|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2020 Шоу-бизнес
Резеда Шәрәфиева - депутат?Моңа кадәр соңгы интервьюларының берсендә республиканың халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова депутат булырга әзерлеген белдерде. Татар эстрадасы җырчылары бер-бер артлы сәясәткә “китәргә әзерләнә”. Казан шәһәре филармониясе артистлары белән үткән “фатирник”та Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева да депутат булудан баш тартмас идем, диде. - Хатын-кызның эше болай да күп аның. Аның үз дәүләте — гаиләсе бар. Депутат булу ир-егетләребезгә хас булыр иде. Аларның эше әзрәк дияр идем. Әгәр дә миңа “син депутат буласың” дип әйтсәләр, нигә булмаска? Үзеңнең Татарстаның, телең, динең өчен нигә юк дип әйтергә? Бу һәрберебезнең бурычы, миңа калса, - ди Резеда Шәрәфиева.
--- |
Иң күп укылган
|