|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2010 Экология
ҖАННАР САРЫ ШАЙТАН КУЛЫНДАБез яши торган дөнья – шәхсән бары безнеке генә түгел. Безнең олы бурыч – бу дөньяны җимермичә, бозмыйча, пычратмыйча балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларыбызга шуны өйрәтү – изге, саваплы бурычыбыз югыйсә! Мегаполис шәһәрләрдә бүген кешелек дөньясының яртысы диярлек яши. Шуңа күрә зур шәһәрләрдә гомер итү зур проблемалар да тудыра. Иң беренчесе, әлбәттә, кешенең куркынычсыз һәм уңайлы шартларда яшәвен тәэмин итү.
Зур шәһәрләрнең барысының да проблемалары бер-берсенә бик охшаш. Әмма ләкин боларны төрле җирдә төрлечә хәл итәләр. Цивилизацияле илләрдәге зур шәһәрләрдә, әлбәттә, кеше өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышалар, тудыралар, һәм бу шартларны тагы да уңайлаштыру өстендә эшлиләр. (Ә бездә бер кеше берәр нәрсәнең җаен табып, сөенеп йөри башласа, аны һич кичектермичә җайсызга әйләндерәләр яки бөтенләй бетерәләр. Һәркайсыбызның мондый күренеш белән күп тапкырлар очрашканы бар).
Халык өчен уңайлы булсын дип эшләүчеләрнең бер үрнәге – ГФРның җирле властьлары. Биредә чүп проблемасын хәл итү генә дә ни тора. Чүп беркайчан да йорт тирәләрен күмеп китми. Калдыклар даими рәвештә сортларга аерып торыла. Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча һәрбер шәһәрнең үз программасы да бар. Мәсәлән, Гамбург шәһәренең бөтен урамнарында кызыл төстәге һәм төрле шаян рәсемнәр белән бизәлгән зур чүп савытлары тора. Илнең һәр кешесе – чын мәгънәсендә тәртипле: өйдәге чүпне ул үзе сортларга аерып чыгарып ташлый. Чыгарып ташлый дигәч тә, бездәге кайберәүләр сыман тәрәзәдән ыргытмый ул аны, ә бәлки әлеге төр чүп өчен куелган махсус бакка ташлый. Гамбургта гына да кәгазь чүбе өчен 8600 контейнер тора. Кәгазь фабрикаларының күпчелеге әлеге калдыклар белән генә эш итә һәм бик яхшы сыйфатлы кәгазь эшләп чыгара.
Махсус пунктлар агулы калдыкларны (буяу, аэрозоль, көнкүреш химиясе калдыклары һ.б.), шулай ук иске батарейкалар, электр һәм радиоприборлар, пластмасса, эреткечләр һ.б. кабул итә. Яндырылырга тиешле калдыклар да аерып куела. Шул ук Гамбургта әлеге эш белән заманча җайланма куелган кечкенә “заводлар” шөгыльләнә. Монда килеп керүче калдыкларны башта “сортларга” аералар һәм ваклыйлар, шуннан соң куркыныч агу булган диоксинны 1000 градустан артыграк температурада яндырып бетерәләр. әлеге җайланмалар, шуның өстенә, зур күләмдә энергия бүлеп чыгара, аны да файдаланалар; ул я электр энергиясе эшләп чыгаруга, яки шәһәр өчен су җылытуга китә. Тагын шунысы да бар, яндырганда барлыкка килгән шлак төзелеш промышленностенда киң кулланыла.
Азык-төлек кибетләрендә пакетлар сатып бирелә, шуңа күрә биредә күп мәртәбә кулланылышлы махсус пакетлар, яки чүпрәк пакетлар куллану киң таралган – ни өчен әле чыгарып ташлар өчен пакет сатып алырга ди? Эчемлек савытлары өчен бәя өстәмә (хәер, бездә дә шулай инде ул), ләкин аларда аны кире тапшырырга, һәм акчаңны кайтарып алырга мөмкин. Халык шулай эшли дә – акча да туздырмый, чүптән дә арына.
Әйләнә-тирә мохитнең 80 процентын транспорт пычрата. Берлин бургомистры дөньяның иң зур шәһәрләре мэрларының V халыкара конференциясендә ясаган чыгышында: “Без шәһәр үзәген транспорттан бушатып, әйләнә-тирә табигатьне саклау, кеше өчен яхшы һава, уңайлыклар тудыру өчен тырышабыз”, – дигән иде.
Экология сәясәтенең төп кагыйдәләреннән берсе – транспорт чарасына салымны дифференциацияләү, ягъни автомобильнең газ бүлеп чыгару катализаторы никадәр яхшы булса, ягъни ул әйләнә-тирәне никадәр азрак пычратса, салым да аңа азрак була. Автомобиль хуҗасы салымнан бөтенләй азат ителергә дә мөмкин.
Соңгы елда Германиядә хәрәкәт куркынычсызлыгына игътибар аеруча көчәйде. Бөтен җирдә велосипед юллары салына. Балалар велосипедта йөрү өчен имтихан тотарга һәм махсус таныклык алырга тиеш. Бары шуннан соң гына аңа велосипедка утырырга рөхсәт ителә. Башында саклагыч шлем булуы мәҗбүри. Тагын үзебез белән чагыштырырга туры килә инде. Мин яши торган дача поселогында иртәдән караңгы төшкәнчегә кадәр бала-чага велосипедта. Юллар тар, гел машина йөреп тора. Боларның аналарына, әбиләренә шаккатам – 40 градуста ул бала кайда, нишли, исәнме ул – эзләүче, кызыксынучы юк. 5-6 яшьлек берсе велосипедта була, артыннан 2-3 яшьлек энесе кылтый-былтый чаба. Аякларында артсыз ясалма резина башмак, борыннарыннан маңка ага, авыз ачык. Кайвакыт мин күренсәм, миннән су сорыйлар. Нинди халык соң без?! Ә ГФРда укырга кермәгән балага велосипедта йөрү олы кеше белән булганда гына рөхсәт ителә. Япониядә дә нәкъ шулай. Мәктәп балаларын да, олыларны да хәрәкәт куркынычсызлыгы сакларга даими өйрәтү көннән-көн киңрәк җәелә бара. Бездә исә беркемнең дә – олыларның да, балаларның да кадере юк, бездә бары акча хакимлек итә – кемдер миллиард артыннан, кемдер фәлән сум артыннан куа һәм икесе дә үзен хәерче хис итә. Беренчеләрнең халыкта, икенчеләренең балаларында кайгысы юк. Чөнки җаннары “акча” дигән сары шайтан кулында.
Зөбәрҗәт СОЛТАНОВА |
Иң күп укылган
|