|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2020 Криминал
Ана һәм аның баласын кем үтергән?Кичә Башкортстанның Октябрьский шәһәре фатирларының берсендә 42 яшьлек хатын һәм аның 11 яшьлек улының мәетләренә тап булганнар. Фатирның эчке яклап бикле булуы билгеле. Ана белән малай үтерелгәнгә охшаган. “Ике һәм аннан да артыграк шәхесләрне, шул исәптә кече яшьтәгене үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Вакыйга урынына Тикшерү комитеты җитәкчесе, криминалистлар һәм прокуратура хезмәткәрләре килгән.
Әлеге вакытта җинаятьнең сәбәпләре һәм аңа катнашлыгы булганнар ачыклана.
Күзәтчелек ведомствосы гаиләнең хәвефле социаль хәлдә булганмы-юкмы икәнлеген ачыклаячак.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: gtrk.tv
--- |
Иң күп укылган
|