• 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 19.09 Микулай, 12+,Кариев театры, 16.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 28.09 Премьера! "АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК...",12+, Кариев театры,18:30
  • 28.09 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры. 11.00, 13.00
  • 06.10 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театры, 13.00
  • 06.10 "Болгар радиосы" концерты. КДК "Ленина", 18:30
  • 07.10 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 07.10 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 08.10 "Супер кияү", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 09.10 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры,13.00
  • 09.10 "Нигез ташлары", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 10.10 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 13.10 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 15.10 "Сәлам, Актәпи", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 15.10 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 18 Сентябрь
  • Алмаз Хәмзин - юмор остасы
  • Гариф Ахунов (1925-2000) - язучы
  • Ләйсәнә Садретдинова - журналист
  • Гөлнара Габдрахманова - дәүләт эшлеклесе
  • Ильяс Җиһаншин - дин әһеле
  • Подселенига бер кыз эзлибез. Ибрагимова урамында 2 бүлмәле кв.(Тандем янында) Ватсап: 89871854511
  • Сдаётся чистая, уютная комната в 2-х комнатной квартире на улице Фучика. Развитая инфраструктура, удобная транспортная развязка, рядом ТЦ Франт. Открывается прекрасный вид с балкона(15 этаж). Вся необходимая мебель и техника имеется. В другой комнате проживают две девушки. Ищем воспитанную, платёжеспособную девушку без вредных привычек. 9000 руб. все вкл. Заселение с 1 октября. WhatsApp 89372902288.
  • Казаннын Зэкиев урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Яна домда. Барлык унайлыклар да бар. 89274880627 (ватсап) Риэлтор тугел. 18 мен.
  • Услуги ассенизатора. КамАЗ-10 кубов. 89172681882. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов (ЖБО), выгребных ям, септиков, уличных туалетов, колодцев. Аварийная откачка. Шланги 40 метров. Цены от1200 в зависимости от отдаленности очистных сооружений.
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице ак.губкина(советский район) +7(905)023-89-59
  • Авиатөзелеш районында урнашкан Горбунов исемендәге СНТ-11 дә җир участогы сатыла, су, ут бар, киләчәктә газ кертү дә планлаштырыла. Тел. 89274031387
  • Үзебезнең умарталыктан бал сатам. Казан буенча китереп тә бирәм. 3л-1300, кәрәзле бал- 500сум/кг. 89625497103
  • Сдается однокомнатная квартира на улице ак.губкина 89050238959
  • Мавлютова братья Касим урамында студия гостиница сатып алам риэлторсыз хужадан 12 кв. Метр дан башлап 18 кв. Метр га хэтле 89393825975
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
 
 

 
Архив
 
21.08.2020 Язмыш

Йортларда да кеше язмышлары...

Сәләхетдин бабай белән Гайшә әби күптән юк инде. Ләкин туган нигез туфрагы бер баланы да үзенә тарта алмады. Башта сирәк булса да кайткалап йөрде балалары, ләкин йортны төзекләндерү турында уйламадылар да. Ә йорт һаман мескен хәлдә, балаларының кайтып, җан өрүләрен көтә.

Андый язмышлы йортлар һәр авылда бар. Иң аянычлысы шул: аларның саны артканнан-арта. Һәр йортның үз язмышы... Бу язма шул хакта.
 
            Бабамның авылы син,
 
            Әбием авылы син,
 
            Әтием авылы син,
 
            Әнием авылы син.
 
            Алар синдә туганнар,
 
            Алар синдә торганнар,
 
            Туган ил, туган җирдә
 
            Нигез, тормыш корганнар.
 
            (Вәсимә Хәйруллина)
 
Әйе,  бу авылда язмада сөйләнеләчәк нәселнең берничә буыны яшәгән...
 
...Авылда өмә гөрли. Сәләхетдин йорт күтәрә. Барлык туган-тумача, авылның яше-карты ярдәмләшеп, җыйнаулашып эшләп, егерме көн дигәндә тирә-якны ямьләндереп, биек матур йорт күтәреп тә куйдылар. Һәркем көченнән килгәнчә тырышып, күңел җылысын биреп эшләде. Сәләхетдин – яшь, дәртле, егәрле, әле яңа гына армия сафларыннан кайтып өйләнгән егет... Ике басасы урынга бер басып, барсын да дәртләндереп йөрде. Ә аның уңган, чибәр Гайшәсенең пешергән ашлары телне йотарлык, самоварда кайнаткан чәе өмәчеләргә көч бирә иде.
 
Көзгә яшьләр йортның бөтен эшен бетереп, күченеп тә керделәр. Хәзер бу йортта өй туе гөрли. Сый-хөрмәттән өстәлләр сыгылып тора. Өстәл артында туган-тумача, күрше-күлән – һәркем матур теләкләрен теләп йорт котлый. Яшьләр бәхетле...
 
Менә Сәләхетдин абый белән Гайшә апаларның бер-бер артлы ике улы һәм кызлары туа. Йорт эче гөрләп тора. Тормыш дәвам итә. Йорт хуҗалары көнне төнгә ялгап, ал-ял белмичә эшли. Балалар да бер-бер артлы үсеп, туган нигезләрен ташлап очып китәләр дә ерак шәһәрләрдә төпләнеп калалар. Олы уллары Себер якларында төпләнә, икенче уллары – Уфада, ә кызлары Чаллы якларына чыгып китә һәм шунда үз дөньясы белән яши.
 
Сәләхетдин абыйның балалары ни өчендер авылны үз итмәделәр. Аларга шәһәр тормышы уңайлырак булып чыкты. Ник бер кайтып шунда ауган койманы күтәрсеннәрме, төссезләнгән такталарны буясыннармы? Тирә-якка ямь биреп торган йорт хуҗасына охшап картайды. Әйтмәде түгел, әйтте Сәләхетдин карт балаларына: “Балалар, бу йорт сезнеке, сез монда туып, тәпи китеп, буй җиткердегез. Кайсыгыз йортны карый, шуңа мирас итеп калдырам”, – диде. Ләкин балаларга авыл йорты кирәкми иде. Аларның һәрберсенең шәһәрдә барлык уңайлыклары да булган  фатирлары бар. “Ярый, без мәңгелек йортка кайтып киткәч, кайтырлар әле, туган нигез туфрагы үзенә тартыр әле”, – дип уйлап  куйды мескен Сәләхетдин карт. Әйе, бу вакытта мескен бер карт иде инде ул, йорты да шул мескен карт хәлендә. Тик йортның тышы гына “картайган”, ә эчтәге бүрәнәләре нык, тап-таза.
 
Сәләхетдин бабай белән Гайшә әби күптән юк инде. Ләкин туган нигез туфрагы бер баланы да үзенә тарта алмады. Башта сирәк булса да кайткалап йөрде балалары, ләкин йортны төзекләндерү турында уйламадылар да. Ә йорт һаман мескен хәлдә, балаларының кайтып, җан өрүләрен  көтә.
 
Андый язмышлы йортлар һәр авылда бар. Иң аянычлысы шул: аларның саны артканнан-арта. Һәр йортның үз язмышы.
 
Кичә Сәләхетдин абый йорты янында ак биек машина торганын күргәннәр. Уфада төпләнгән малаеның оныгы кайткан имеш. Ул йортны тирәләп карап чыккан да, бик канәгать төс белән капка төбендәге Сәләхетдин бабай белән үзенең әтисе эшләгән эскәмиягә утырып, бик озак телефоннан сөйләшкән. Димәк, мескен йортның язмышы төгәлләнмәгән әле. Ышаныгыз һәм көтегез!
Алсу МУСИНА,  Дүртөйле районы Мәскәү авылы.
Евгений Зоркин фотосы. Photoline.ru

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.08.2020
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (908896) / 22.08.2020 00:00:57

Татарстан рекорд уңышлар, рекорд савымнар, рекорд мал саннары белән мактана, ә шул ук вакытта Татарстандагы авыллар бетеп, корып, кибеп, үлеп яталар. Авылларга юл юк, авыл урамнарында ут юк, юл юк, су юк, күбесендә хәтта кибет, ФАПлар да юк. Һәр 5-че йорт - ташландык. Мисал өчен Чиләбе өлкәсен алыйк. Анда бернинди рекорд уңышлар да юк, рекорд савымнар да, агрофирмалар да юк, булса фермерлар гына бар, ә авыллар 10-ча тапкыр яхшы сакланган. халык авылда мал, кош-корт тотып яши, фермерлар аларга мал азыгы әзерли, хезмәт күрсәтә. Бер генә ташландык йорт та юк. Урамнар караулы (Татарстан Казанны сылулый, авылга - акчалары юк). Тагы бер мисал: күрше Уфа краеның Бөрьян районы. Анда игеннәр гомумән юк диярлек, КФХлар да (агрофирмаларны, ОООларны әйтеп тә торасы юк), халык үзенә эшли: йорт саен 5-7 сыер, 40-60 сарык, 60-70 каз, 20-40 умарта, 3-4 елкы - Татарстандагы агрофирмалар түләгән хезмәт хакыннан 4-5 тапкыр күбрәк доход алалар.
Рекорд уңыш таләп итеп Татарстан авылларның башын ашап ята, халыкка печәнлек тә, чабынлык та, чирәм дә калдырмыйча.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar