поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.08.2010 Җәмгыять

ТАЙГА ҮЧ АЛА

Тайгада ниндидер сер бар, ул караңгы, шомлы булуына карамастан, үзенә тарта. Бу искиткеч матурлык, илаһи хозурлык, бетмәс-төкәнмәс табигать байлыклары каршында адәм көчсез. Барын да тотып, татып, тоеп карыйсы килә!

 Кемнең генә симез көртлеккә, урман тавыгына абына-сөртенә, эшләпә зурлык ак гөмбәләрне капчыклап җыясы килмәс икән?! Эре йөзем кебек, куактагы яфраклар да күренмәслек булып үскән күк җиләктән йөз чөереп буламы? Кызыл төймәдәй сырган нарат җиләгеннән баш тартасыңмы? Баш бармактай зур, гәрәбә төсле, хуш исле саз җиләген күрүгә авыз сулары килә башлый. Ул тайганың эченәрәк кергән саен сусылрак, эрерәк, тәмлерәк!

 

 Аз гына буш вакытлары булдымы, барысы да ауга, балыкка, җиләккә чыгып китә. Кире әйләнеп кайтмаучылар бик күп... Атналар, айлар эзләп табылмаганнары да бар.

 

 Көзен, бездән ерак түгел генә урнашкан егерменче партиядән, ике егет югалды. Андый вакытта бөтен якын-тирәдәге отрядларны кисәтеп, бердәм “тентү” оештыралар.

 

 Күп тә үтмәде, югалган ике чуаш егетенең берсе, үзенең исәнлеген хәбәр итте. Адашып ике көн тайгада йөргәннән соң, хантлар көтүлегенә килеп чыккан икән. Хантлар аны эш урынына китереп куйганнар. Берничә көн бер сүз сөйләшмәгән. Ни генә сорасалар да – ләм-мим! Куркуы хәтәр булган егетнең. Эшкә чыгудан бөтенләй баш тарткан. Техрук үз янына чакыртып кына телен чишә алган тегенең...

 

 Эш болайрак булган. Җәйге ял вакытында биш-алты ир-егетне база саклап, ремонт эшләре белән шөгыльләнергә калдыралар. Шул чорда бу ике чуаш егете ауга чыгып, аю баласы атып кайткан. Ул көнне бөтенесе рәхәтләнеп сыйланганнар. Шул көннән соң базада ниндидер аңлашылмый торган хәлләр башланган. Халык эштән кайтуга вагон ишекләре шыр ачык, бөтен нәрсәнең асты-өскә килгән. Барысы да: “Кем булыр икән бу кунак?” – дип бик аптырыйлар. “Берәр “зек” качкандыр, акча эзләгәндер...” – диләр. “Кунак”ның базага һөҗүме ешайганнан ешая бара. Ашханә урнашкан вагонны танымаслык итә, соляр мичкәләрен аударып ташлый, слесарканы тимер-томыр өеменә әйләндерә. Чираттагы шундый хәлдән соң ике көн буена базаны тәртипкә салалар һәм бер кешене каравылда калдырырга кирәк дигән карар чыгаралар.

 

Икенче көнне ирләр танкка төялеп эшкә китә. Техника гөрелтесе ераклашуга, база янына карагайлар, артыш куаклары арасыннан аю килеп чыга. Як-ягына карана да, туп-туры каравылчы ир яшеренеп утырган блокка юнәлә.

 

Ир тәрәзәне ачып куя һәм ике көпшәле мылтыгын тайга хуҗасына төби. Аю якынлашкач калтыранган бармаклары белән курокка баса. Ату тавышы яңгырауга аю куркыныч авазлар чыгарып, үкерә-үкерә урман куелыгында юк була.

 

 Кичен каравылчы иптәшләренә:

 

– Ну куркыттыыыым “бурый”ны... Бүтән килеп безнең сумкаларда актарынып йөрмәячәк ул! – дип мактана.

 

 Икенче көнне базага бик борчулы манси карты килеп керә:

 

– Начар эшләгәнсез... Ана аюга сез аттыгызмы? Бер чакрымлап сөйрәлеп барган һәм җан биргән мескен. Атасы үч алачак! Сак булыгыз! – дип кисәтә.

 

 Җирле халык тайга кануннары алдында баш ия. Буйсына, хөрмәт итә. Хантлар да, мансилар да агачның чәчкәсен өзсә, кайрысын, ботагын кулланса, рәхмәт йөзеннән шул үсемлеккә төрле төстәге чүпрәкләр бәйләп калдыра. Алар өчен агач – кеше кебек үк җан иясе. Табигатькә табыну хантлар һәм мансиларның рухын күтәрә, җаннарын тынычландыра, күңелләрен сафландыра.

 

 Урман хайваннары, кош-кортлар җирле халыкның якын дуслары. Себердә ничә еллар яшәп, аю һөҗәм иткән хант яисә манси турында ишеткәнем булмады. Уртак телләре бармы, үзләренең серләре бармы шунда, белмим... Ә безнең халыкны җәнлек тә, кош-корт та, хант та яратмый!

 

 Базадагылар манси картына көлемсерәп карап торсалар да, һәркайсының эченә ниндидер курку төшә. Барысы да учакта кыздырылган аю баласын искә төшерәләр. Ә бәлки теге ана аю шул бәләкәчнең әнисе булгандыр...

 

 Бушка килгән җир маен суырту дәверендә, күпме зыян күргән Себер! Кызыл китапка кергән мансилар, хантлар туган урыннары өчен көрәшерлек хәлдә түгел. “Зур Җир”дән килгәннәр, “Үзем тапкан мал түгел, атайныкы җәл түгел!” – дигән девиз белән яши. Бәлки шуңа күрә дә тайга кешедән үч ала торгандыр.

 

Начарлык, вәхшилек кайтаваз сыман кире килеп ирешә. Гөмбәгә чыккан чуаш егетләре бу хакта уйламагандыр күрәсең. Аларга ташланган аюның теге аюлар өчен үч алган булуы бик ихтимал. Егетләрнең берсен Алла саклаганмы, үзе елгыр булганмы – качып өлгергән. Икенчесе –аю баласын атып алганы, үзе аю азыгына әверелгән...

 

 Ханты-Манси автоном төбәге.


Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА
Татарстан яшьләре
№ 22 | 19.08.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»