поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.07.2020 Шоу-бизнес

Әнвәр Нургалиев: "Комментарийлар язучыларны кызганам мин"

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев белән әңгәмә.

– Гадәттә, билгеле кешеләр белән әңгәмәләрнең күбесе туган як, үскән гаилә, әти-әнидән башлана. Шул рәвешле, без әңгәмәдәш күңелендәге иң нечкә кылларга кагылып, аны ихласлыкка этәрәбез. Бүген дә шулай итик әле, Әнвәр. Инде күп тапкырлар кабатланса да, нәкъ шул сукмактан башлыйк юлны.
– Чыннан да, тормыш дигән елганың аның чишмә башыннан башка күз алдына китереп буламыни?! Мин Әлшәй районының Әврез Тамак авылында ишле гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием колхозда көтүче, әнием чөгендерче иде. Җәйләрен икесе дә, бигрәк тә әти таңнан торып эшкә китә, кояш баегач кына кайтып керә иде. Бу чорда бөтен тәрбия апа-абыйлардан инде... Ә алар мине төпчек дип ярата иде, гәрчә моны артык сиздереп бармасалар да. Ә мин, юеш борын, шуны сизәм, кайвакыт үз файдама кулланам да әле. Чынлыкта, бик күп башка авыл гаиләләрендәге кебек, бездә дә балаларны артык иркәләү булмады. Үзебез дә кырысрак булганбыздыр. Әнине битеннән үбеп алуны күз алдына китерәсезме, әлбәттә, юк инде. Олыгая төшкәч тә, иң күбе – иңнәреннән кочып алу. Менә шундый үзе кырыс, үзе мәхәббәтле тәрбия бирелгән безгә. Нотык белән түгел, шәхси үрнәк белән тормыш кагыйдәләре сеңдерелгән – кешенекен алмаска, үзеңнекен кызганмаска, нинди чакта да кеше булып калырга, эшләп ашарга...
 
– Эшләп ашарга дигәннән... Җырчы һөнәрен сайлап, тор­мышыңны шул юлга юнәлтергә дигән уй сиңа кайчан килде?
– Гаиләдә гармун, җыр-моң туктап торганы юк иде. Вәли зурәтәй, әти, абыйлар гармунчы булды, әни матур җырлады. Шунда ук күңелгә җим салынгандыр инде, мин дә үз алдыма җырлый башладым, гитарада уйнарга өйрәндем. Үсә төшкәч, халык алдына чыгып җырларга да базнат итә башладым. Мине хәтта табыннарга да чакырып җырлаталар иде. Шунда күпләр “Сиңа җырга укырга кирәк, артист булырсың!” – дия башлады. Мин әле буыннары да ныгып бетмәгән үсмер, инде хыял күкләрендә үземне йолдыз итеп күрә идем. Максималист! Тоттым да, Уфага, аз да түгел, күп тә түгел, опера җырчысы булырга дип юл алдым.
 
– Иван Козловскийга охшап та торасың анысы... Опера сәнгате бер мәшһүр тенорны югалткан, димәк. Эстрадага ничек күчтең соң?
– Әлбәттә, авыр, хәтта кулдан килмәс юнәлешне сайлавымны бик тиз аңладым. Уфа сәнгать училищесын, сәнгать академиясен тәмамлап кулга диплом алгач та, үземне җырлый белмим дип саный идем әле. Тәүге чыгышым Стәрлетамак шәһәрендә булды. Юньләп җырлый алмадым, көй сузу шулкадәр авыр иде. Шунлыктан “Ихлас” төркемендә фонограммага да чыгыш ясарга еш туры килә иде. Тавыш тәҗрибә арткан саен гына ачыла башлады. “Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара”, диләр бит әле, җырчы да шулай инде, җырлый-җырлый остара. Ләкин күңел биреп җырлауга ерак иде әле... Сәхнәгә чыгуга ук бу җыр бетәме-юкмы дип уйлый идем. Күп җырлар миңа бөтенләй туры килмәде. Эчке халәтемне дустым Вәсилә Фәттаховага еш сөйли торган идем. “Әнвәр, синнән була! Бу вакытлыча авырлыклар, үтәр, борчылма”, – дип, ул миңа көч өсти торган иде. Бервакыт үзенең концертларында катнашырга чакырды. Бик барасым килсә дә: “Мин бит җырлый алмыйм, нигә мине аласың, сиңа икенче кеше кирәк!” – дип әйткән идем. Ләкин ул минем булдырачагыма ышанды. Рәхмәт аңа. Эшли-эшли генә йөрәк белән җырларга кирәклеген аңладым.

– Чыннан да, Әнвәр Нургалиев беренче чыгышларыннан ук чәчәккә күмелгән җырчы түгел. Бүгенге уңышыңа бик зур хезмәт, тырышлык, кайбер чакта “башкача җырламыйм” дип кул селтәүләр аша килүеңне күпләр белмидер әле.
– “Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте”, – дигәнме әле шагыйрь? Иҗат юлымдагы уңышсызлыкларның барысы да кадерле, чөнки алар – минем остазларым.
 
Билгеле бер вакытка кадәр мин йөзәрләгән җыр башкардым. Тик ул җырларның минеке түгеллеген һәрвакыт тоя килдем. Үз җырымны эзләү теләге белән яндым. Һәм аны таптым!
 
“Соң дисеңме әллә?” (авторлары Эльмир Җәлиев һәм Галиәхмәт Шәйхи) җырын Илшат Яппаров тәкъдим итте: “Әнвәр абый, менә җыр бар, җырлыйсың килсә җырла, миңа бармады ул”, – диде ул. Беренче ноталарын тыңлау белән үк күңелемә ятты ул. Бу җыр популярлыгымның беренче этабы гына. Күңелләрне айкап чыгарырдай башка җыр җырлыйсым килә. Аны көн дә эзлим. Миңа аларны гел җибәреп торалар, һәркайсын игътибар белән тыңлыйм. Программа тупладым да, булды, бүгенгә җитте, акча туздырмыйм әле дип яшәп булмый. Җырлар кыйммәт хәзер. Бер җырны эшләргә генә дә бик күп чыгымнар кирәк. Менә яшь талантлар бик күп, ләкин аларның отышлы җырлар алып эшләргә хәлләреннән килми. Авылларда бик күп талантлар. Һушың китәрлек! Аларны тыңлыйм да, карале, мин дә җырлап йөрим инде дип уйлап куям. Тик, тәҗрибәләре дә, акчалары да җитеп бетми.
 
– Үзеңнең дә шундый чаклар булгандыр, шәт... Әйтик, шактый гына вакыт “үз казаныңда кайнап”, чит төбәкләргә чыгып йөрмәвең чыгымнарны капларга мөмкинлекләр чикле булудандадыр, бәлки. “Соң дисеңме әллә” Татарстанда яңгырый башлагач, буа ерылды, сине анда чакыра башладылар, башка төбәкләргә дә юллар салынды.
– Чыннан да, Татарстанда, Казанда танылу алу җиңел генә бирелмәсә дә, бик күп мөмкинлекләр ача. Мин анда бик дулкынланып, хәтта икеләнебрәк тә бардым. Башкортстанымдагы тамашачының яратуын инде күптәннән тоя идем, бу миңа бик зур рухи терәк булып тора. Ә Казанда тамашачы таләпчәнрәк, мин алар өчен “үзебезнең Әнвәр” түгел бит. Баргач та иң беренче уем: “Мин генә җитмәгән булганмын икән монда!” Сәхнәдәге күптөрлелек, җырчыларның күплеге, тамашаларның югары сыйфатлы булуы таң калдырды. Сәхнәгә икеләнебрәк чыксам да, тамашачы кабул итте. Хәзер мин бу төбәктә зур проектлар өстендә эшлим. Илсөя Бәдретдинова, Радик Юлъякшин белән дуэтлар булмакчы, тагын берничә кызыклы идея бар, алары әлегә сер булып калсын.
 
Әмма бу Башкортстандагы проектлар белән янәшә барачак. Мин беркая да күченеп китәргә дә, туганнарым кебек якын тамашачыма читтә күрсәткәннән түбәнрәк сыйфатлы тамаша тәкъдим итәргә дә җыенмыйм.

– Ил буйлап гастрольләр оештыручы артистлар урыслар да татарлар, диләр. Әнвәр Нургалиев концертлары да Русиянең бик күп төбәкләрендә бара. Анда ничек үтә концертлар?
– Безнең милләттәшләр яшәгән һәр төбәктә халык җыр-моңга гашыйк. Заллар тутырып киләләр, кабат-кабат сорап җырлаталар, өстәмә концертлар сорыйлар. Гаҗәп!
 
Мәскәүдә Нижгар мишәрләре мине үзләренеке итеп кабул итте, тел үзенчәлекләре бер безнең. Анда концерт башланып, беренче җыр яңгырауга ук кемдер торып баса, бии башлый, аларга башкалар кушыла. “Цәцәкләр, пәрәмәцләр” турында әйтеп торасы да түгел.
 
Башка төбәкләрдә дә үтә җылы кабул итәләр. Кая барсаң да үзебезнең халык. Ак яулыклы әбекәйләр кайда да бар. Караңгы залда шәм кебек янып торган шул яулыкны күрсәң, күзләргә яшь килә, монысы – халкымның ак намусы. Пермь краенда аларның берсе сәхнәгә менеп, миңа түбәтәй кидерде һәм: “Әнвәр улым, берүк артист чире кагылмасын үзеңә!” – диде. Ничек аның сүзен егасың инде. Шуңа да минем максат – тавыш белән генә түгел, йөрәк белән җырлап, ихлас булып, халкыма кулдан килгәнчә яктылык өләшү. Кулдан килер дип ышанам...
 
– “Артист” чиреннән саклану бик җиңелләрдән түгелдер инде анысы... Менә әле синең белән очрашуга баруымны белеп, күпме гүзәл зат миңа көнләшүен яшермәде, алар арасында 12 яшьлек кызым да, сабакташым да, алтмыштан узган күрше апасы да бар. Ярата инде кызлар үзеңне... Туйдырмадымы?
– “Туйдым инде, җитте, кирәкми”, – дисәм, ялган булыр. Кайсы ир-егеткә кызлар яратуы ошамас?! Җырла­рымны барысы да диярлек аларга багышланган бит. Әмма бу дөньяда чынлап яраткан ике генә гүзәл зат бар – ул җанымның яртысы булган хатыным һәм минем йөрәгем – кызым. Тагын бер иң кадерле кешем, газиз әнием бар иде, кызганычка каршы, ул күкләрнең җиденче катында инде, очрашуыбыз – төштә генә.
 
– Әңгәмәбезнең иң “авырткан” урынына килеп җиттек бугай. Беләсеңме, Әнвәр, әниең үле­менә бәйле хәлләр, чыккан тавыш вакытында сине яратучылар арасында үзләрен гаепле дип тоючылар күп булды. Чөнки бездә ул вакытта сине башыңа төшкән кайгыдан, бигрәк тә таудан ишелгән таш ташкыны кебек ялган хәбәрләрдән, социаль челтәрдәге коточкыч комментарийлардан саклау көче юк иде. Инде бераз тынычландыңмы?
– Беренчедән, ул көннәрдә минем белән булучы якыннарыма, дусларга, хәтта бер дә таныш булмаган кешеләргә зур рәхмәт. Тынычлану мөмкин микән?.. Бәлки моның белән яшәргә өйрәнергәдер. Син әйткән коточкыч комментарийлар язучыларны кызганам мин. Күпме кара сөрем аларның күңел күгендә! Шуңа күрә якты кояшны да күрәлми яши бит бу бичаралар. Аллам сакласын.
 
Шунысы куанычлы, алар якты күңелле кешеләрдән күпкә азрак. Бу көннәрдә кайдан гына язмады алар, үзебезнең илдән дә, чит төбәкләрдән дә. Бу вакыйга да – тормыш сабагы. Бу дөньяда һәрнәрсә дә вакытлы булырга мөмкин, дан-шөһрәт, ярату, бәхет... Әмма нинди хәлдә дә кеше булып калырга кирәк. Баналь, әлбәттә, әмма хак сүзләр. Якыннарыңа, иң мөһиме, үзеңә кылган гамәлләрең өчен оят булмасын. Ә минем очракта заллар тутырып килгән меңәрләгән тамашачы алдында да җаваплылык бар. Шуңа күрә җырларым белән әле тагын яхшылык, яктылык таратырга иде исәп.

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.07.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»