|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2020 Җәмгыять
Гыйффәтлеген сата, түзәр хәле калмаганЧиләбедә Виктория исемле 21 яшьлек кыз гыйффәтлеген сатуга чыгарган. Игълан эскорт-хезмәтләрнең махсус сайтында басылып чыккан. Ул аңа берничә фото һәм видео беркеткән, мондый адымга ни өчен барганын аңлаткан. "Минем исемем Виктория, миңа 21 яшь, - ди ул. - Бәхетле булу, сәяхәт итү, үсү, бизнес ачу һәм, әлбәттә, гаиләмә ярдәм итү өчен мин үз гыйффәтлегемне сатарга телим".
Виктория сату объектының башлангыч хакын 50 мең еврога бәяләгән. Сайттагы кулланучылар ставканы кыз канәгать, риза булганчы күтәрә ала. Сервис кагыйдәләре буенча, Виктория аукционда җиңеп чыккан кеше белән Германиядә очрашырга тиеш, анда кирәкле барлык кәгазьләргә имза салыначак, шуннан соң пар кунакханәдә төн үткәрәчәк.
Игълан турындагы хәбәр бик тиз таралган. Шуннан соң кызны эзәрлекләүләр башланган, хәзер ул лотны юк итәргә, гамәлдән чыгарырга тели, әмма бу инде кулдан килә торган эш түгел.
"Болар барысы да – пранк кына, – ди Виктория. – Кызганычка каршы, барысы да тиешле кысалардан чыкты. Мин анкетаны бик күптән сыздырырга тиеш идем, аны урнаштырган агентлык моны эшләргә теләми. Чынлыкта, бу мәгълүмат дөрес түгел, миңа берни дә кирәкми".
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|