поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.08.2020 Җәмгыять

Баһадирлар бистәсен күрәсегез киләме?

Ставрополь районының Жигули авылы читендә, нәкъ юл чишелешендә, зур бер таш тора. Алгы ягында иске славян телендә: “Сулга барсаң – Емельян Пугачев мәгарәсенә (пещера) барып чыгарсың. Бай булырсың, ләкин йөрәгеңне югалтырсың. Уңга китсәң – атаман Степан Разин белән очрашырсың.

 Бар нәрсәдән дә азат булырсың, ләкин башсыз калырсың. Ә туры юлдан китсәң – могҗиза күрерсең! Йөрәгеңә дә, күңелеңә дә шатлык бүләк итәрсең, гомер-гомергә бу турыда онытмассың”, - дип язылган. Йөрәген яисә башын югалтырга теләүчеләр булгандырмы-юкмы, анысы билгесез, ә менә туры юлдан китүчеләр күргән-белгәннәре турында тел шартлата-шартлата сөйлиләр. “SAMARA.travel” дәүләт бюджет туристлык мәгълүмат үзәге безне бүген әнә шул гаҗәеп урынга сәяхәткә чакыра.

Юлыбыз Самара Җәясе милли паркының яшел урманнары һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән болыннары аша уза. Әлбәттә, юл күрсәтүче таш та гадәти булмаган кебек, урманы да сихри урман икән. Каршыбызга 33 баһадир килеп чыкмасынмы! Барысы да көбә кием кигәннәр, кулларында сөңге һәм калкан. Игътибар беләнрәк карасаң, бу баһадирларның агачтан ясалганын күрергә була. Алар биек койма белән уратып алынган бистәне “саклыйлар” икән.
 
Зур агач капкадан керүгә сезне ипи-тоз белән милли славян киемнәренә киенгән хуҗалар каршы ала һәм бистә буйлап экскурсиягә алып китәләр. Борынгы рус традицияләре буенча төзелгән агач йортлар бизәлеше хәйран калдыра. Бистәдә 150 урынлык ашханә (трапезная), кунак йортлары, мунча, балыкчы йорты, ат сарайлары бар. Гүзәл табигать почмагында ял итәм дигән юлчылар, арзан гына бәягә, үз чатырларын да куя алалар.
 
 
Ашханә янындагы зур гына мич эчендә, тирә-якка хуш ис таратып, баһадир боткасы пешеп утыра. Шунда ук хуҗабикәләр ипи, төрледән-төрле эчлек кыстырып пироглар салалар. Юлда сусаган кунакларны борынгы рецепт буенча ясалган квас белән сыйлыйлар. Шулай ук биредә сыр ясау буенча мастер-класста катнашырга һәм үзең үк ясаган сырны сатып алырга да була.
 
Баһадирлар бистәсендә елның теләсә кайсы фасылында да кунакка килүчеләрне кызыклы программа көтә. Мәсәлән, җәядән атарга, пычак һәм сөңге ыргытуда көч сынашырга, хәтта җирле аучылар белән чын ауга барырга да була. Корал белән эш итә белмисең икән – куркыныч түгел! Баһадирлар барысына да өйрәтерләр!
 
Ә бистәдә калган туристлар милли уеннар уйнап күңел ачарлар, махсус музейда баһадир кораллары һәм киемнәре белән танышырлар. Кышын да хуҗалар урамда самавыр кайнатып, кайнар чәй белән сыйлыйлар, учак тирәли җыелып, аучылар тормышында еш була торган кызыклы хәлләрне сөйләп көлдерәләр икән.
 
Ә алда безне иң кызыгы – баһадирлар көрәше көтә иде. Алар кылыч һәм сөңге сугышын күрсәткәндә, трибуналардагы тамашачыларның ду килгәнен күрсәгез икән! Тик анда да болай гына кереп утырам димә. Кунаклар батыр йөрәкле кеше булуларын дәлилләү өчен “аҗдаһа” белән көрәшеп җиңгән очракта гына бу бәхеткә ирешә алалар.
 
Елга буена сыенып утырган балыкчы алачыгын узып пристаньгә төшсәң, суда рус халкының горурлыгы булган ладьялар чайкалуын күреп ах итәсең. Сәяхәтчеләр шул көймәләргә утырып, Уса култыгының гүзәл табигатенә хозурланып йөри алалар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: көймәләрне җирле осталар үз куллары белән ясаганнар. Ә күптән түгел Баһадирлар бистәсе осталары кораблар төзүнең борынгы традицияләрен торгызу өчен президент грантын отканнар. Бу акчага тагын 12 останы укытып чыгарачаклар һәм тагын ике яңа ладья төзиячәкләр. Аннан ладьялар князь Рюрик эзләре буенча төньяк диңгезгә чыгачак.
 
Баһадирлар бистәсенең тагын бер горурлыгы – биредә чыгарылган этләр токымы икән. “Без яңа токымны святорусский вой дип атадык. Чөнки аларның тамырларында бүре һәм иң яхшы токымлы рус этләре каны ага”, - дип сөйли бистәгә нигез салучы Феоктист атакай. Ап-ак төстәге этләрнең күзләре шундый тугры карый, исең китәр! Гадәттә, бу мәйданчыкта туристлар озаккарак тоткарлана, чөнки йомры-йомшак көчекләр белән фотосурәткә төшәргә теләүчеләр бик күп була.
 
...Тәм-томнардан авыз итеп, төрле бәйгеләрдә катнашып, матур табигать күренешләре белән ләззәтләнеп вакытның үткәнен сизми дә каласың. Әкияттән китәсе килмәсә дә, башка дөньяда яшәвебезне дә онытмаска, өйгә кайтырга кирәк. Ләкин мондагы хозурлыкның бер өлешен үзебез белән гомерлеккә алып китәчәкбез.
 
Әгәр, безнең кебек, шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып аласыгыз килә икән – Баһадирлар бистәсенә рәхим итегез!
 
Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

---
Бердәмлек
№ --- | 03.08.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»