поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.07.2020 Язмыш

"Әнине коткарыр өчен иремнең алдына тезләнеп, аякларын кочаклап, күз яшьләре белән ялвардым"

Элеккеге күршем, укытучы Гөлфинурның “өф-өф” итеп үстергән, түләүле бүлектә КФЭИ да укытып чыгарган, сөйгән егете Дамирга туйлап кияүгә биргән бердәнбер кызын – ут борчасы Дилбәрне күрмәгәнемә төп-төгәл сигез ел вакыт узган икән. Очраклы рәвештә автовокзалда очрашкач, мин аны танымадым. Дилбәр үзе ачылып-чәчелеп эндәшмәсә, элеккегечә якын итеп кочаклап алмаса, аңа сәлам дә бирмичә, яныннан битараф кына үтеп киткән булыр идем.

Көләч йөзле, төз буй-сынлы, алсу битле, тез астына чаклы сузылып төшкән калын кара толымлы, мәмрәп пешкән шомырттай елтыр күзле, карлыгач канатыдай кара кашлы, җитез хәрәкәтле, сөйкемле сөякле, шук-шаян холыклы чибәркәйне гүя җен алмаштырган.

Һәрдаим үзенә тартып торган җылы карашын мәрхәмәтсез салкын кырау суккан кебек. Дәртле адымнары сүлпәнәйгән, йөзендә нур сүнгән, күз төпләренә күгелҗем күләгәләр сузылышып яткан, биек маңгаенда, ирен читләрендә тирән җыерчыклар пәйда булган. Әйтерсең лә, каршымда кырык өч яшьлек ут йөрәкле хатын түгел, ә җиденче дистәсен ваклап килүче чирләшкә карчык басып тора.

Төс-кыяфәтенең бу чаклы өтекләнүенә, горур башының түбән иелүенә, карап торышка кызганыч бәндәгә әверелүенә, нурлы йөзенең таушалуыннан тыш, зифа каендай гәүдәсенең сорау билгесе рәвешенә керүенә нинди гайре табигый хәл сәбәпче булган соң? Башына авыр хәсрәт төшкәнлеге маңгаена язылган бит моның. Бу хәлгә чиксез гаҗәпләнеп, сүзне каян башларга белмичә, аптырап карап торам. Мең төрле фараз җанымны бимазалый. Берсеннән-берсе хәтәррәк сораулар яшен тизлегендә йөгереп узып, миемне бораулый. Кашыгы-суы белән йотарлык чибәр, акыллы, инсафлы күрше кызыбыз, әнисенең мактанычы Дилбәр нинди бәлагә тарыган?

Банктагы җаваплы эшендә хаталанып, растрата ясап, кырыс хөкем каршына басканмы? Алай-болай утырып чыкмагандыр бит? Аллам үзе сакласын! Яман бәндәләргә ияреп, юлдан яздымы икән? Юктыр ла... Әллә наркотиклар кулланамы? Эчүгә сабышмагандыр ич? Моңа ышануы кыен. Берни түгел, чиргә сабышкандыр яисә алма кебек хатынны якын кешесе ачы хәсрәткә салгандыр. Әллә терекөмештәй җитү кызы Таңсылу әнисенең йөрәген тирән яралаганмы? Тынлыкны Дилбәрнең яңгыравыклы тавышы бозды:

– Хәмидә апа! Сине очратуыма чиксез шатмын! Мәрхүмә әнкәйне күргәндәй булдым. Авылда яшәгәндә, якын сердәшләр идегез бит.  Дилбәрнең бу сүзләре тәнемне ток суккандай куырып алды.

– Мәрхүмә, дисеңме? Гөлфинурга нәрсә булды? Һәлакәткә юлыктымы? Авырып үлдеме? Кайчан җирләдегез? – дип, ирексездән тозлы яшь бәреп чыккан күзләремне аңа төбәдем.

– Үпкә рагыннан изаланып, биш ай эчендә шәмдәй эреп төште ул. Үз хәлен үзе чамалап, пычак астына керергә ризалашмады. Хәер, операция ясасалар да, метастазалары бөтен тәненә тамыр җәйгән хастаның күкрәген ачып кына ябарлар иде.

– Алданрак белмәдегезмени соң?

– Белүдән ни мәгънә.Үзебезнең табиблар операциягә алынырга базмады. Документларын җыеп, интернеттан Израильгә җибәреп караган идем. Уңай җавап озакламады. Бәхетсезлегемә күрә, дәвалау өчен кирәкле 10 миллион сумны табыша алмадым шул...

– Тукта әле, сеңлем, нигә ялгыз хатын сыман, таба алмадым дисең? Дамирың саллы төзелеш оешмасының генераль директоры түгелме соң? Шәхси фирмасы банкротлыкка чыкмагандыр бит?

– Юк ла, эшләре гөрләп бара.

– Соң, шулай булгач. Сөекле хатынының газиз әнисен үлемнән алып калырга акчасын кызганды мени? Әллә үзең әйбәтләп сорамадыңмы?

– Сорамаган кая! Иремнең алдына тезләнеп, аякларын кочаклап, күз яшьләре белән ялвардым. Колагына да элмәде...

– Ә ул нәрсә диде? Кризис вакыты бит. Дәүләт заказлары аз. Гади халыкның кесәсе такыр. Әзер йортлардагы фатирлар сатылмый, – дип акландымы?

– Берни әйтмичә, киенде дә чыгып югалды.

– Имәндә икән чикләвек. Дилбәркәем, нигә тукталышта басып торабыз соң әле? Әйдә, безгә кайтыйк. Әле генә Рәис абыеңны ял йортына озаттым. Аулакта чөкердәшеп утырырбыз. Елгыр таксист егет, барлы-юклы ун минут эчендә, безне Космонавтлар урамындагы тугыз катлы кирпеч йорт каршына китереп куйды. Лифтта келтерәп кенә, җиденче катка күтәрелдек. Сумкама үрелгәч, йөрәгем жу итте. Бетте баш! Ачкычларым югалган! Инде нишләргә? – дип, хәлем китеп диварга сөялдем.

Шул мәлдә күзем ишек төбенә җәелгән түгәрәк келәмгә төште. Йа Хода! Тимер боҗрага җыелып, зур зәңгәр брелок тагылган бер төргәк ачкычым шунда ялтырап ята! Ярый әле, чит кешеләр күрмәгән. Иң мөһиме – имансыз карак бәндәләр кулына эләкмәгән. Бисмилламны әйтеп, ачкычны йозак тишегенә тыгарга маташтым. Дулкынланудан ачкычны оясына туры китерә алмыйча азапландым.

Ниһаять, без өйдә! Кунагыма йөнтәс халат, зур сөлге, йомшак тапочкалар биреп, душка кертеп җибәрдем. Тынычлансын, бераз хәл алсын! Борчуларын йөгерек су белән юып төшерсен! Су – сихәт чишмәсе бит ул. Диләрә юынган арада, хәзинәдә бары белән өстәл көйләргә керештем. Җәен үзем хәстәрләгән тәмле-татлы бакча нигъмәтләрен суыткычтан алып өстәлгә тездем. Хәләл тавык түшкәсе пешкән өреле шулпада өй токмачы күпертеп алдым. Борыннарны кытыклап, аш бүлмәсенә яңа пешкән мәтрүшкәле, эре яфраклы һинд чәенең хуш исе таралды.

Рәхәтләнеп тамак туйдыргач, тирләп- пешеп җимешле чәй эчтек. Табак-кашыкны җәлт кенә юып куйгач, өстәлгә ашъяулык каплап, зал янына чыгып, йомшак диванга чумдык.

– Дилбәр, үзең дә беләсең, син миңа чит кеше түгел. Үз баламдай якын итеп кенә бер киңәш бирим әле. Хәсрәтне эчеңә җыярга ярамый, сеңлем. Йөрәкне ашый, нервыларны какшата, чиргә сабыштыра ул. Авыр хәлгә тарысаң да, төшенкелеккә бирелергә, үз эчеңә бикләнергә димәгән. Кайгыны бүлешсәң, кими. Ышанычлы кеше белән сөйләшсәң, җаның тынычлана, борчуларың эреп югала. Яшермичә барсын да сөйлә.Эчеңне бушат әле миңа.  Дилбәр башын түбән иеп, бер ноктага текәлеп, шактый гына сүзсез утырды. Уфылдап авыр сулыш алды да, акрын гына сөйләп китте.

– Ул хәерсез төндә ирем гаилә дустыбыз Гөлсемнәрдә кунган. Ул хатын иремнең фирмасында баш хисапчы булып эшли. Дамирга ялына-ялвара, ахирәтемне бу эшкә үзем урнаштырган идем. Юха еланга әверелеп, йөрәгемне чагар дип, ул чакта кем уйлаган? Оятын җуйган бу хәерсезләр иртәгәсен парлап Багам утрауларына очкан. Җылы Кариб диңгезенең шикәрдәй ак комлы яры буенннан 23 миллионга затлы вилла, 7 миллионга гаҗәеп матур яхта сатып алганнар.

Гөлсем шуларны видеога төшереп, ватсапка куйган. Минуты- секунды белән бу хәбәр смартфоныма килеп керде. Үз күзләремә үзем ышанмадым. Якын дустымның күптәннән иремнең сөяркәсе булуы, ялга бергә китүләре турында ире Миңнәхмәт килеп сөйләде. Ышанмадым.

“Салган баштан юк-барны такылдап башымны катырма әле, бар хатының янына кайтып йокла”, – дип, өйдән куып чыгардым. Балачакта бер урам чирәмендә тәгәрәп уйнап үскән, укыганда бер телем икмәкне бүлешкән, ничәмә-ничә ел бөтен серем сыйган Гөлсемнең көтмәгәндә аркама пычак кадавын бик авыр кичердем.

Җандай газиз күргән ике якын кешең берьюлы хыянәт итсен әле! Билләһи, акылдан язарсың! Бу хакта белгәч, аяк астымнан җир убылгандай булды. Әни үлем түшәгендә. Ирем ятлар кочагында. Башны ташка бәрердәй авыр чакларым булды. – Хәлеңне аңлыйм, алтыным. Ходай үзеңә күркәм сабырлык бирсен! Ул безне авырлыклар биреп сыный бит. Ачып карасаң, берәүнең дә сандыгы буш түгел. Тик бер нәрсәне онытмаска кирәк.

Кодрәт иясе: “Адәм баласына авырлыкның күтәрә алмаслыгын бирмәм”, – дигән. Изге китапта шулай язылган. Озакламый барсы да җайланыр. Син әле яшь. Аллаһ насыйп итсә, ялгыз калмассың. Үзеңә тиң парыңны табарсың. Ярый әле, күңелне юатырга яныңда җитү кызың бар. Озакламый оныклар сөярсең. Аларның чыр-чуы җанга бәлзәм...  Җөмләмне тәмамларга өлгермәдем, Дилбәр дерт итеп сискәнеп куйды. Нигә мине бу чаклы газаплыйсың, дигән сыман, гаҗизләнеп күзләремә тутырып карады. Аның шомырт кара күзләренә мөлдерәп тулган эре яшь бөртекләре бите буйлап тәгәрәшергә кереште. Ул аларны кул аркасы белән сыпырып төшерде дә янәдән сүз башлады.

– Соңгы терәгем дә сынды бит минем, Хәмидә апа! Басу читендәге корыган тупылдай япа-ялгыз калдым мин! Ачы җилләр күңелемне талкый...

– Нилектән ялгыз? Аңлатып сөйләче!

– Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, өченче курста укыган бердәнбер кызымны авырлы килеш сөйгән егете ташлады. Ә ул юләркәй, кадерлесенең хыянәтен кичерә алмыйча, бер кап йокы даруы эчкән. Табиблар газиз балакаемны Газраил тырнагыннан көчкә тартып алды. Якты дөньяга туарга өлгермәсә дә, инде җан иңгән бәләкәчен коткара алмадылар. Шуннан соң кызым тирән депрессиягә бирелде. Дөньяга гаме сүрелде, кызу челләдә дымга сусаган чүл гөледәй сулды. Укуын ташлады. Холкы тотрыксызга әйләнде. Тик торганнан шаркылдап көлә, аннан соң кычкырып елый башлады. Аптырагач, ай-ваена карамыйча, багалмамны психиатрия хастаханәсенә дәваланырга салдым. Ә ул моны авыр кичерде, бик нык кимсенде. Яшәүнең мәгънәсен югалтты ул.

Кызганычка, бердәнбер юанычымны саклап кала алмадым. Мин эштә чагында, үз-үзенә кул салды. Миңа да, безне ташлап чыгып киткән әтисенә дә, җаныннан артык күреп сөйгән егетенә дә бик нык рәнҗеп китте. “Әти, әни, Динар! Берегезгә дә ышанмыйм. Дөньяда дөреслек тә, мәхәббәт тә юк. Барысы да ялган! Аңа акча хуҗа, хыянәт хакимлек итә. Саф йөрәгем ялганга корылган тар читлеккә сыймый! Бәхил булыгыз! Таңсылу” – дигән хат кисәге сырлап калдырган.

– Йа Раббым, күрмәгәнгә күрсәтмә! Күргәнгә күркәм сабырлык бир! Үз башымнан кичкәнгә беләм: бала хәсрәтеннән дә авыррак газап булуы мөмкин түгел! – дип, Дилбәрне кочаклап елап җибәрдем. Балавыз сыгып туктагач, тәмам хәлсезләнеп, башны башка куеп, әвен базына төшеп чумуыбызны сизми дә калганбыз. 

Кесә телефоным чылтыраганны ишетеп, ялт итеп күзләремне ачтым. Рәисемнең: – Мин исән-сау килеп урнаштым. Сиңа бик ямансу түгелме, матурым? – дигән көр тавышын ишеткәч, эчемә җылы керде. Ни дисәң дә, бер- береңнең кадерен белеп, дус-тату яшәгәндә генә тормыш матур шул! 

Хәмидә Гарипова. Фото: http://pixabay.com

 

---
Шәһри Казан
№ --- | 24.07.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»