поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.06.2008 Авто

ИКЕ ТӘГӘРМӘЧТӘ ДӨНЬЯ ТИРӘЛИ

Ул көнне әллә ничек күңелсез иде... Һавада болытлар яшәрә, кояш каядыр кереп качкан, җиле дә бар. Машинада юл бөкесендә утырган арада урамдагы халыкны күзәтәм: барысы да каядыр ашыга, йөзләрендә нур юк, бары тик борчылу-мәшәкать. Тәрәзәгә берәм-берәм төшә башлаган яңгыр тамчылары күз яшьләрен хәтерләтеп, күңелемә тагын да күбрәк моңсулык өстәде. “Эх, китәр идем берәр ерак илләргә!” – дип уйлап куйдым. Күрәсең, күңелем сизенгән. Шул ук көнне мин бер кызыклы шәхес белән аралашу бәхетенә ирештем. Аның белән бер сәгать сөйләшү дәверендә үземне дөнья тирәли сәяхәт итеп кайткан сыман тойдым...

Рик Феллерхоф исемле алман үзенең мотоциклында җир шары буйлап сәяхәт итә. Язның соңгы көнендә ул Казанда тукталган иде. Аның белән мин очраклы рәвештә таныштым. Рик Казанда вакытлыча торучы дусларында – Крис һәм Риад фатирында кунган. Крис – Америка егете, русчаны ярыйсы гына сукалый. Ә Риад Берлиннан килгән. Аның әнисе урыс, ә әтисе Африка гарәбе. Риад полиглотның полиглоты: русчаны су кебек эчә, моннан тыш инглиз, немец һәм француз телләрен яхшы белә. Мотоциклчы Рик белән аралашырга миңа Риад ярдәм итте. “Татарга тылмач кирәкми” дисәләр дә, тәрҗемәчесез булмый икән. Сизәм, өчәүләшеп аралашканда Риад белән Рик әле инглизчәгә, әле нимесчәгә күчәләр. Инде үтеп барышлый гына тагын бер полиглот дуслары турында әйтми булдыра алмыйм. Кайл исемле америка егете Казанда менә дигән итеп татарчаны өйрәнгән. Аның белән сөйләшкәндә чыннан да “тылмач кирәкми”. Америка куныгына безнең телне КДУның атаклы мөгаллимәсе Флера Сафиуллина өйрәткән. Шушы көннәрдә 70 яшен тутырган Флера Садриевна татарчага американлыны гына түгел, аюны да өйрәтә алыр.

Читкә кителде. Мотосәяхәтче Рик Феллерхоф үзенең олы сәфәренә быелның 28 апрелендә үзенең туган ягы – Германиянең Бремен шәһәреннән чыгып киткән. Ул ике ел буе дөнья гизәргә исәпли. Кайбер җирләрдә озагракка тукталмакчы. Мәсәлән, Себердә һәм Япониядә. Казаннан Рик Уфага юл тота. Аннан соңгы маршруты: Монголия, Япония, Канада, Америка, Австралия. Ә менә Африкага бу юлы бармаячак, чөнки аны инде бер ерып чыккан булган. Диңгез һәм океаннарны ул паром ярдәмендә яки самолет белән кичәчәк.

Ничек инде шулай бар нәрсәңне ташлап сәяхәткә чыгып китәргә була диярсез. Ә гаилә? Ә эш? Ә акча? Мин дә алман мосафирыннан шуларны сораштырдым. Рикның гаиләсе юк икән. Хатыны белән күптән аерылган, ә балалары булмаган. Хәзер аңар 41 яшь. Ул программист һәм мотоцикллар төзәтү остасы. Шулар белән сәяхәткә җитәрлек акча эшли дә, бар эшен ташлап, дөнья гизәргә чыгып китә. Әлеге BMW мотоциклын да ул үзе җыйган. Шулай арзанракка чыга ди. Хәер, “арзанрак” диюе 15 мең евро икән! (Бу бәягә Казанда менә дигән өр-яңа чит ил машинасы алып була). Запчастьләр алуга нәкъ шул кадәр акча киткән. Шул запчастьләрнең берсе истәлек булып бездә калды, чөнки Казанга керү белән Рикның мотоциклы ватыла. Безнең юлларга техника чыдыймы соң! Рик белән Крис Казан буйлап кирәкле тимерне эзләп йөрделәр. Берәр авылда ватылып калган булсалар, андагы “Кулибиннар” теләсә нинди тимерне “Восход” яки “кәҗә”некеннән “BMW”ныкына игәп бирерләр иде дә, Казанда авыррак шул.

“Безнең шәһәр нинди тәэсирләр калдырды?” – дип сорыйм Риктан. Стандарт сүзләр сөйли, әйтерсең, өйрәтеп куйганнар: “Шәһәрегез бик матур, архитектурасы кызыклы, кешеләрегез ягымлы, әмма юлларыгыз йөрерлек түгел”. Рик бөтен күргән-белгәннәрен интернетка элеп бара. Көн саен көндәлегенә нидер төртеп йөри дә, аннары шуларны атнага бер тапкыр www.motornomads-world-tour.de сайтына урнаштыра. Татарстан турындагы хатирәләрен дә шушында табып булачак, кем инглизчә укый белә, кереп карагыз.

Хәзер кайбер яшьләр арасында бэкпеккерлык дигән шөгыль модага кереп бара. 10 ел элек ТЯда Адель Арслановның “Автостопчы язмалары” дигән материалы дөнья күргән иде. Ул чакта очраган машиналарга утырып Чехиягә барып кайткан милләттәшебез үзен автостопчы дип атады. Хәзер алар бэкпеккерлар дип атала икән (back – арка, pack – янчык). Адель күптән түгел үзенең арка янчыгын күтәреп Монголия, Кытай, Лаос, Таиланд, Малайзия илләрен урап кайтты. Бүгенге көндә Африкада сәяхәт итә.

Башта мотоциклчы Рикны да бэкпеккердыр дип уйладым. Юк икән. Ул үзенең бэкпеккерлардан ни белән аерылуын аңлатты. Рик акчасын артык экономияләми, кирәк икән, кунакханәдә дә кунып кала ала. Аның, бэкпеккерларныкы кебек, иң аз чыгымнар белән иң күп дәүләтләрне күрү максаты юк. Аннары бит сәяхәт итү “коралы” да бер генә - үзенең бот арасына кыстырган мотоциклы. Тимер атын Рик бик ярата. Аны җан иясе, дус итеп күрә. Булмый ни, алар бит гел бергә. Рига шәһәрендә төн кунарга дип мотоциклын хәтта югары каттагы фатирга да алып менгән. Казанда исә “үкерә торган җанвар” бер гаражда кунды. Алдан ук хуҗасы белән сөйләшкән булганнар.

Рикның 25 килолык юл янчыгында әйбер күп түгел: киемнәр, плейер, палатка (кайвакыт шуны корып кунарга да туры килә икән), ноутбук, фотоаппарат, GPS-навигатор, ашарга пешерү плитәсе, мотоциклы өчен инструментлар һәм запчастьләр. Сәфәрдә төрле хәл булырга мөмкин. Шулай да, Рикның юлында моңарчы бары тик яхшы күңелле кешеләр генә очраган, конфликт-фәләннәр булмаган. Алга таба да шулай дәвам итсен дип телик. Ә теге яки бу шәһәрдә кунар җирне Рик интернет аша таба. Андагы www.couchsurfing.com сайтында дөньяның бар континентыннан сәяхәтчеләр аралаша. Крис һәм Риад белән дә шулай танышкан ул. Танышуларына бер-ике генә көн әле, ә инде дуслар булып җитешкәннәр. Сәяхәтчеләр арасында бер-береңә ярдәм итү, “терәктәшлек” итү бик көчле. Бэкпеккермы син, автостопчымы, әллә Рик сыман мотосәяхәтчеме – дөньяның теләсә нинди зур шәһәрендә үзеңнең фикердәшләреңне, дусларыңны табачаксың.

Рик безнең белән саубуллашып, үзенең тимер атын кабызды. Кинәт яңгыр да туктады, кояш та чыкмакчы булып котыртып алды. Мотоцикл шул кояш чыга торган якка, көнчыгышка таба китеп бара иде. Без исә аның романтика һәм маҗара тулы төтенен иснәп калдык...

 

Автор фотосы.


Данил СӘФӘРОВ
Татарстан яшьләре
№ 71 | 10.06.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»