поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.08.2020 Дин

Кайсы гамәлләр җәннәткә илтә?

Мөселманның төп максаты – бу дөньяда изге гамәлләре белән җәмгыятькә файда китереп, җәннәткә керү. Нәкъ сәхабәләр кебек! Сәхабәләр дә бит һәрвакыт изге гамәлләр кылырга омтылганнар һәм Пәйгамбәребез (с.г.с.)нән нинди гамәлләрнең җәннәткә кертүе турында сораганнар.

Бу гадәти белем, мәгълүмат туплар өчен генә эшләнмәгән, алар ишеткәннәрен зур ихласлык белән тормышта кулланып, җәннәтле булырга теләгәннәр.

Әбү Хөрәйра исемле сәхабә әйткән: “Шулай бервакыт пәйгамбәребездән: “Кешеләрне җәннәткә иң күп нәрсә кертә”, – сорадылар. Һәм ул әйтте: “Тәкъвалык һәм күркәм холык” (Тирмизи риваяте, 2004). Әйе, пәйгамбәребез җәннәткә керүнең иң мөһим сәбәпләрен безгә әйтеп калдырган. Тәкъвалык кешенең Раббысы белән арасын төзәтә, күркәм холык исә кешеләрне дуслаштыра. Тәкъвалык ул – Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабын өмет итеп, Ул кушкан әмерләргә буйсыну, Аның газабыннан куркып, Ул тыйган гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Мәсәлән, Коръәндә Раббыбыз безгә намаз укырга әмер бирде, димәк, Аллаһы тарафыннан биреләчәк хәерле нәтиҗәне уйлап, без Аңа буйсынабыз – көненә биш вакыт намаз укырга тиеш  булабыз.

Шулай ук рамазан аенда ураза тоту; байлыгыбыз булса, зәкят түләү, сәдака бирү; үзебез – сәламәт, ә малыбыз җитәрлек булса, хаҗ кылу.

Боларның капма-каршысы булган сыйфатлар – Раббыбыз тыйган гамәлләрдән тыелмау: кеше әйберен урлау; кеше рәнҗетү; рибага  (арттырыла торган процент бәрабәренә) акча алу яки биреп тору; ямьсез сүзләр әйтү...

Тәкъвалыгыбыз ныграк булган саен, изге гамәлләрне, гыйбадәтләрне күбрәк кыла башлыйбыз, гөнаһ-бозык гамәлләрдән тыелабыз, аларны кылудан ерак торачакбыз. Ә инде тәкъвалыгыбыз зәгыйфь булса, ягъни боларга җиңел карау, Аллаһының әмерләренә исебез китмәү сәбәпле, җәннәтсез калуыбыз бар.

Күркәм холык ул – кешеләр белән аралашканда әдәп-әхлаклы булу, үзеңне тота белү. Бу – тормышта үз урыныңны табарга ярдәм итә торган сәбәпләрнең берсе дә. Динебез өйрәткәнчә әхлаклы булып, сүзеңне ялган белән болгатмыйча, биргән вәгъдәләреңне үтәсәң;  ярдәм сорап килүчеләргә ярдәм кулыңны сузсаң; гадел булып, золымлык кылмасаң, шул чагында кешеләр сиңа тартылырлар, дуслашырга теләрләр.

Шул сәбәпле эш табырга да, гаилә корырга да, төрле өлкәләрдә уңышка ирешергә дә җиңелрәк булачак. Ә иң хәерле нәтиҗәләрнең берсе –  ул җәннәтле булуыбызга сәбәп. Аллаһы Раббыбыз һәр барчабызга тәкъва һәм күркәм холыклы булып, бу дөнья уңышларына ирешергә һәм җәннәтле булырга нәсыйп әйләсә иде.

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ, Балык Бистәсе, Тәберде-Чаллысы авылы мәчете мөгәллиме Фото: http://pixabay.com/ru/

 

---
Шәһри Казан
№ --- | 11.08.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»