|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2020 Хәвеф-хәтәр
“Иди отсюда, крыса!” - автобуста чак сугышмаганнарКичә Уфаның “Башавтотранс” маршрутында “Үзәк базар” тукталышында җәнҗал чыккан. Дәүләт ташучысының транспортта битлексез йөрү тыела дип кисәтүләренә карамастан, бер яшь кыз автобуска битлексез керә. Кыз һәм калган пассажирлар арасында тавыш куба. Нәтиҗәдә билгесез бер хатын кызны этеп-төртеп салоннан чыгара, җитмәсә, аягы белән аркасына тибә, кызга “крыса” дип кычкыра.
“Башавтотранс” бу вакыйгага карата үз фикерен белдерде. Әлеге автобус кондукторсыз эшләгән, ә водитель, маскасыз кызны күргәч, тукталыштан кузгалып китүдән баш тарткан.
“Автобус кузгалып китә алмавына ризасызлык белдергән икенче пассажир агрессивлыгын күрсәткәндер”, — диләр “Башавтотранс”та.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: proufu.ru
Фото: anews.com
--- |
Иң күп укылган
|