поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Гыйнвар
  • Әнәс Җамалиев - архитектор
  • Шакир Яһудин - дәүләт эшлеклесе
  • Айрат Ситдыйков - археолог
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
 
 

 
Архив
 
11.08.2010 Дин

РАМАЗАН ШӘРИФ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

И мөселман кардәшләрем! Белегез һәм агяһ булыгыз! Галимнәр сүзләрән, китап сүзләрен ихлас күңел белән тыңлап, ул вәгазь-нәсыйхәтләрне йөрәкләрегезгә беркетегез һәм көчегез җиткәнчә ул сүзләр белән эш итәргә тырышыгыз! Аллаһы тәбарәкә вә тәгалә Көръәни Кәримдә «И Минем берлегемә ышанган бәндәләр! Белегез ки, сезгә ураза тоту фарызыланды – сездән алда булып киткән кавемнәргә фарыз кылынган кебек...»

Пәйгамбәребез (с.) әйтте: «Ураза тотучының ике сөенече булыр: авыз ачкан вакытында сөенер һәм Раббысы хозурына барып, Аның дидарын күргән вакытында», – диде.

 

Янә пәйгамбәребез (с.) әйтте: «Рамазан-шәриф җиткәч җәннәт ишекләре ачылыр, тәмуг ишекләре ябылыр; шайтан кавеменең иң азгыннары чылбырлар белән бәйләнер – мөэминнәрнең уразаларын боздырмасыннар өчен», – диде.

 

И мөселман кардәшләрем! Белегез ки, Рамазан-шәриф уразасын ихлас белән тоткан һәм әҗер сәвапларына өмет иткән кешеләргә кыямәт көнендә Рамазан ае шәфәгатьче булып килер.

 

Пәйгамбәребез (с.) янә әйтте: «Кыямәт көнендә Аллаһы тәгалә Рамазан аена әйтер: «И Рамазан! Үзең риза булган бәндәләрне хозурыма китер! Аларга син сораган нәрсәләрнең һәммәсен бирермен», – диер. Бәс, Рамазан ае Мәхшәр халкы арасыннан ихлас белән ураза тотучыларны Аллаһы тәгалә хозурына китереп әйтер: «И Ходай! Бу бәндәләрнең башларына таҗ кидерт һәм мең хур кызын җефет әйлә. Ул хур кызларының һәрберсенең меңәр хезмәтчесе булсын. Тәмуг газабына лаеклы 70 кешене болар белән тәмугтан азат ит. Үзләрен борак атларына утырт», – диер. Шул үк мизгелдә Аллаһы тәгалә фәрман бирер. Рамазан ае янә әйтер: «И Ходай тәгалә! Барча хаҗәтләребезне үтәдең. Инде бер генә хаҗәтем калды», – диер. Аллаһы тәгалә сорар: «Ул хаҗәтең нидер?» – диер. Рамазан ае әйтер: «Ахыргы хаҗәтем шулдыр ки, җәннәткә керергә теләрмен», – диде. Бәс, Аллаһы тәгалә: «Мөэминнәрне дә иярт!» – диер. Моннан соң фәрештәләргә әйтер: «Ураза тоткан мөэминнәрне җәннәткә озатыгыз», – дияр һәм аларга: «Хуш киләсез, Ходай җәннәтенә рәхим итегез!». Шул рәвешле Мөхәммәт (с.) пәйгамбәр өммәте Аллаһы тәгалә хөрмәтенә һәм рәхмәтенә дучар булып Мәхшәр халкыннан аерылып чыгар. Башка пәйгамбәрләр (г.с) өммәтләре моңа таң-хәйран калып: «Болар нинди гамәл кылып Аллаһы тәгалә хозурына бу дәрәҗәләргә ирештеләр икән?» – диеп гаҗәпләнеп, һәм бер-берсенә сорау бирерләр. Фәрештәләр исә әйтерләр: «Алар бу дәрәҗәгә Рамазан-шәриф аенда ураза тотып ирештеләр», – диеп әйтерләр.

 

Мөэминнәр җәннәт капкаларына җиткәч Ризван, оҗмах сакчысы булган олы фәрештә әйтер: «Әссәламү галәйкүм! Эш-гамәлләрегез күркәм булды, бәс, мәңгелек тормыш сөрер өчен җәннәткә керегез!» – диер.

 

Җәннәткә керүчеләрнең һичкемдә һәм һичнәрсәдә дә хәҗәтләре булмас. Анда кергәч Аллаһы тәгаләгә шөкерләр әйтерләр һәм мәңгелек рәхәт тормышта булырлар: хур кызлары аларга иптәш булырлар, алар анда саф шәраблар эчәрләр; башларына таҗлар киеп, Борак атларына атланып, Аллаһының сөбхәнәһү мин күлли ноксан дидарын карарга хозурына барырлар. Барча кайгы-борчылулардан азат булып, күз алдына китерергә мөмкин булган һәм мөмкин булмаган нигъмәтләр белән хөрмәтләнерләр. Һәм ни үкенечтер шул мөэмин-мөселманнарга, алар, шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, нәфесләренең теләкләренә ияреп, дөнья артыннан чабып, Рамазан ае уразасын үтәмәсләр! Аларга ул кыямәт көнендә гаять эссе һәм гаять суык булыр; алар Аллаһы тәгалә дидарын күрүдән һәм югарыда зекер ителгән барча нигъмәт-әҗерләрдән мәхрүм булырлар. Бәс, и мөселман кардәшләр, Коръән хөкемнәрен һәм, шул санда, Рамазан-шәриф уразасын җан-тән белән ригая кылыйк – ул безгә кыямәт көнне шәфәгатьче булып килер!

 

Рамазан ае килгәч, күктәге һәм җирдәге фәрештәләр Рамазан аеның мәэминнәрнең Аллаһы тәгаләгә ялварып, тәмуг утыннан котылуны һәм җәннәткә кертүне үтенеп дога кылуларын көтәрләр; һәм, әгәр мөэминнәрнең бу догаларны кылганнарын ишеткәч, аларның догаларын куәтләп, «Амин»! – диеп әйтерләр.

 

Бәс, и мөэмин кардәшләр, бу гает көннәрендә Ходай тәгаләгә ялварып, Аннан үзләрегезне туры юлдан тайпылмавыгызны, бәла һәм фетнәләрдән имин булуны, балаларыгызның туры юлдан баруларын, гыйлемле һәм тәрбияле булуларын, ахирәттә Аның дидарын күрергә насыйп итүен үтенеп, дога кылыгыз! Шаять, фәрештәләрнең «Амин!» – дигән мизгеленә туры килеп, Аллаһы тәгалә сезнең үтенечләрегезне үтәр.

 

И мөэминнәр! Бу Рамазан ае – гаять мөбарәк, хикмәтле һәм хәерле айдыр. Пәйгамбәр (с.) әйтте: «Әгәр өммәтем белсә иде бу Рамазан аенда нинди хикмәт-кәрамәтләрнең булганын! Әгәр моны белсәләр иде, Хак сөбхәнәһу вә тәгаләдән Рамазан аеның һәр ай булуын үтенерләр иде.

 

Сәхабәләр (р.) пәйгамбәребездән сорадылар: «И Аллаһы илчесе! Ул Рамазан аенда нинди хикмәт-кәрамәтләр бар?» – диделәр. Пәйгамбәр (с.) әйтте: «Рамазан аеның 1-нче көне житкәч, гареш тарафыннан олы жил чыгып, оҗмахтагы барча агачларны тибрәтер; хур кызлары Аллаһы тәгаләгә әйтерләр: «И Раббыбыз! Безне ошбу Рамазанда ураза тотучыларга җефет кылсаң иде!» – диделәр».

Һәркем Рамазан аенда 5 вакыт намазларын укып, телен гайбәттән һәм ялганнан саклап ураза тотса, Аллаһы тәгалә аңа оҗмахтагы хур кызларын җефет кылыр. Ул хур кызларының хөлләләре сәгать саен 70 мәртәбә төсләрен үзгәртерләр. Һәрбер хурның «кызыл якуттан эшләнгән нурлы 70 тәхете булыр».

 

И җәмәгать! Аллаһы тәгалә боерды ки, Фитыр садәкасын бирү – ваҗып гамәлдер, чөнки ул – сезнең тәмуг утыннан котылуыгызның сәбәбе булыр.

 

Хәдистә килде ки, әгәр берәр кеше Рамазан аенда ураза тотып, Фитыр садәкасын бирмичә калса, аның уразасы күк белән җир арасында эленгән хәлдә калыр, диелә. Янә пәйгамбәребез (с.) әйтте: «Берәү Фитыр садәкасын бирсә, аңа 10 төрле файда булыр: беренчедән, тәмугтан азат булыр; икенчедән, барча гөнаһларыннан азат булыр; өченчедән, Аллаһы тәгалә хозурында уразасы кабул булыр; дүртенчедән, аңа оҗмах ваҗып булыр; бишенчедән, Аллаһы тәгалә ул кемсәгә бу ел дәверендә кылынган изге гамәлләрен кабул кылыр; алтынчыдан, Пәйгамбәр (с.) аңа Кыямәт көнендә шәфәгать кылыр; җиденчедән, Кыямәт көнне ул кемсә Сыйрат күпереннән яшен тизлеге белән үтәр; сигезенчедән, тоткан уразасы Аллаһы тәгалә тарафыннан кире кагылмас; тугызынчыдан, кыямәт көнендә Мизанда (үлчәүдә) изге гамәлләре авыр булыр; унынчыдан, Аллаһы тәгалә ул кемсәнең исемен явызлар исемлегеннән алып, изгеләр исемлегенә кертер». Бәс, Фитыр садәкасын саранланып, камил күләмдә бирмәү яисә гомумән бирми калу – Аллаһы тәгаләнең югарыда зекер ителгән әҗер-сәвапларыннан мәхрум калудыр. Ни үкенечтер шул кешеләргә! Бу фани дөньяның малын кызганып, саранлык күрсәтеп, бу бурычны үтәмичә, үзләренең аз нәрсәләрне зыянга санап, наданлык белән үзләренә күп зыян кылганнарын белмәсләр! Зәкят, гошер, нәзер һәм фитыр садакаларын үтәмәүләре сәбәпле дөнья файдаларыннан һәм ахирәт әҗер сәвапларыннан мәхрүм калырлар.

 

Хак тәгалә Үзенең фазылы һәм гыйнаяте белән (бәндәләре өчен кайгыруы белән) Үз хозурыннан Коръән иңдерде. Пәйгамбәребез (с.) үзеннән соң хәдис калдырды. Галимнәр һәм мөҗтәһитләр, Коръән белән хәдискә аңлатмалар яздылар. Боларның һәммәсе бергә шәригать диеп аталды. Шәригатьне күңеле белән таныган кеше мөэмин-моселман диеп аталды, шәригатьне инкяр итүче, шәригать әһлен дошман тотучы кяфер диеп аталды. Бәс, шәригатьтән чыгудан, аннан баш тартудан, шәригатькә итагать итмәүдән сакланыгыз! Югыйсә – кыямәт көнендә йөзегез кара булган хәлегездә кубарылып, ахирәттәге мәңгелек урыныгыз – җәһәннәм булыр. Аллаһы сакласын!

 

Пәйгамбәр (с.) әйтте: «Гает көненә керсәгез – Кыямәт көнен исегезгә төшерегез», – диде. Гает намазына җыенган ураза тотучылыр – кыямәт көнендә каберләреннән купкан халыкны хәтерләтер. Мәчеттә җыелу исә – Мәхшәрдә Гарасат мәйданына туплануга охшар. Арагызда кайберәүләрегез гаеткә яңа киемнәр киеп, ә бәлки кайберәүләрегез иске киемнәрен киеп килгән кебек, кыямәт көнендә изге гамәл ияләре җәннәттә хөлләләр һәм якут таҗлар киеп, борак атларына атланып Мәхшәр җиренә китерләр; ә явыз гамәлләр кылучылар, Аллаһы тәгалә фәрманын үтәмәүчеләр – ялангач, яланаяк, яланбаш, кайберәүләре – тезләнеп, кайберәүләре – йөзләре белән барып, йөзләре тузан-туфрак булып, аһ орып барырлар, һәм, кыямәт эсселегеннән, баш миләре кайнар, Мәхшәр халкы үзләре карашында хур-рисвай булырлар. Хәзер гает намазына җыелып, арагызда диндар һәм дингә бирелмәгәннәр саф-саф булып артык торганыгыз кебек, кыямәт көнендә дә Яратучы, җәза Бирүче, Ярлыкаучы каршында саф-саф, чуар төркем булып торырсыз. Изге гамәл кылганнарыгыз Кыямәт көнендә байлар кебек хөлләләр кигән хәлдә торыр. Гает намазы тәмам булганнан соң арагызда бай булганнар аерым төркем булып, шат күңел белән садәка өләшеп, яхшы йортларга кайтырлар; ә фәкыйрьләр исә күңелләре булмаган хәлдә, «Кемнән булса да берәр хәер булмасмы?» – диеп тилмереп иске, вәйран йортларга кайтырлар. Шуның кебек, Кыямәт көнендә Хисап тәмам булганнан соң, изге гамәл кылган бәндәләргә Хак тәгаләдән мәңгелек бәхет ирешеп, алар, шат күңел белән, халыкка шәфәгать кылып, ягъни, якын-кардәшләре, дус-белгәннәре өчен Аллаһы тәгаләдән ярлыкау үтенеп, шат хәлләрендә Мәхшәр җиреннән мәңгелек җәннәткә китәрләр. Явыз эшләр, гөнаһлар кылган бәндәләр кыямәт көненең фәкыйрьләре булып, кайгы-хәсрәттән күзләреннән яшь аккан хәлләрендә, тилмереп, Мәхшәр халкы каршында: «Мин гөнаһлыга, мин фәкыйрьгә кем шәфәгать кылыр икән?» – диеп зарланырлар һәм, хур булып, олы кайгыга, олы хәсрәткә батарлар. Һәм, әгәр аларны Аллаһы тәгалә Үзенең киң рәхмәте һәм фазылы белән ярлыкамаса, ни аянычтыр аларның хәлләре! – тәмугка таба юл тотарлар.

 

Бәс, и мөэминнәр! Гафиллекне ташлап, җәза Бирүче, Каһәрләүче, безне юктан бар иткән, җан, тән, ризык һәм тереклек биргән, һәр теләк-максатларыбызны да томышка ашыра алучы Аллаһы тәгаләдән куркып, Аның фәрманын камил рәвештә үтәү турында кайгырыйк, гөнаһ эшләрдән тыелыйк, 5 вакыт намазны ригая кылыйк, барча фарыз гыйбәдәтләрне, бигрәк тә уразаны, үтик һәм бу эшләребездә ихлас күңелле булыйк! Зәкят-гошерләребезне мескеннәргә бирик, тол хатыннарга һәм ятимнәргә рәхимле һәм шәфкатьле булыйк! Галимнәр сүзләрен тотыйк, ата-ананы хөрмәт итик һәм аларның ризалыкларын алыйк! Балаларыбызга яхшы тәрбия бирик: Коръәнне, дин гыйлемен, хәрам-хәләлне, шәйтан һәм нәфес боерыкларына буйсынмаска, хәмердән, зинадан ерак булырга, яман кешеләрне иптәш итмәскә, хәмер мәҗлесләреннән ерак булырга, галимнәр мәҗлесләреннән аерылмаска, хөсетлектән һәм гайбәттән, ялганнан азат булырга, тыйнак, мәрхәмәтле-шәфкатьле булырга өйрәтик!!! Үзебез дә бу эшләргә гадәтләник, Аллаһы тәгаләнең ризалыгын казаныйк.

 

Ибне Габбастан (р.) риваять кылына ки, пәйгамбәребез (с.) әйтте: «Аллаһы тәгалә Рамазан аеның һәр кичәсендә өч тапкыр әйтер: «Миннән берәр нәрсә сораучы бармы? Теләгән нәрсәсен бирермен; Миңа гөнаһларыннан тәүбә кылучы бармы? Тәүбәсен кабул кылырмын; Миннән гөнаһлары өчен истигъфар кылучы бармы? – Гөнаһларын ярлыкармын», – дияр.

 

Әл-Әгъмаштан риваять кылына ки, пәйгамбәребез (с.) әйтер иде: «Ике Рамазан арасындагы вакытта, ике хаҗ арасында, ике җомга арасында, көндәлек һәр ике намаз арасында – алар арасында кылынган гөнаһлар ярлыкалып, бетерелер», – диеп.

 

Гомәрдән (р.) риваять кылына ки, һәрчак, әгәр Рамазан килсә, ул, интизармын, рәхим ит, хуш киләсең, и Рамазан ае! – диер иде.

 

Әбу-Һөрәйрадан (р.) риваять китерелә ки, Пәйгамбәр (с.) әйтте: «Әгәр берәү тулы иман белән һәм Аллаһы ризалыгын өмет итеп, Рамазан аенда ураза тотса, Аллаһы тәгалә аның элек кылынган барча гөнаһларын ярлыкар», – диде.

 

Янә Әбу-Һөрәйрадан (р.) риваять ителә ки, пәйгамбәребез (с.) әйтте: «Адәм баласының һәрбер күркәм гамәленең 700 әҗере күркәм гамәл әҗеренә бәрабәр булыр, мәгәр – уразасы гына үз хәләндә үк калыр. Чөнки Аллаһы тәгалә әйтте: «Адәм баласының уразасы – Минекедер. Мин аның уразасына карап аның барча гамәлләренә муафыйк әҗер яисә җәза бирәчәкмен», – диде.

 

Әбуль-Габбас үзенең китабында болай ди: «Аллаһы тәгалә уразаны хаслап үзенә шуның өчен яза ки, әгәр кыямәт көнендә бәндә ызгыш-талашлар, золымлык һәм зарар-зыяннар кылып килгән булса, бәс, аннан явызлык күрүчеләр һәм, моннан соң уразасыннан башка һичбер изгелеге дә калмаса, Аллаһы тәгалә әйтер: «Уразасы – Минекедер», – диер, һәм шул ураза хисабына ул бәндәсен Аллаһы тәгалә җәннәткә кертер, аның әҗер-сәвапка тәмам бөлгәнлеккә төшәргә ирек бирмәс».

 

Фатыймадан (р.) риваять: Аллаһы илчесе (с.) әйтте: «Фәрештәләр, барча мәхлукат һәм хәтта ташлар да Рамазан аеның өммәтемнән китүе хакында еларлар», – диде.

 

Әнәс бине Маликтан (р.) риваять кылына ки, Пәйгамбәр (с.) әйтте: «Бәндәнең уразасы күк белән җир арасында эленгән хәлдә калыр – ул бәндә фитыр садәкасын биргәнчегә кадәр. Бәс, фитыр садәкасы бирелгәч, Аллаһы тәгалә уразага ике канат биреп, ураза җиденче кат күккә ашыр. Анда Аллаһы тәгалә Үзенең гарше астында аны бер нурлы кандил итәр. Ул кандил, нур таратып, Кыямәт көненәчә ураза иясенең ярлыкавын теләп торыр», – диде.

 

Гомәр бине Гауфтан (р.) риваять: пәйгамбәребез(с.) фитыр садәкасы гает намазы укылыр алдыннан бирелергә тиеш диеп әйтте.

 

Гайшәдән (р.): «Кем фитыр садакасын бирсә, бәс, Аллаһы тәгалә аның гөнаһларын ярлыкар, уразасын һәм намазларын кабул кылыр һәм үлгәч кабере янына көн саен рәхмәт фәрештәләрен җибәреп торыр».

 

Җәбирдән (р.): Аллаһы тәгалә Илчесе (с.) әйтте: «Рамазан аеның ахыргы кичәсе җиткәч, җир белән күк өммәтемә килгән сөенечтән шатланып еларлар», – диде. Без әйттек: «И Аллаһы Илчесе! Ул нинди сөенеч?», – дидек. Ул әйтте: « Садәкаларыгыз, догаларыгыз кабул ителә, игелекле гамәлләрегез өчен әҗер-сәваплар икеләтелә. Бәс, өммәтемә моннан да олы сөенеч нидән булыр?» – диде (с.)» Соңыннан әйтте: «Кем Рамазан аеның килүенә сөенсә, аның китүенә кайгырса, җәннәткә керер», – диде.

 

И мөселман кардәшләрем! Аллаһы тәгалә барчабызны да ярлыкасын. Фәрештәләр җир белән күкләр дә Рамазан аеның китүе турында кайгырып еласа, бәс, безгә моның турында күбрәк кайгырырга һәм хәсрәтләнергә тиештер.

 

Аллаһы тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәлләребезне кабул кылса иде һәм дә барчабызга дөнья-ахирәт хәерлекләренең һәммәсен дә насыйп әйләсә иде!

 

«Мәҗмүгаль-хутаб»



Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№14 (51768) / 15.08.2010 19:52:10

Күке белән мин гә. Кесәдә акчам булган да тамак ачканда ашап-эчеп ала идем. Сез үз бозыклыгыгыз буенча фикер йөрткәнчә түгел.

№13 (51715) / 14.08.2010 23:40:47

Соры корт
минем Фанатлар бн кэнфит ашыйсым юк
узем дэ фанат тугел.

Кактус чэнечкеле булса да дорес эйтэ мин динсезлектэ гаеплэнерлек суз язмадым.
Ислам дине бик гади ул аны авырайтырга кирэкми.Анын нигезе дэ гади.Барча галэмнэрне хэм тереклекне юктан бар кылып тэрбия итуче Аллаh Тэгалэ икэненэ ышанырга,кушканнарын утэргэ ,тыйганыннан тыелырга.и всю

№12 (51680) / 14.08.2010 10:08:17

Соры корт! Син матбугат.ру. да берәр фанат динине күрдеңме әллә?
Скальпель дә атеист (атистлар)дип әйтерлек сүз язмаган.
Мин үземне гомумән дини дип исәпләмим дип язган идем инде. Мин бары Аллаһы Тәгалә кушканча КЕШЕ булып яшәргә тырышучы Адәм баласы.
Болгатмагыз кешеләрне \"дини, дөньяви\" терминнарына бүлеп. Беркем дә беркемне дә КЕШЕ булып яшәргә көчләми, берәүгә Иблис кушканча яшәү ошый икән - яшәсен. Кабатлап әйтәм, Адәм баласы я Аллаһы кушканча яши, я булмаса Иблис кушканча яши, өченче юл юк.

№11 (51675) / 14.08.2010 06:11:23

Скальпель
Язмаңны уйлап яздыңмы? Фанат диниләр, бу язма өчен, үзегезне атистлар исемлегенә язып куярга мөмкин...

№10 (51669) / 14.08.2010 00:10:00

Көя белән килешәм ,совсем коеп китмәсен генә инде.
Ияләнеп маташабыз инде ураза тотарга, авыр сүз дә юк, түзәргә кирәк инде.
Ураза- сәламәт,акылы булган балиг яшенә җиткән,сәфәрдә булмаган һәр- бер мөселманның бурычы.
Авырган көче җитмәгән кешеләргә мөмкинлекләре булса уразаның калдырган 1 көне өчен 1 факыйрне ашату, Бер кон буена ашарлык ризык белән соендерү тиеш буладыр.
Мөселман булмаган кешелэргә йокләнми.
Инде кем ашау эчүдән тыела алмый икән,Рамазан аен хөрмәт итеп изгелек,игелекле гамәлләр эшләсен. Гонаһ гамәлләрдән - хәмер эчудән,тәмәке тартудан һәм башка бозыклыклардан тыелсын ул да бер саваплы эштер (кем бер гонах эш эшләргә ниятләп ахырдан Аллаһыдан куркып бу эшен калдырса аңа да свап языладыр).Бу кешеләргә дә Аллаһы Тәфыйк -хидаятен бирер.

№9 (51656) / 13.08.2010 22:13:57

күке)җылы сүзләрегез өчен зур рәхмәт))
мин... сезгә кеше хатыны, ире аертып алып йөргән мөселманнар гына очрагандыр инде күрәсең. бик өзгәләнеп язгансыз. нишлисең инде, бер фәлән сыер бөтен көтүне буей диләр бит. мөселманнар арасында да, татарлар арасында да төрле кеше очрый... бу дөньяның кеме юк. алай да, аерым шәхесләргә карап кына бөтен бер җәмәгатькә мөхер сугырга кирәкми.
әлеге мәкаләне укырга кергәнсез икән, димәк))) ураза, ислам диненә карашыгыз алай ук тискәре түгел әле))) \"Тигез генэ , урлашмай, кеше кыерсытмай гына яшэргэ кирэк!\" бик дөрес әйтәсез. Аллахы тәгалә кешеләргә нәкъ шулай яшәргә кушкан. бу норма. Аллах шулай ук ураза торырга әмер биргән. ач кешеләрнең, кимсетелгәннәрнең хәлен аңлау өчен.
әхлзксызлык күрсәткән мөселманнарны тәңкыйтьләвегез белән килешәм. ләкин, Аллахы тәгаләнең әмеренә каршы килүегез дөрес эш түгел. кешенең ураза тотасы килә икән- бик әйбәт, торырга теләми икән - димәк әле вакыты җитмәгән... ))) я узып киткән)
уңышлар сезгә, мин)))

№8 (51644) / 13.08.2010 19:29:16

Яшэп булмагач, нечего ураза тоткан вид ясарга.

№7 (51639) / 13.08.2010 19:04:07

Тигез генэ , урлашмай, кеше кыерсытмай гына яшэргэ кирэк!))))

Шулай яшәп була микән хәзерге заманда МИН?

№6 (51636) / 13.08.2010 18:57:06

Тигез генэ , урлашмай, кеше кыерсытмай гына яшэргэ кирэк! Ач торып кына аллахы тэгалэ гафу итэрме икэн узегезне...Кеше ире аертып, кеше хатыны тартып алып, ураза тотунын файдасы юк тыр ул...Алла барсын да курэ остэн..

№5 (51509) / 12.08.2010 14:08:03

Уразасыз чакта,кесә тулы акчаң, чат саен кибет булганда нишли идең Өмет?

№4 (51481) / 12.08.2010 08:26:17

Беренче көн уразамны тоттым, бер дә авыр булмады. Көне буе машинада чабып йөрсәм дә, әйберләр төяп, эшләсәм дә. авырлыгы әллә ни булмады. Ураза тоту дөрестән дә егетлек бит ул. Кесәң тулы акчаң булып, чат саен кибет булганда да Аллаһ разый булсын дип сабыр кылу зур савап!

№3 (51460) / 11.08.2010 23:00:00

котлыйм Көя! шатмын сезнең өчен! Чынлап та бу эсседә сусыз тору!!! -зур сынау!

№2 (51458) / 11.08.2010 22:54:21

Менә рамазан аеның беренче көне үтте дә китте. Ничек тотырбыз икән дип бик борчылган идек)) дөрес, бу эсседә ашыйсы килмәсә дә, бик каты эчәсе килә. Буген кибеткә кергәч тә кич белән эчәргә дип берничә миниралка, сок, яшел чәйләр алып чыктым))) күңелем басылган күк булып китте... Аллахы тәгалә сабырлагын үзе бирә)))
ә кояш баегач, бер чынаяк суны акрын гына, комсызланмыйча эчәргә никадәр тырышып карасак та – килеп чыкмады, күз ачып йомганчы чөмердек тә куйдык))) су эчкәндә күзләремә яшь килде. Шатлыктан. Бер яктан караганда, нихәят, су!!!!! Икенче яктан караганда Аллахының кушкан әмерен үтисең – ходайга якынаясың – бу инде менә чын бәхет)) Аллахының биргән нигъмәтләренә аз шөкер итәбез. Шул нигъмәтләрдән беразга гына аерылып торсаң да, искә төшә. Кечкенә генә әйберләрдән дә тәм табарга өйрәнәсең уразада. Әни әнә виноградны кара ипи белән ашап утыра – көлешәбез))) ачның хәлен тук белми ди... ә кемдер бит бер сынык ипигә зар... кемдер урын өстендә ята, авызына су салганын көтеп... уйлап торасың-торасың да, йөрәкләр жу итеп куя.
Ураза тотырга кирәк. Йөрәккә май утырмасын өчен.

№1 (51424) / 11.08.2010 18:39:39

Быел ай-һай, кем генэ тота алыр икэн инде ул уразаны?! бигрэк авыр бит... Ходай сабырлык бирсен!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar