|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2020 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда сигез айлык бала ваннада бата язганЧаллыда сигез айлык бала ваннада бата язган. Аны реанимациягә китергәннәр. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә. «Татар-информ» язуынча, бу мәгълүматны республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында раслаганнар.
Әни кеше баласын ваннада коендырган һәм бер минутка үзен генә калдырган. Әнисе килгәндә, бала су астында яткан, аның йөзе зәңгәрләнгән булган.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы яшь баланы реанимациягә китерүләрен хәбәр итте. Баланың хәле яхшыргач, педиатрия бүлегенә күчергәннәр. Малайның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|