|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2020 Җәмгыять
Ильяс Халиков: «Кемдер сетевой маркетингта, ә мин менә сарык көтүе көтәм. Бу эштән оялырга ярамый!»Белгәнегезчә, мөнәҗәтләр һәм дини җырлар башкару белән популярлык казанган җырчы Ильяс Халиков элеккедән сарыклар белән шөгыльләнә. Корбанга сарык юнәтергә өлгермәгән булсагыз, туп туры үзенә шалтыратыгыз. Бу эссе көннәрдә Ильяс кырда. Көтү көтә. Һәм инстаграмында күңелле сторислар белән шатландыра. “Һәр көтүче үз көтүе өчен җавап бирәчәк” дигән хәдис бар, ди Ильяс, - Кемдер сетевой маркетингта, мин менә сарык көтәм. Чөнки тарихны беләм мин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм үзе көтүче булган. Көтү көтеп үзенең тормышын алып барган. Бу эштән бер дә оялырга ярамый. Рәхәт, сахрада йөрисең. Сарыклар йокыга киткәч, сторис төшерәм менә. Әмма бер уңайсыз ягы бар. Бөтен кеше йоклап ята, ә син урам буйлап сарык куасың”. Белгәнегезчә, сторислар инстаграмда бер генә тәүлек тора, шуңа күрә, тизрәк кереп карагыз һәм Ильясның аккаунтына язылыгыз: https://www.instagram.com/ilyas_halikov/
--- |
Иң күп укылган
|