Күрәм, каршында бер егет белән кыз әрле-бирле йөри. "Он же сейчас упадёт!" - ди кыз өскә карап. Мин дә карамакчы иттем… Һәм… йөрәгем "жу" итте! Иң өске катларның берсендә, киерелеп ачылган тәрәзә төбендә 3-4 яшьләрдәге бер малай басып тора иде. Ара-тирә ярты гәүдәсен чыгарып, тирә-юньгә карап ала, кулы белән тотына-тотынуын, әмма аның гомере кыл өстендә иде. 
 
"Мальчик, иди домой, иди к маме!". Малайның бездә эше юк, ул игътибар белән урамны, балалар мәйданчыгын күзәтә, ярты гәүдәсен чыгарган саен минем йөрәк табан астына "төшеп менә". Ул арада кызларыма анда карамаска кушам, моңа кадәр аста йөргән теге егет сабый егыла калса тотарга дип җайлырак урын эзли, бичаракай. Җәймә дә юк бит ичмасам! "Посчитайте, на каком он этаже, и крикните мне!"- дип, ишегалды эченә таба йөгерәм. "Десятый!" - дигән тавышны алып килә җил. Үч иткәндәй, ишегалды да бикле бит аның! 
 
Таңсылу кызым бер машинаның чыгарга җыенганын күреп, ачылган капканы тотып кала, һәм без эчкә үтәбез. "У вас есть ключи со второго подъезда?" - дип сорыйм каршыга килгән бер ирдән кабаланып. "Не-е-ет, а чё?" - ди абзый сузып кына. Мин ашыгып хәлне аңлата башлыйм. Шулчак мәйданчыктагы бер ир-ат: "Моя жена уже побежала туда, на 10-ый этаж, скоро сообщит родителям", - диде. Без кабат теге якка йөгерәбез. 
 
Башта бер генә уй: "И, Раббым, исән калса ярар иде, гомере өзелмәгән булса ярар иде…". Без килеп җиткәндә, шактый гына җыела башлаган халык бертавыштан: "Уф, Слава Богу!" - дип куйды. Тәнемә җылы йөгерде. Димәк, өлгергәннәр, димәк, исән, Аллага шөкер! 
 
Өйгә кайтып кергәндә тез буыннарым, кулларым һаман калтырый иде. Көчкә тынычландым. Бу язмам белән әти-әниләрне тагын бер кат кисәтәсем килә: зинһар, игътибарлы булсак иде, сакланганны саклармын дигән бит Ходай, сабыйларыбызны булдыра алганча саклый алсак иде! Аллаһы Тәгалә биргән балаларыбызны үзебезгә исән-сау үстерергә язсын! 
 
P.S. Теге гаиләне белмәсәм дә, малайларының икенче туган көне белән котлыйм. Русча әйтсәк, "он родился в рубашке".
 
Менә ул йорт:
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.09.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»