поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
21.08.2020 Шоу-бизнес

Рамил Хәйретдинов: “Шундый гөнаһлы инде мин”

Татар эстрадасы җырчысы Рамил Хәйретдинов озак вакыт туган ягына кайта алмагач, “шундый гөнаһлы инде мин” дип язган Инстаграмда. Бер карасаң, пандемиядә артистларның күбесе авылда ял итте. Рамил ни өчен авылына кайтмаган икән?

- Рамил, Инстаграмда кайсы авылны юксынуың турында язасың?

- Мин үзем Казан егете. Ә әти-әнием - Буа районының Каенлык авылыннан. Казан егете булсам да, җәйге каникулларда авылда яшәдем, авылда әби-бабай тәрбиясендә үстем. Ике як дәү әнием дә исән-сау, Аллага шөкер. Кызганыч, дәү әтиләрем бу дөньяда юк инде. Гел кайтырга тырышсам да, май ахырыннан бирле авылга кайтканым юк, чөнки җае чыкмый. 

- Ни өчен шулай озак кайтмадың? Артистлар эшсез утырды бит.

- Пандемия дип эшсез ятмыйбыз. Эш күп. Аллага шөкер, атнага хәтта өч тапкыр банкетка чакыралар. Аннан кала газ өлкәсендә төп эшем бар. 

- Авылга кайта алмавың өчен шулкадәр җаның әрниме?

- Әйе. Беркөнне радиодан Эльмира Сөләйманованың авыл турындагы җырын ишеткәч, күңелемә тиде. Бу җырны авыр кабул иттем, үзем турында яңгыраган кебек булды. Моннан ике ел элек “Каенлыгым” дигән җыр яздырып клип та төшергән идем. Аны Сәйдәш Хәсәнҗанов көенә Гөлнур Айзат иҗат итте.

- Рамилә кайсы яктан?

- Рамилә тумышы белән Буа районының Югары Наратбаш авылыннан. Аларга кайтканда, дәү әниләрем янында да кереп чыгарга тырышам. Исән-сау булганда, күрешергә, кайтырга кирәк.

- Күптән түгел Рамилә белән туй күлмәкләре киеп фотога төштегез. Нишләдегез?

- Быел 30 июльдә Рамилә белән өйләнешкәнебезгә 10 ел булды. Мишәр хатыны белән гомер итүнең бер елы ике елга тора, диләр бит. Минем өчен 20 ел, дисәң дә була. Шушы уңайдан “Ышан миңа” исемле җыр яздырдык. Никахны яңартып, туй күлмәкләре киеп клип төшердек.

- Ничек яшисез? Сүзгә килгән вакытлар буламы?

- Әйткәләшкән чаклар була. Әрләшмичә, сайрашып-гөрләшеп кенә яшәмибез, билгеле. Төрле хәлләр була.

- Бер-берегезне көнлисезме?

- Дөресен генә әйткәндә, хәзер көнләшмим. Очрашып йөргәндә, ә без 4 ай гына йөрдек, бик каты көнләшә идем. Әле өйләнешкәч тә булды ул. Авырлы икәнен белгәч кенә тынычландым. Хәзер, киресенчә, ир затлары аңа матур сүз яза икән, мин шатланам гына. Ул бит мине сайлаган! Ә Рамиләдә көнләшү бөтенләй юк. Аныңча, көнләшә торган хатын-кыз үз-үзенә ышанмый.

 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.08.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»