|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2020 Шоу-бизнес
"Көтәбез сине, балам" - Гүзәл Уразова 4 нче бәбиен көтә (ФОТО)Татарстанда карантин һәм үзизоляция чоры үз нәтиҗәләрен бирә башлады. Татар эстрадасында чираттагы беби-бум көтелә. Моны һич тә сарказм дип кабул итмәгез, сөенечле хәбәр белән уртаклашуыбыз. Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов дүртенче сабыйларын көтә. Бу хакта Гүзәл үзенең инстаграмында хәбәр итте. Фотосын да урнаштырган. "Бик күпләре: «Гүзәл, әллә бәби көтәсез инде?» - дип сорый башлады. Мин, гадәттә, алдан алып сөйләргә яратмыйм, гаилә турында ифрат та.⠀ Гомумән, мин һәрвакыт: "Безнең өч бала булса иде",- дип хыяллана идем. Көтмәгәндә Ходай Тәгалә безгә тагын бер зур бәхет бүләк итте. Без барыбыз да чиксез шатбыз. Көтәбез сине, балам. Сәламәтлек телим барыгызга да! Исән-сау булыйк", - дип тамашачыларга сөенечле яңалыгын җиткерә җырчы. Моңа кадәр исә Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевларның дүртенче бәбиләрен көтүен язган идек.
--- |
Иң күп укылган
|