поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.08.2010 Җәмгыять

БАЛАЧАК БӘХЕТЛЕ БУЛСЫН ИДЕ...

Акчасызлык, хәерчелек кебек төшенчәләрнең милләте юк. Нужа үзенең рәхимсез куллары белән теләсә кайсы вакытта теләсә кемнең ишеген ачып керә ала. Менә Самараның Зубчаниновка бистәсендә яшәүче Вера Федорованың өй түренә дә ярлылык кереп оялаган һәм ул газиз балалары белән интегеп көн күрә. Юк, 42 яшьлек чибәр генә бу ханым, шөкер, инвалид та түгел, алкоголизм белән дә чирләми. Исән-сау хатын-кызны бары тик тормыш хәлләре шундый авыр шартларда яшәргә мәҗбүр итә.

Үз вакытында рус кешесенә кияүгә чыгып, аңардан ике бала тапкан Вера сигез елдан соң аерылыша. Ире ике бүлмәле фатирдан «коммуналка» ясап, бер бүлмәсен улы Дима белән үзенә ала, ә икенче бүлмәсен кызы белән хатынына калдыра.

 

Бервакыт Вера йорт аша гына әти-әнисе белән яшәүче Фәһим исемле татар ир-егете белән таныша. Башта барысы да яхшы гына була. Фәһим үзенең ташып торган хисләреннән «исереп», Верага бик яхшы мөнәсәбәт күрсәтеп яши. Аның беренче иреннән туган балалары Алена белән Дима да туктатмый гашыйк ир-атны. Ә динебез ислам кушканча, никах укыткач, үз сабыйларының тууын зур түземсезлек белән көтеп ала ул. Аларга мулладан матур татар исемнәре дә куштыралар: Динар, Румия һәм Айзилә. Тик менә Фәһимнең әнисе генә марҗа киленен беренче көннән үк яратмый һәм оныкларына да бер дә исе китми аның.

 

Тора-бара, анасы котыртуы буенчадырмы инде, ир үзе дә күбрәк гаиләсе белән түгел, ә әнисендә яши. Ә алма кебек өч баласы янына бик сирәк кунакка гына кереп йөри. Хатыны белән дә аралары ерагайганнан-ерагая барып, мәхәббәтләре тәмам каядыр юкка чыга. Һәм бары тик балаларына үз хокукын югалтмас өчен генә Вера белән ЗАГСта язылышырга була ул.

 

Хокук хокук белән, ә бит сабыйларны карап үстерергә дә кирәк әле. Ә моның өчен, әлбәттә, бик күп чыгымнар таләп ителә. Тик Фәһим бу турыда уйлап та карамый. Атнасына бер тапкыр килеп, балалары белән бераз уйнап китүне ул чын аталарча кайгыртуга саный, күрәсең. Ә аптыраган Вера бер генә тиен белән дә ярдәм итмәгән ирен алиментка биргәч, Фәһимнең моңа бик нык ачуы килә. Ир шәхси предприятиедә эшләгәч, бу акчаларны дәүләт аша да түләтә алмый хатын. Каенанасы исә киленен: «Мин сиңа бала табарга кушмадым!» – дип кенә куып җибәрә.

 

Шулай бүген Вера бер бүлмәдә өч нарасые белән 2800 сумны тәшкил иткән балалар пособиесенә яшәп ята, дөресрәге, яшәми, ә яшәргә тырыша гына. Эшкә чыгар иде, сабыйларын калдырыр кешесе, аларны бакчага бирер иде, моңа акчасы юк. Олы яшьтәге үз әти-әнисе дә аңа бернинди ярдәм күрсәтә алмый, ә бертуган абыйларының үз гаиләләре, үз кайгысы. Хәер, туганнарның да төрлесе була бит.

 

Ачлык-ялангачлыктан, акчасызлыктан тәмам интегеп, нишләргә дә белмәгән Вера аптырагач, телевидениега мөрәҗәгать итеп, ярдәм сорарга була. Шулай «РИО» каналында Самараның танылган дикторы Ольга Король алып барган «Чужая беда» тапшыруының берсендә Вера Федорованы күрсәтеп, халыкка аның авыр хәле турында сөйлиләр. Бу тапшыруда өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең ветераны Азат Надиров та катнаша.

 

Безне дә бу гаиләнең авыр хәле, үзебезнең татар балаларының шундый күңелсез шартларда тәрбияләнүләре битараф калдырмады, әлбәттә. Һәм без алар янына барып кайтырга булдык. Фатирга килеп керү белән үк, аның иске, тузган булуы шунда ук күзгә ташланды. Шулай да биредә чисталык хөкем сөрә. Әнә, кухняда сузылган бауга кибәргә бала киемнәре эленгән. Ә сабыйлар үзләре әле йоклап яталар иде.

 

Без шул арада Вера белән яхшылап сөйләшеп өлгердек. Иң олы кызы Алена кияүгә чыккан, кызы бар, ул иренең фатирына күчеп киткән икән. 19 яшьлек улы Дима фатирның бер бүлмәсендә, ә болар икенчесендә яшәп яталар. Улы Динарга – 6, Румиягә – 3, ә Айзиләгә 2 яшь тулган.

 

– Балаларым соң яталар, шуңа күрә төш вакытында гына торалар. Алар йоклаган арада эшкә, әйтик, идән юарга, барып килә алыр идем. Шуңа күрә шундый берничә сәгатьлек кенә эш булса, яхшы булыр иде, иртәнге сәгать биштән торып йөрергә дә риза, – дип уртаклашты проблемалары белән хатын.

 

Дөрес, безнең заманда өч бала белән 2800 сумга гына яшәп кара инде син! Бигрәк тә әтидән дә, әби-бабайлардан да бернинди ярдәм булмагач. Җитмәсә, Динар энурез чиреннән интегә, ә Румия, өч яшендә булуына карамастан, һаман яхшылап сөйләшә алмый. Аларга дару сатып алырга, тикшеренүләр узарга гына да күпме акча кирәк бит!

 

Без аралашкан арада сабыйлар да уянды. Берсеннән-берсе матур, ягымлы бу балаларны сөясе генә килеп тора. Биргән күчтәнәчләрне дә алар оялып кына алып, шунда ук ашый башладылар. Әйе, шоколад, сок кебек тәмләшкәләр аларга елына бер генә татыса да ярар иде.

Вера белән бер подъездда Сания исемле олы яшьтәге бер татар хатыны да яши икән. Ул мескен гаиләгә ашамлыклар, киемнәр белән һәрвакыт булышып тора. Балалар да аны үз әбиләредәй яратып, «абика» дип атап йөртәләр. Без Сания апа янына да кереп чыгып, аңа шундый мәрхәмәтлелеге өчен рәхмәтләр әйттек.

 

Вера – тәртипле хатын, эчми-тартмый, үзе чиста-пөхтә. Менә язмышы шундый булган бит, нишлисең. Мескеннәр ачлар инде. Балалары, безгә кергәч, ипи кисәген дә шатланып ашыйлар. Ә безнең оныклар әле монысы кирәкми, тегесен яратмыйм, дип сайланалар, – дип сөйләде ул безгә.

 

Шатлыкка, Сания апа кебек игелекле кешеләр бар әле бу дөньяда. Ольга Корольнең «Чужая беда» тапшыруыннан соң күпләр Вераның авыр хәленнән читтә калмыйча, аның балаларына киемнәр, уенчыклар да китереп киткәннәр. Безнең алдыбызда гына бер яшь егет Татьяна Каганова җитәкчелегендәге Самара өлкә балалар фондыннан велосипед алып килде. Моңа Динардан да күбрәк Вера үзе шатланды. Балалары өчен йөрәге әрнеп, ул да газиз сабыйларының башкалардан ким булмыйча үсүен тели бит.

 

Тапшырудан соң бер хатын улыма яхшы киемнәр китерде. Элек Динар иске киемнәреннән оялып, хәтта бөкрәеп йөри һәм тизрәк өйгә ашыга иде. Ә хәзер кулбашларын турайтып, йөрешен дә үзгәртте, урамнан алып кереп булмый үзен, – дип улы өчен шатланып сөйләде Вера.

 

Менә бит ничек була тормышта. Халык чит-ят балаларны жәлләп, якын күреп, аларга хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Ә сабыйларның үз әтиләренә, әби-бабаларына кирәкләре юк. Үзебезнең татарлар арасында шундый битараф, мәрхәмәтсез кешеләр булуы күңелне тырный. Сабыйлар – иң гөнаһсыз затлар. Аларны рәнҗеткәннәр, әлбәттә, бу тормышта да, теге дөньяда да рәхәт күрмәсләр. Ә, бәлки, Аллаһы кушып, бу язма очраклы рәвештә әлеге балаларның әтисе, әби-бабасы кулларына эләгеп, аларны уйланырга мәҗбүр итәр?! Дөнья хәлен белеп булмый: картайган көннәрендә бу кешеләрнең нәкъ шул балалар кулына калуы ихтимал бит.

 

Вера белән аралашкач, шунысы хәйран калдырды: иренә ачуланып, аңа үч итеп, балаларын руслаштырырга маташмый бу хатын. Киресенчә, аларны татарча «рәхмәт» әйтергә, күрше Сания әби рус хәрефләре белән язып керткән догаларны, рус телендә язылган дини китапларны укып, аларны шәригатьчә яшәргә өйрәтә. «Мои татарчата», дип яратып атый Вера үз сабыйларын. Ә алар зур самими күзләрен әниләренә төбәп, аңа яратуларын белдерәләр.

 

Кем белә, рус милләтендәге ана тәрбияләп үстергән бу балалар акыллы, югары дәрәҗәле, кешелекле татарлар булып үсәрләр әле. Аллаһы Тәгалә, хөкүмәт һәм мәрхәмәтле халык аларны үз ярдәменнән генә ташламасын, ә Верага Ходай исәнлек-саулык һәм түземлек бирсен иде.

 

(Язмада кайбер исемнәр үзгәртелеп бирелде)

 

РЕДАКЦИЯДӘН. Әгәр дә укучыларыбыз арасында Вера Федорова гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр табылса, безнең редакциягә мөрәҗәгать итә алалар.

 

 

Рәсемдә: Айзилә (сулдан уңга), Динар һәм Румия.

 

Автор фотосурәте.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ 33 | 14.08.2010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»