|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2020 Җәмгыять
“Ишегалдына чыгарга куркам”Танылган һәм танылырга омтылганнарның нәрсә пешерүләрен, кайда ял итүләрен, йөклеме-түгелме икәнлекләренең, балалары тууын – барысын да белеп торабыз. Артыгын да белә башладык, мактанышу күпкә китте кебек тоела миңа. Газиз әнием: “Сурәтләреңне теләсә-кемгә күрсәтмә, кызым, һәрберсенең артына язып куй, ул язу күз тиюдән дә саклый, сихер дә ясый алмыйлар”, – дип әйтә иде. Менә бит, тамашачыны шаккатырабыз дип чамадан чыга башлаганнар иде, артистларга да күз тиде.
Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевләр әллә кайлардагы диңгез буйларында түгел, ә үзебезнең Идел ярында, туган як урман-кырларында җырласалар да, җыр саен күлмәк алыштырмасалар да, халык аларны барыбер өзелеп яратты, көтеп алды. Зәвыклы тамашачыны ялтыравыклар белән генә алдап булмый шул, табигый сәләт кирәк.
Коронавирустан качып өйләрдә ябылып ятканда мин шуны белдем: такмак-җырлар шулкадәр туйдырган икән, аларны ишетәсе дә килми. Күңел шигырьгә, пьесаларга сусаган. “Мунча ташы”н көтеп алабыз, якташым, авылдашым Рөстәм Козгынчинскийны кабатлап күрсәтсәләр дә иптәшем белән сөенеп карыйбыз. Эшемнең очы-кырые күренмәсә дә, ирем экран алдына чакыргач, бәйләвемне тотып, янына килеп утырам. Рәхәтләнеп, чын күңелдән көлеп карыйбыз.
Коронавирусны җәелдермик дип тә артыгын тырышып җибәрә башладылар. Штрафлар чиксез күпкә китте. Күрше ишегалдында гына да маска кигән, әмма кулларында перчатка булмаган әбиләрне тыңлап та тормыйча, беркетмә тезеп, штраф салып куйганнар. Ире инде берни белештермичә урын өстендә ятучы, чирле карый-карый үзе дә гариплеккә чыккан, сиксән яшенә җитеп килүче Зәйтүнә апа: “Ишегалдына кер эләргә чыккач штраф сукканнар иде, хәзер чыгарга куркам, кулларым калтырый”, – ди. Ә керне аңа күп юарга туры килә.
Азнакайда халык тәртипле, маска, перчаткадан йөриләр дип, авылларга тикшерергә китеп, анда маска кимичә генә көтү куарга чыккан хатыннарга, ирләргә штраф салганнар дип сөйләделәр. Һаман да шул гади халыкка эләгә. Аллаһы Тәгалә бу афәтне күбрәк савап кылыгыз дип җибәргәндер, югыйсә, җаваплы кешеләр чама хисен югалтмасыннар иде.
Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай
--- |
Иң күп укылган
|