|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2020 Фаҗига
Бала әнисенең кулында булган...Уфа-Ырынбур трассасындагы һәлакәт Авыргазы районында дүрт яшьлек баланың гомерен өзгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 16 август кичендә «ВАЗ-2115» шоферы исерек хәлдә руль артына утырып каршы як полосага чыккан һәм «Мерседес Бенц» белән бәрелешкән. Шуннан соң ул «Датсун» автомобиленә чәкәлгән. Авыр җәрәхәтләр алган 59 яшьлек «ВАЗ-2115» шоферы Толбазы дәваханәсенә китерелгән. Шулай ук 61 яшьлек «Дастун» пассажиры да дәваханәгә салынган. Арткы пассажир утыргычында әнисенең кулында барган дүрт яшьлек кызчык кич белән реанимациядә үлгән.
Фото: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|