поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.09.2020 Дин

«Лекторий» яңа сезонны башлап җибәрә: беренче лекция ислам финансларына багышлана

Бүген Мөхәррәм аеның 14-нче көнендә (2-нче сентябрьдә), Казан яшьләре арасында зур популярлык казанган ачык Лекторий янә эшли башлый. Яңа сезонны мөселманнар өчен Лекторий Татарстан мөфтияте бинасында башлап җибәрәчәк. Беренче очрашу “Ислам һәм финанслар. Теория һәм практика” темасына багышланачак. Инвестицияләр һәм күчемсез милек, ислам финанслары өлкәсендәге сорауларга җавапларны тәҗрибәле белгечләр – спикерлар бирәчәк.

Алар мөселманнарга үз милекләрен һәм акчаларын шәригать кушканча инвестицияләргә, финанслардан дөрес файдаланырга ярдәм итәчәк. Лекторларның берсе Нәзарәтнең шәригать бүлеге белгече, “Даруль ифта” call-үзәге хезмәткәре, РИИ мөгаллиме Әхмәд хәзрәт Әбүяхъя “Финанслар өлкәсендә шәригать нормалары. Төп нигезләр” темасына лекция сөйләячәк. Ул үз чыгышында ислам банкингы һәм ислам финанс инструментларының эшләү тәртипләре, иминиятләштерүгә булган таләпләр, ислам динендә процентка акча алу һәм бирүнең тыелган гамәл булуы (риба) хакында таныштырып үтәчәк. 

Лекторийның икенче өлеше гамәли аспектлардан торачак – сүз ислам ипотекасы турында барачак. Чакырылган кунаклар Татарстанда күчемсез милек, фатир, бүлмә, йорт, җир һ.б. алу сатып алу өчен Шәригать нормалары тәртибе буенча өлешләп түләү (рассрочка) мөмкинлекләре хакында сөйлиячәк. Яңа ислам-финанс хезмәтләренең тәртипләрен “Ак барс” банкы вәкиле Руслан Хәлиуллин “Унистрой” оешмасы хезмәткәре, “Шәригать буенча процентсыз рассрочка” проекты координаторы Рамил Батыршин аңлатачак.
 
“Лекторий” очрашуына теләгән һәркем килә ала, әмма пандемия шартларында куркынычсызлык чараларын үтәү максатыннан чыгып, урыннар саны чикле – 50 кеше. Очрашуда катнашу өчен Инстаграмдагы @muslimmol аккаунтына директка язарга кирәк.
 
Башлану вакыты: 2 сентябрь, 19.00 сәгатьтә.

Урыны: Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 38-нче йорт, 3-нче кат, конференц-зал.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18 (нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге).

Журналистларны аккредитацияләү +7 (843) 237-59-39 телефоны буенча башкарыла.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»