|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2020 Җәмгыять
“Менә, коронавирус белән авырмыйсыз икән, бездән соң авырырсыз, чөнки без әле генә шундый авыру яныннан килдек”Еш кына: «Сакланып йөрергә кирәк, Ходай Тәгалә дә сакланганны саклармын дигән бит», – дип әйтергә яратабыз. Соңгы вакытта бу сүзләр аеруча вакытлы һәм урынлы яңгырый. Бөтен халыкның котын алган коронавирус чәчәк аткан чорда мин дә, котым алынып, эшкә маска-перчаткалардан гына йөрдем (без ябылуда утырмадык, эш тукталмады). Ерак булса да, транспорт белән йөрмәдем, эшкә җәяү бардым, җәяү кайттым. Өч ай диярлек шушы чир эләгүдән куркып яшәдем.
Ә беркөнне кинәт кенә температурам күтәрелде. Куркуга калдым. Нишләргә? Сырхауханәгә барырга өркетә, “Ашыгыч ярдәм” чакыртсам да алып китәрләр дип шикләнәм. Үз белдегем белән генә температура төшерә торган дарулар эчеп, атнадан артык өйдә яттым. Ә температура төшми дә төшми. Аптырагач “Ашыгыч ярдәм” чакырттым. Диспетчер минем ничек, нәрсә белән чирләвемне сораштыра башлады. “Нәрсә белән чирләвемне мин кайдан белим? Шуңа күрә “скорый” чакыртам бит”, – дидем. Килде әлеге ярдәм машинасы. Ир-ат врач, ишектән керә-керешкә үк, төксе тавыш белән: “Нәрсәгә чакырттың, әйдә, җыен, инфекционныйга алып китәбез”, – диде. “Ничек инде андый авырулар янына алып барасыз? Мин куркам, анда бармыйм. Әле бит нәрсә белән авырганымны белмисез, бәлки миндә бөтенләй бүтән чирдер, әллә салкын тигәндер, әллә бүтәнедер...” – дип тезеп киттем. Юк, врач ишетергә дә теләми. Өстәлдә температура төшерә торган дарулар ята иде, шуларны күреп алды да, җинаятьчедән сорау алган тикшерүче кебек җикеренеп: “Сезгә кем рөхсәт итте боларны эчәргә? Кайсы аптекадан алдыгыз? Хәзер үк әйтегез!” – дип, күзләренең агы белән генә миңа төбәлде. Шуннан: “Менә, коронавирус белән авырмыйсыз икән, бездән соң авырырсыз, чөнки без әле генә шундый авыру яныннан килдек”, – диде.
Зинһар, китегез, мин беркая да бармыйм дип, озатып җибәрдем дә боларны, караватыма капланып еладым. Авыру кешегә ничек итеп шулхәтле дорфа, күңелгә кадалырлык сүзләр әйтергә була? Авырганда болай да күңел кителә, әллә ниләр уйлата бит ул, җылы сүзләр генә ишетәсе килә.
Тагын ике көн үлле-мәлле яттым да, температура төшмәгәч, курка-курка гына, участок табибын чакырттым. Озак көттерми генә килде. Бик әйбәтләп тикшерде, тыңлады. Нинди дарулар эчүемне сорады. Күрсәттем. “Яхшы дарулар, алга таба да шуларны эч, үзем дә өстәп язам, аларын да алырсың”, – диде, йомшак кына итеп. Инде тагын күздән яшьләр тәгәрәде. Бу юлы участок врачының кайгыртулы ягымлы тавышы, җылы сүзләре күңелне кузгатты. “Ник елыйсың, елама, барысы да яхшы булыр, син бит әле яшь кеше, организмың нык, борчылырлык берни дә юк”, – дип, ул мине кочып ук алды. Күңелем тулып, тәмам эреп төштем.
Участок табибым киткәч үземдә ниндидер җиңеллек тойдым, терелеп киткәндәй булдым. Менә бит ничек, кемнеңдер сүзе – агу, ә кемнекедер дару да булып куя икән. Аллага шөкер, бернинди дә начар чир тапмадылар, анализларым да әйбәт булды, температурам да төште.
Савыккач кәеф күтәрелде. “Скорыйларның болай да эшләре күп инде, бу коронавирус авырлыгы аларга төшәдер инде, шуңа кайберләренең нервысы түзмидер”, – дип, минем белән бик дорфа сөйләшкән “Ашыгыч ярдәм” врачын да күңелемнән аклап куйдым.
Вәсилә. Казан
--- |
Иң күп укылган
|