|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2020 Мәдәният
Быел «TAMGA» режиссерлар лабораториясе әкиятләргә багышлана1–8 августта Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында II нче «TAMGA» режиссерлар лабораториясе уза. Быел ул халык һәм автор әкиятләренә багышланган. Лабораториядә төрле шәһәрләрдән режиссерлар катнаша: Марфа Горвиц (Мәскәү), Павел Зобнин (Томск), Регина Саттарова (Казан), шулай ук бер эскизны «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы нәтиҗәләре буенча Кариев театры яшь режиссеры Эльдар Гатауллин куя. Режиссерлар 1 – 7 август көннәрендә театр артистлары белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакль эскизлары әзерләп, 8 августта аларны тәкъдим итәчәкләр. Татар халык әкиятләре буенча Марфа Горвиц «Камыр Батыр» һәм Павел Зобнин «Падишах хатыны һәм Алтынчәч» эскизларын куячаклар. Регина Саттарова Габдулла Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» шигъри әкияте буенча эскиз-бродилка тәкъдим итәчәк. Эльдар Гатауллин исә Алексей Житковскийның «Бүре башлы кыз» әкиятен куя. Әлеге пьеса 2020 елның февраль аенда узган пьесалар «читка»сы вакытында иң күп тамашачы тавышын җыйды, бу аның «TAMGA» лабораториясендә катнашуын билгеләде. II нче «TAMGA» режиссерлар лабораториясе кысаларында куелган эскизларны карар өчен критиклар Алексей Гончаренко (Мәскәү) һәм Андрей Пронин (Санкт-Петербург) чакырылды. Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә эскизларны тәкъдим итү ябык форматта узачак. Хөрмәтле журналистлар! 7 августның 17 сәгать 00 минутка кадәр (843) 237-93-27 телефоны яисә kariev_theatre@mail.ru электрон почтасы аша аккредитация узуыгызны сорыйбыз. Театрга кергәндә барлык саклык чараларын күрүен сорыйбыз: үзегез белән битлек һәм перчаткалар алырга онытмагыз. TAMGA-2020 лабораториясе эскизларын тәкъдим итү 8 август (шимбә)
--- |
Иң күп укылган
|