|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2020 Авыл
"Шушы мәхәббәт аны ятим калган авылга кайтып япа-ялгызы яшәргә мәҗбүр иткән"Әлки районы Зур Алан авылында бүген бер кеше яши. 50 яшьлек Григорий Федосеев, туып-үскән йортын ташламыйча, туган нигезендә әтисеннән калган шөгыльне дәвам итә — умарталар тота. Авылда берүзе, тирә-якта — урман. Гаиләсе, шәһәрдә торагы булса да, иртә яздан алып караңгы көзгә кадәр чын авыл кешесенә әйләнә. Зур Алан авылы Чиябаш җирлегенә карый. Аңа нигез 1930 елларда салынган. Халкы элек терлекчелек белән шөгыльләнгән, күпләп сарык асраганнар. Тарихый мәгълүматлар буенча, бу авылда 1938 елда — 270, 1979 елда — 80, 1989 елда 30 кеше яшәгән. 2000 елгы күрсәткеч — 10 кеше. Күпчелек халкы рус булган әлеге авыл әнә шулай әкренләп беткән һәм бүген анда нибары бер йорт — Федосеевларныкы калган.
Григорий шунда 1969 елда туган, әтисе Анатолий һәм әнисе Любовь гомер буе умартачылык белән шөгыльләнгән. Григорий кечкенәдән бал кортларын тәрбияләргә өйрәнеп үскән. Әнә шушы умартачылыкка мәхәббәте аны бер җан да булмаган, ятим калган авылга кайтып яшәргә мәҗбүр иткән.
Күп көннәрен ялгызлыкта уздырса да, Григорий тормышын күңелсез дип санамый. Көннәре кошлар сайравын тыңлап, табигатьнең барлык күренешләренә сокланып, бал кортлары белән сөйләшеп уза. Күңелсезләнергә вакыты юк. Бакча тутырып яшелчә утырткан: бәрәңге, кишер, кәбестә, суган дисеңме... Барысын да туган туфрагында үстереп, кышын ашарга шәһәргә алып китә икән.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|