поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.08.2010 Җәмгыять

КАЛАДАН КУРКАМ ДИСӘҢ...

Зур калага укырга килгән авыл баласын нинди авырлыклар көтә? Һәм аларны ничек җиңәргә?

Исеме җисеменә туры килә дигәндәй, Татарстан башкаласы Казан чын мәгънәсендә кайнап тора. Казаныбызны юкка гына “студентлар шәһәре” дип атамыйлар. Биредә уннан артык югары уку йорты һәм тагын бик күп техникум, көллиятләр бар – 11 сыйныфны тәмамлаучылар нәкъ әнә шуларның берсенә керү хыялы белән яшидер, мөгаен. Менә быел да чыгарылыш имтиханнары артта калды, яшьләр үзләре сайлаган уку йортына урнашып өлгергәндер инде. Димәк, 1 сентябрьдә Татарстанның күпчелек районнарыннан меңләгән студент Казанга агылачак. Үзем дә моннан ун ел элек районнан зур башкалага укырга килдем. Ул вакыттагы хисләрем әле дә истә: машина-автобуслардан шау-гөр килгән киң урамнар, карашлары ерак бер ноктага төбәлгән, каядыр ашыгучы кешеләр, зур-зур биналар... Монда ничек адашмаска? Һәм шундый зур дөньяда ничек үз урыныңны табарга? Әле генә мәктәпне тәмамлаган, туган авылында яисә район үзәгендә һәр урамны яттан белгән, бөтен кешене үз туганыдай якын күргән үсмер өчен мондый мохиткә эләгү – зур сынау. Боларның барысы белән дә таныш кеше буларак, яшь егет-кызларга бераз ярдәм итәсем килде. Шул максаттан бик тәҗрибәле психолог, “Баскычлар” психологик үзәге җитәкчесе Резидә Равил кызы Попова белән очрашып, аңа барлык кызыксындырган сорауларымны бирергә ашыктым.

 

– Резидә ханым, яшь кешегә миллионнан артык кешене үз эченә сыйдырган Казан кебек зур шәһәргә ничек ияләнергә? Беренче баскычны ничек үтәргә?

 

– Әйе, бу бик мөһим мәсьәлә. Нинди дә булса үзгәрешләр вакытында кеше, иң беренче чиратта, психологик авырлыклар кичерә. Бирегә яшәргә күчкәч, яшүсмерләр башта сөенә, чөнки хыяллары тормышка ашты кебек – укырга кергән, башкалага килгән. Ләкин зур шәһәр кайберәүләрне һафага сала. Әйтик, шул ук трамвайлар кемгәдер куркыныч булып күренергә мөмкин. Колак ияләнмәгән тавыш, башка исләр, күз күрмәгән урыннар. Кеше моңа ияләнергә, үз-үзен яңа шартларга күнектерергә мәҗбүр итәргә тиеш. Болар барысы да эчке дөнья белән зур көрәш. Кешенең эчке дөньясын бераз какшата да ала. Шуңа күрә беренче көннәрдә күңелеңә ошаган үз почмагыңны булдырырга. Әгәр дә сезнең бу шәһәрдә танышлар, туганнар бар икән – бу бик яхшы. Беренче вакытта яңа мохиткә ияләнгән арада якын кешең булу – идеаль вариант. Шуңа күрә ата-аналарга киңәш итеп шуны әйтәсе килә: балагызга аерым фатир табып, аны шунда яшәтергә ашыкмагыз. Туганнарыгыз бар икән, аларда бер-ике ай булса да яшәп торуларын сорап карагыз. Балагыз уку йортына, шәһәргә ияләнгән башлангыч этапта бу аңа зур ярдәм булып торачак, чөнки туган кеше - балагызга терәк, күңеленә якын кеше.

 

– Ә сезнең тулай торакка карашыгыз нинди. Туганнары булмаучыларга шунда барырга туры килә бит.

 

– Тулай торакка карашым начар түгел. Үзем дә анда яшәдем. Бер укытучым “Тулай торакта яшәгән студентлардан бер дигән хуҗабикә чыга”, – дип еш кабатлый иде. Бу, чыннан да, шулай. Чөнки анда һәр бүлмә – аерым бер хуҗалык. Аны алып барырга кирәк. Ә беренче курс студентларына килгәндә, шуны киңәш итәр идем. Әгәр дә тулай торак хуҗасы белән сөйләшеп була икән, бергә укыган яисә авылдашларыгыз белән урнашырга тырышыгыз. Чит кешенең холкын белгәнче күп көч түгәргә кирәк, шуңа күрә укырга кергән вакытта танышларыгыз белән үзегезне яхшырак хис итәрсез. Казанга килгәч туган өегезне нык сагынасыз икән, интерьерны өегезнекенә охшатып ясый аласыз яисә өегездән иң яраткан бер әйберне алып килергә дә мөмкин. Тагын бер әһәмиятле нәрсә: бүлмәгездә беренче көннән үк төрле яклап тәртип урнаштырырга, уртак кагыйдәләр булдырырга омтылыгыз. Чисталык графигы төзегез, кичтән йокыга яту, иртән тору турында сөйләшегез, уртак кулланыла торган нәрсәләр хакында, кунаклар чакыру-чакырмау турында да алдан килешеп куйсагыз яхшы. Таныш кешеләр белән урнаштыралармы сезне-юкмы, киләчәктә болар барысы да сезне күршеләрегез белән аңлашылмаучанлыклардан саклаячак.

 

– Тәртип дигәннән, аны тормышның башка өлкәләрендә куллану да бик уңайлыдыр. Бу хакта ничек уйлыйсыз?

 

– Хәтерлисездер, мәктәптә укыган чакта көндәлеккә өй эшен язып бара идек. Бу бик уңайлы. Әлеге системаны бераз олыгайгач та куллана алабыз. Әйтик, мин беренче курс студентларына гына түгел һәр кешегә дә блокнот булдырырга киңәш итәр идем. Аның ярдәмендә сез һәр көнегезне дөрес итеп планлаштыра аласыз, алдагы көндә, атнада булачак бар эшегезне язып барачаксыз. Мәсәлән, бизнес вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, психологлар, журналистлар һәм башка һөнәр ияләре үз тормышын көндәлексез күз алдына да китерә алмый, чөнки аларның шактый күп кешеләр белән очрашасы, берьюлы күптөрле эшне башкарасы бар. Беренче курс студентларына да көндәлек – алыштыргысыз ярдәмче. Уку елы башында аларны шәһәрдә дә, уку йортларында да бик күп яңалык көтә. Барысы да башыгызга зур йөк кебек ишелмәсен өчен, бар эшләрне тәртибен тотып, көндәлеккә карап эшләп торачаксыз. Очрашуларга, лекцияләргә, китапханәгә дә соңга калмаячаксыз. Шул рәвешле безне көндәлек вакытның кадерен белергә, аны дөрес бүләргә, җаваплы булырга өйрәтә.

 

– Резидә ханым, акча мәсьәләсенә тукталу да бу очракта бик урынлы булыр.

 

– Әйе, бу бик мөһим нәрсә. Студент үзе генә яши башлагач, аңа бюджетын да мөстәкыйль рәвештә алып барырга кирәк. Монда бер куркыныч нәрсә бар. Без укыганда үз күзләрем белән күргәнем бар: авыллардан килгән кызлар-егетләр иреккә чыгып тәмам бәйдән ычкынган кебек кылана башлый иде. Ата-аналары бер айга дип биргән акчаны алар берничә көндә әрәм-шәрәм итәргә сәләтле. Нәтиҗәдә, фатирга түләү, автобуста йөрү, китаплар алу өчен бер тиен дә акчасы калмый. Шуңа күрә ата-аналар акчаны дөрес сарыф итәргә баласын алдан өйрәтсен иде. Чөнки көн саен балага шалтыратып, “Бүген күпме ача тоттың, күпме калды әле?” – дип тикшереп тору – бик матур күренеш түгел. Шуңа күрә ата-аналар белән балалар арасында ышанычлы мөгамәлә булырга тиеш. Бу эшне инде балага 13-14 яшь булганда ук башларга мөмкин. Акча вакыт кебек үк кадерен белгәнне ярата. Шулай ук үзегезнең акчаны нәрсәгә тотканыгызны анализларга тырышыгыз. Бер гади генә ысул тәкъдим итә алам: мәсәлән, ай башында берничә конверт аласыз һәм һәрберсенә исем биреп чыгасыз. Берсендә “фатир өчен” яисә “тулай торак өчен”, икенчесендә “юлга”, өченчесендә “ашарга”, дүртенчесендә “уку өчен”, бишенче конвертка исә “вак-төяк” дип язарга мөмкин. Ай яки атна башында әти-әниегез акча биргәч, аны менә шушы конвертларга бүлеп куясыз. Һәм сез бер конвертка язылган максат өчен башка конверттагы акчаны алырга ярамый икәнлекне төгәл аңларга тиешсез. Шул рәвешле сез һәрнәрсәгә төгәл бер сумма тотасыз.

 

– Киңәшләрегез бик гади һәм аңлаешлы, укучыларыбызга да аңлашылгандыр дип өметләнәбез, Резидә ханым. Нәтиҗә ясап нәрсә әйтә алабыз?

 

– Гомумән, беренче чорда шәһәргә, яңа шартларга күнегү уңайлы үтсен өчен, мин яшьләргә бер-ике атна алдан килеп торырга киңәш итәр идем. Яшәгән урынга урнашу, уку йортына җәяү йөрү, маршрутны өйрәнү, тирә-якны тану, кешеләр белән танышу – болар һәммәсе дә сезгә файдага булачак.

 

– Тәфсилле әңгәмәгез өчен сезгә зур рәхмәт.

 

Хөрмәтле укучылар, күргәнебезчә, шәһәргә яраклашу кагыйдәләрен үзләштерсәгез, сезгә бик җиңел булачак. Миңа калса, һәр кыенлык кешене ныграк итә, чыныктыра. Психолог сүзләренчә, яңа шартларда кеше үзен башка яктан ачарга мөмкин. Димәк яңалыктан курыкмаска кирәк. Алда бу сөйләшүебезне дәвам итәрбез һәм уку йортына ияләшү, төркемдәшләр белән элемтәләр урнаштыру хакында сөйләшербез. Казаныбызга рәхим итегез!


Әдилә СӘФӘРОВА
Безнең гәҗит
№ | 11.08.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»