поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.08.2020 Фаҗига

Ашлык астында калып һәлак булган Наил Шәфигуллин турында: «Без бик яхшы укытучыны югалттык..»

8 август көнне Арча районы Урта Курса авылында фаҗига була. Амбарда эшләүче 50 яшьлек ир-ат ашлык астында кала. Юкка чыкканын абайлап, аны иптәшләре эзли башлыйлар. Тик тапканда инде соң була… Ир һава җитмичә тончыгып үлә.

– Наил Шәфигуллин бик хөрмәтле кеше иде. Хатыны Гөлфия белән ике ул үстерделәр. Малайлары, буй җитсә дә, үз тормышын кормаганнар әле. Наилнең әти-әнисе дә исән-сау.  Аның кинәт үлеме барыбызны да тетрәндерде, – ди  Урта Курса  авылы җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Укытучылар элек-электән җәйге чорда амбарда эшләде бит инде ул. Безнекеләр дә шулай ярдәм итә иде. Наилгә ни булгандыр, билгесез.
 
Барыбызны бер сорау борчый: ул нигә аска төште икән? Үзебезчә җавап та бирәбез, гомере беткәнгә, дибез.  Быел май аенда 50 яшен тутырган гына иде бит әле ул. Их, яшисе дә яшисе иде әле. Гаиләсе бу хәсрәтне бик авыр кичерә.  Гомернең кайчан бетәсен беребез дә белмибез шул. Бик кызганыч хәл.
 
Рәмзия ханым сүзләренә караганда, Наил абый бар яктан да үрнәк булган. Нинди генә эш булмасын, ярдәм иткән. Ярминкәләрдә катнашу булсынмы, каләм белән матур итеп язумы, рәсем ясаумы – барысы да аның кулыннан килгән. Алтын куллы иде, диләр аның хакында.
 
Мәктәп директоры Фәнил  Хәбибуллин исә, Наил Шәфигуллин турында тыныч кына сөйли алмый. Ирнең күңеле тула.
 
– Без Наил Фаилевичны «аяклы энциклопедия» дип йөртә идек. Аның белмәгәне булмады. Тарих, физика, җәмгыять белеменнән сәгатьләр буе сөйли ала иде. Мәктәптә нинди генә чара булмасын – барысында да ул катнашты. Әби роле кирәкме, бабайныкымы – кәгазьгә бер генә карап ала да, ятлап куя. Үз сүзләрен өстәп, рольләрне чын артистларча уйный иде. Балаларны БДИга да әзерләде. Акчага түгел. Ул акчаны кулы белән эшләп таба иде. Югары Курсада аның кулы тимәгән бер генә йорт та юк. Тәнәфес вакытларында авылның өлкәннәре аны сорап килә иде. Ул әби-бабайларның йорт җирен төзәтеп бирде. Мин аны шулкадәр хөрмәт итә идем. Йөрәк елый, югалту бик авыр, – ди директор. – Әле менә мәктәптә идек. Букчалар өләштек. Күңел Наил Фаилевичны көтә. Исәндер, менә-менә мәктәпкә килеп керер дип торам. Урыны оҗмахта булсын. Гаиләсенә сабырлык телибез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.08.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»