поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.08.2020 Криминал

Шау-шу тынмый. Ефремов җавапка тартылырмы?

Ефремов тирәсендәге шау-шу һәм кызу бәхәсләр тиз генә сүнмәс. Әмма һәлак булган шофер-үз вакытында футболчылар Кокорин һәм Мамаев кыйнаган Мәскәү мэриясе түрәсе Пак дәрәҗәсендәге кеше түгел. Шуңа күрә, гади хезмәткәрнең гомерен өзгән артист җинаять җаваплылыгына тиешенчә тартылырмы дигән сорау ачык кала.

Кызганычка каршы, Русия юлларында исерек үтерүчеләр –сирәк күренеш түгел. ГИБДД мәгълүматлары буенча узган ел исерек машина йөртүчеләр аркасында 14 689 авария теркәлгән, шунда 4 050 кеше һәлак булган һәм 20 мең кеше зыян күргән. Ягъни һәр көн Русиядә исерекләр аркасында юлларда 11 кеше һәлак була. Болары рәсми мәгълүматлар буенча гына. Ә сводкага эләкмәгәне күпме?

 
Еш кына мондый фаҗигаләрнең “каһарманнары” статуслы кешеләр: судьялар, прокурорлар, полицейскийлар һәм хәтта чиркәү хезмәткәрләре булып чыга. “Новые известия” газетасы соңгы 10 елда “өстенлекле” кешеләрнең юл һәлакәте ясауларын һәм шуның өчен нинди җәзага тартылуларын барлаган.
 
Үтерүче судьяга азатлык бәясе 1,5 млн сум
 
2011 елда Мәскәү өлкәсе судьясы Ульяновскида исерек килеш машина йөрткәндә юл һәлакәте ясап, ике кешенең гомерен өзгән. Ике елга сузылган суд дәгъваларыннан соң, аны 5,5 елга колония-поселениегә утырырга хөкем итәләр. Валерий Спас үз гаебен танымаган: имеш, суд аны матбугат басымы астында гаепле дип таныган. Тик шулай да ул һәлак булучыларның гаиләләренә 1,65 млн сум күләмендә компенсация түләргә мәҗбүр булган.
 
Шул ук 2011 елны Казанда судья Эдуард Солдатов исерек килеш 23 яшьлек җәяүлене таптатып үтерә. Башта аңа карата бернинди дә санкцияләр кулланылмый. Җәмәгатьчелек күтәрелеп чыккач кына, судья үз теләге белән эштән китү турында гариза яза. Ә җинаять эше соңрак, Тикшерү комитеты җитәкчесе Бастрыкин таләбе буенча кузгатыла. Әмма Солдатов корбанның гаиләсенә 1,5 млн сум күләмендә компенсация түләгәннән һәм гафу үтенгәннән соң җинаять эше ябыла.
 
2014 елда рульгә исерек килеш утырып юл һәлакәте тудырган судьяларга хөкем карарлары күп чыгарыла. Чуашстанның югары суды судьясы Андрей Емельянов (исерек килеш) 2011 елда җәяүлеләр кичүендә 34 яшьлек хатын-кызны бәрдереп үтергәне өчен шартлы срок алып котылган. Братск суды рәисе вазифаларын башкаручы Андрей Ляпустин исерек килеш юл-транспорт һәлакәте ясап, бер кешегә авыр тән җәрәхәтләре (аны ясалма рәвештә комага кертәләр) ясаганы өчен 2 елга шартлы срокка хөкем ителә. Санкт-Петербург Арбитраж суды судьясы Ирина Сергеевнаның исереклеге аркасында юлда мотоциклчы һәлак булган. Аны ике елга колония-поселениегә озаталар.
 
Хокук саклау хезмәткәрләре дә «фәрештә» түгел
 
2016 елның сентябрендә Ивантеевка полицейские Юрий Иванов кафеда сыйланып чыкканнан соң, Ярославль шоссесында, Пушкино шәһәре янында туктап торган автомобильгә зур тизлектә килеп бәрелә. Автомобиль эчендәге дүрт кешелек рухани гаиләсе, шул исәптән кечкенә бала һәм йөкле хатын-кыз һәлак булалар. Суд бер елга якын сузыла. Нәтиҗәдә, тәртип сакчысы 6 елга колониягә җибәрелә һәм 5 млн сум компенсация түләргә хөкем ителә.
 
Ә кайбер очракларда җәза мәҗбүри түгел. 2013 елның ноябрендә Калугада Русия Эчке эшләр министрлыгының Калуга өлкәсе буенча ЮХИДИ идарәсенең полиция җитәкчесе Сергей Щенников салмыш килеш җәяүлене бәрдереп үтерә. Тик тикшерү ачыклаганча, һәлак булучының канында алкоголь тәртип саклаучыныкына караганда 10 тапкырга күбрәк булган.
 
2017 елда Бурятиядә исерек полицейский Глеб Сургучев пассажиры белән (шулай ук полицейский) М-55 трассасында зур тизлектә барганда яшь хатын-кызны бәрдерә. Мескен корбанның гәүдәсе урталай өзелеп бер өлеше алгы тәрәзәне ватып салон эченә керә. Исерек полицейскийлар җинаятьне яшерергә тырышып, машиналарын һәм корбанның мәетен яндырырга маташалар. Бер елдан соң һәлак булган хатын-кызның гаиләсе полицейскийларга карата җинаять эше ябылуын һәм аларга хәтта автомобиль йөртү таныклыгын да кире кайтаруларын белгән.
 
Шулай да хокук саклау органнары хезмәткәрләренә судның гадел хөкем карары чыгарган искәрмәләр дә бар. 2018 елның маенда Ижевск Эчке эшләр министрлыгының исерек хезмәткәре юлдагы велосипедчыны бәреп үтерә. Бәлки эшне йомырлар да иде, тик велосипедчы да МВД хезмәткәре булып чыга. Нәтиҗәдә, гаепле йөртүче 3 елга колония-поселениегә җибәрелә.
 
2019 елның маенда Саратов шәһәре полиция инспекторы Михаил Плотников исерек килеш машина йөрткәндә мәктәп укучысын бәрдереп үтерә. Полицейскийны яклаучы як эшне аерым тәртиптә карауны сорый, әмма һәлак булган баланың әнисе моңа бик нык каршы тора. Суд Плотниковны 4,5 елга гомуми режимлы колониядә утырырга һәм 800 мең сум компенсация түләтергә дигән хөкем карары чыгара.
 
Шуны төгәл әйтергә мөмкин: теге яки бу дәрәҗәле төркем вәкилләренең кайберсе юл кагыйдәләренә төкереп бирә: исерек килеш автомобиль йөртергә утыралар. Ә менә җәзага килгәндә – кешесенә карап төрлечә.
Фото: vlad_zhen/Instagram

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 04.08.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»