поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.08.2020 Әдәбият

"Йортта ир кеше хуҗа булырга тиешме?"

Диләнең унҗиде яшендә үлә-бетә гашыйк булган егетен әнисе беренче күрүдә үк ошатмады: "Тәрбиясез! Авызын чапылдатмыйча ашый да белми! Далада үскән бала диярсең! Моның белән кеше арасында күренергә оят! Ата-анасы юк мәллә аның?"

Юкса, ул үзе дә кызын ялгызы үстерде. Кияүгә чыккач, башта бик озак баласыз яшәделәр. Ни хикмәт, яше кырыкка якынлашканда гына Диләсен алып кайтырга насыйп булды. Кызганыч, әтиләре генә бик иртә китте...
 
Кызның икенче егете үзеннән ун яшькә өлкән булып чыкты.
 
– Утызга җиткәнче ник өйләнми йөргән соң ул? Тикмәгә түгелдер инде! Бу чибәрлегең белән яшьрәкләр дә бетмәгән, башыңны әйләндермәсен әле!
 
Аннан соңгысына әнисе башта сүз әйтмәгән иде, тора-бара бер өйләнеп аерылган кеше икәнен белгәч, кара тавыш чыгарды:
 
– Ул дип авызыңны да ачасы булма! Бер аерылган икенчесе белән дә яши алмый ул. Бетмәс әле үз тиңең!
 
Аннары Диләгә кәеф-сафа корырга ярата торган егет эләкте, бераздан гаиләле ир сүз катып йөри башлады, соңрак танышканы авыл җиренә китәргә үгетләде. Кыскасы, гомер уза торды, Дилә яраткан, әнисенә ошаган кеше табылмады.
 
Кырык яшендә Дилә япа-ялгызы калды – әнисе кызының бәхетле булуын күрүдән өмет өзеп, бакыйлыкка күчте. Юкса, соңгы елларда “кем булса да булсын, үзең ошатсаң сүзем юк” диебрәк яши башлаган иде инде. Булмады...
 
Өч бүлмәле болын кадәр фатир, ялтырап торган өр-яңа япон машинасы (анысын соңгы вакытларда ел саен диярлек алыштырдылар), шәһәр читендәге менә дигән бакча – бөтенесе Дилә кулында калды. Ни туган-тумачасы, ни бала-чагасы... “Яшьлек дустым” дип өзелеп торган кешесе дә юк. Дусларның бер ишләрен югалта торды, икенчеләрен таба торды. Алары да әнисенә ошамады. Һәрберсеннән гаеп тапты. Дөрес, аралашыр кешеләре күп Диләнең. Парлылары да, парсызлары да. Алары үзләренә чакырмый, күбрәк аның өенә килергә ярата. “Өең дә зур, күңелең дә иркен”, – дип, мактый-мактый йөриләр. Диләгә шул җитә. Чакырмасалар ни, аны кешегә санап яшәүләре ни тора!
 
Бер килүләрендә араларында Илшат исемле яшь кенә егет тә бар иде. Диләнең бер ахирәте аны “туганнан туган энем” дип таныштырды. Илшат шат күңелле, җор телле булып чыкты, табын артындагыларны көлдереп үтерә язды. Бераздан Диләне биергә чакырды. Биленнән кочып алды да, аңа ашардай булып карады. Зәп-зәңгәр матур күзләре Диләнең йөзенә ябышып калдымыни!
 
– Беләсезме, мин сезне бер киноактрисага охшатам... Юк, юк, сез аннан да гүзәлрәк! Парыгыз юк икәнен беләм. Ә ярыгыз? Мин сезне аннан талап алачакмын!
 
Дилә аңа көлеп карады:
 
– Ничә яшь соң сиңа, үскәнем?
 
Илшат тураеп басты. Йөзе турсайды.
 
– Мине бөтенесе бала-чагага чутлый. Яшь күренүемә үзем гаеплеме? Утыз бишем тулды. Ышанмасагыз, әнә, апамнан сорагыз!
 
Ул, үпкәләгән бала кыяфәте чыгарып, урынына барып утырды.
 
Дилә аның апасыннан сорап тормады. Кирәге бар иде!
 
Ул чакта шулай уйлаган иде дә, Илшат көн аралаш диярлек килеп йөри башлагач, ияләнеп китте. Яшь аермасы – биш ел, әллә ни куркыныч түгел ич! Тик менә... әнисе ни дияр иде икән?.. Хәер, фатихасын биреп китте инде ул. Дилә урамына да бер бәйрәм килергә тиештер бит?
Илшат килә-китә озак йөрмәде, бер матур көнне бар булган әйберен ике чемоданга төяп килеп керде.
 
– Синнән башка бер минут торырлык та хәлем юк, – диде. Дилә тәмам эреде. Үз гомерендә бу кадәр яраткан кеше булдымыни аны?!
 
Аннары булып узган вакыйга­ларның тизлегеннән Диләнең башы әйләнде. Балдаклар алышынды, паспортларга штамп сугылды, бик якын кешеләр генә чакырылып, туй мәҗлесе дә гөрләп алды. Хатын бәхетле, бик бәхетле иде! Әллә кайларга очасы, бар галәмне кочасы килә!..
 
Әмма айнуы да тиз булды. Илшат сменалы эшкә йөри, кичкегә киткән көне иде. Күптән кул тигәне юк дип, Дилә өен тәртипкә китерергә тотынды. Документлар тартмасына тыгылды, аласын алды, куясын куйды. Язылышу кәгазен тартып чыгарды – карасана, күз дә салып караганы булмаган икән! Күрде дә, имәнеп китте.
 
– Илшатка утыз биш түгел, егерме биш икән ләбаса! Әнекәем генә лә! Дилә бер ара аңгыраеп утырып торды. Аннары тынычлана төште. Ярарсана! Мәхәббәт яшькә карый димени. Тик менә алдашуы... Яратам дигәч тә...
 
Диләнең кулыннан эш төште. Булмый, урам әйләнеп булса да керергә кирәк.
Аяклары Илшатның апасы яши тор­ган фатирга таба алып китте. Кем белән дә булса бүлешергә кирәк бит инде!
 
Бүлешү генә булмады инде бу, килеп керешенә, ахирәтенә ташланды:
– Ник әйтмәдең аны миңа?! – диде.
 
Апа кеше аңа аптырап карады.
 
– Ә син сорадыңмы соң? Мин беләсең дип уйладым! Мәхәббәттән башы чуалган моның диештек тә, бетте шуның белән.
 
– Соң аның үзенә дә яшь кеше белән тору рәхәтрәктер бит инде!
 
– Алай дими ул. “Бик удобно” ди. Бер әнидән икенче әни кулына күчкән кебек булдым, ди. Ашатасың, эчертәсең, өс-башын карыйсың. Фатир проблемасы да юк. Рәхмәт, пропискага да кертеп куйдың. Юкса, йөри иде сукбай сыман тегендә-монда төртелеп.
 
Диләнең күңеленә “тараканнар” кереп оялады. Илшат аңа “удобный кеше” булганга ияләнгән, димәк! Шулай да бу хакта аның үзенә сүз кузгатмый торырга уйлады. Белмә­мешкә салышып яшәп торсын әле. Аннары күз күрер...
 
“Күзе күргәнче”, дөресрәге, Ил­шатның кем икәнен аңлап өлгер­гәнче соңга калды Дилә. Аның матур күзләренә, күңелләрне эретерлек тәмле сүзләренә алданды. Әнисе исән чак булсамы?! Ул аларның икесен дә үз урыннарына бик тиз утыртып куйган булыр иде. Дилә аның киңәшеннән башка яши белергә өйрәнмәде шул.
 
Өйләнешкәннәренә алты ай ди­гәндә хатынның бар булган байлыгы Илшат кулына күчеп бетте. Анда да әллә ни тирәнгә кереп уйланмады Дилә. Хафаланырга сәбәп юк, йортта ир кеше хуҗа булырга тиештер бит инде.
 
Бер көнне эшеннән иртәрәк сорап китте – бүген Илшат та өйдә булырга тиеш, бакчаларына барып килерләр, бәлки...
 
Илшат өйдә иде. Һай, өйдә булмаган булса!.. Үзе генә түгел, яшь бер кыз белән чөкердәшеп чәй эчеп утыралар иде. Дилә килеп тә керде, исәнләшкән авызын ябарга онытып, катып та калды. Башыннан уйларының әйбәте дә, начары да сызылып узды. Тегеләрнең генә исе китмәде. Чибәр туташ, урыныннан кузгалып, матур хәрәкәтләр белән күрешергә дип Диләгә кулын сузды:
 
– Илшатның әнисе буласызмы?
 
Дилә дәшмәде, хәле китеп, карашын иренә күчерде. Тегесе ямьсез итеп ыржаеп көлде. Зәңгәр күзләренең төсе уңган иде...
 
Судлашып йөрисе булмады – бала-чагалары юк, икесе дә риза – шуңа күрә аерылышу кәгазен бик тиз биреп чыгардылар.
 
...Инде ничә көн бүлмәсеннән чыкмый Дилә. Бәхетсезлеге белән кочаклашып елап ята. Илшат аның янына керми, телефоннан гына дәшә:
 
– Минем фатирымны кайчан бушатырга уйлыйсың? – Башка сүзе юк, унбиш минут саен шуны кабатлый. Тавышы баш түбәсенә чүкеч белән бәргән кебек була. Телефонын өзеп куеп та карады хатын, Илшат, кереп, йодрыкларын уйнатты:
 
– Үзеңнең көчең җитмәсә, булышам мин сиңа җыенырга! Бу йортта кем хуҗа икәнен оныттыңмы?!
 
Әнисе юк. Булса, әйтер иде ул кем­гә кем хуҗа икәнен. Үзенә үзе хуҗа булырга өйрәнә алмады шул Дилә...
 
***
Зәйнәп ЗӘБИРОВА
 
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,
13 сентябрь 2018 № 36

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.08.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»