|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2020 Фаҗига
Татарстанда авариядә бердәнбер исән калган кыз гомере өчен көрәш бараБашкортстаннан Татарстанга ял итәргә килгән яшьләр юл һәлакәтенә очраган. Казанны күреп кайтып килгәндә ике егет һәм ике кыз утырган машина авариягә эләгеп, ике кеше үлгән, икесенең гомере өчен табиблар көрәшә. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, «Шевроле Лачетти» һәм «Камаз» машиналары М7 трассасында Алабуга районында бәрелешә. «Шевроле Лачетти» белән идарә итүче 20 яшьлек егет алдагы машинаны узар өчен каршы як полосага чыга һәм «Камаз» машинасына бәрелә. «Камаз» белән 26 яшьлек егет идарә итә. Бәрелешү шулкадәр нык булган, җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, имгәнүчеләрне машинадан алу өчен коткаручылар махсус кораллар кулланган. 21 яшьлек егет һәм 23 яшьлек кыз урында ук җан биргән, машинаны йөртүче егет һәм 23 яшьлек кыз имгәнгән. Аларны Алабуга дәваханәсенә илткәннәр.
Аннары кызны Казанга күчергәннәр. Ул бик авыр хәлдә, үзе сулый алмый, сынмаган җире калмаган. Ул - гаиләдә бердәнбер бала. Табиблар туганнарына дога укырга кушкан. Мондый хәлдә Аллаһка ялварырга гына кала...
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|