поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.08.2020 Милләт

Татар йорты нинди булыр?

Самараның Волгарь бистәсендә Самара өлкәсе халыклары берлеге рәисе, төзүче Ростислав Хугаев инициативасы белән “Дуслык” аллеясы һәм “Күпмилләтле авыл” төзелүе турында “Бердәмлек” газетасы 2018 елдан бирле язып килә. Соңгы ике елда бу урында аерым проектлар буенча егермеләп өй калкып чыккан. Хәзер инде аларның тышын һәм эчен бизәү, милли төсмерләр кертү эшләре бара.

Татар йортын төзекләндерү эшләре әлегәчә башланмый торган иде. Шул уңайдан үткән атнада өлкә татар автономиясе җитәкчесе Әнвәр Горланов һәм аның урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов җыелыш үткәрделәр. Чарага “Күпмилләтле йорт”ның кураторы Елена Анатольевна Чернышова һәм татар өе архитекторы Әлфия Хәйретдинова, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары Айназ Фәхертдинов һәм Вәсимә Фәрдиева, мәктәп музее җитәкчесе Асия Сәйфетдинова чакырылган иде.
 
Өстәлгә җәеп салынган фотосурәтләргә караганда, татар өе 5 сутый җирдә урнашкан, ә өйнең мәйданы 45 метрлар чамасы. Анда мич, аш-су әзерләү почмагы, ирләр һәм хатын-кыз ягы булырга тиеш. Бу гына аз, әлбәттә, дип сөйләде татар музее җитәкчесе Асия Госман кызы. Без үзебезнең мәктәп музее өчен экспонатларны 5 - 6 ел буе җыйдык. Булачак татар йорты өчен дә борынгы өй җиһазлары җыя башларга күптән вакыт. Егерменче гасыр башындагы татар өе диварлары чигешләр белән бизәлгән, яшьләр ятагы чаршау белән капланган, өстәлдә ыргак белән бәйләгән салфеткалар, ә сәкедә корама юрганнар һәм чиккән мендәрләр булган. Баерак кешеләрдә керосин лампасы булса, ярлы-ябагай чыра яктысында кич утырган...
 
Хатын-кыз өй җиһазларын кайгыртса, ирләр йорт төзелеше турында фикер йөрттеләр. Һәркем әби-бабаларының йортын искә төшереп, кайда мунча, кайда келәт куярга, кое, каралты-куралар ниндирәк булырга тиешлеге турында киңәш тоттылар.
 
“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева исә үзенең фикерен якларга тырышты. Ул татар йорты - гади татар йорты гына булмасын, анда танылган татар шагыйрьләре һәм рәссамнары күргәзмәләрен урнаштыру мөмкинлеге дә булсын, дип басым ясады. Уйлап карасаң, бөтен танылган якташларыбыз да авыллардан чыккан кешеләр бит. Шул ук Рөстәм Мингалим, Зыя Ярмәки, Халикъ Садри, Гали Гәрәев, Әнвәр Давыдов, Гакыйль Сәгыйровлар нәкъ шундый, бай да түгел, хәерчелектән дә ерак булган татар өйләрендә туып-үскәннәр. Җыелышка җыелучылар бу фикерне дә хупладылар һәм киләчәктә экспозицияләр урнаштыру өчен интерактив урын булдырырга кирәк, дигән фикергә килделәр. Мәсәлән, китапханә яисә гармун ясау, чабата үрү яисә тәрәзә капкачлары бизәкләү остаханәсе...
 
Ә әлегә оста хуҗабикәләргә гозеребез зур. Кем корама юрганнар ясый яисә тамбур җөе белән чигә, палас тукый, ыргак белән подзор-эскәтер бәйли белә – тизрәк эшкә керешегез. Сезнең осталык һәм исемегез озак еллар Татар йорты музеенда сакланачак.
 
 
Әлфия ХӘЙРЕТДИНОВА (сулдан уңга), Елена ЧЕРНЫШОВА, Әнвәр ГОРЛАНОВ, Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ, Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН, Айназ ФӘХЕРТДИНОВ һәм Асия СӘЙФЕТДИНОВА.

Эльвира РӘФЫЙКОВА
Бердәмлек
№ --- | 21.08.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»