|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2020 Криминал
Ике бала су эчәргә дип кенә кергәннәр - ярты миллионга якын акча юк...Мәскәүдә бер пенсионер су эчик әле дип сораган ике баланы фатирына керткән һәм...500 мең сум акчасыннан колак каккан. 81 яшьлек бабайның фатирында малайларның берсе даими күздән югалгалап алган. Алар чыгып киткәннән соң ул җыйган 480 мең сум акчасының югалуын аңлаган. Әлеге вакытта җинаять эше ачылган, малайларны эзлиләр.
Мәскәүдә бер ханымның сихер чыгару өчен 4,5 млн сум түләгәне турында язганнар иде. Ул телевизордан бер тапшыру караганнан соң үзендә дә берәр галәмәт юк микән дип экстрасенсларга шалтырата. Аңа 4,5 млн сум акча күчерергә исәп бирәләр. Ханым акчаны күчергәннән соң “дәвалаучылар” телефоннарын алмый башлый.
Фото: АГН «Москва»
Автор : Әсәдуллина Эльвира
--- |
Иң күп укылган
|