поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.07.2020 Җәмгыять

Яшь гаиләләргә фатир алу мөмкинлеге артты: хәзер бюджет өлкәсендә эшләү мөһим түгел

Яшь гаиләләргә Президенттан саллы бүләк: хәзер социаль ипотека буенча фатир алу өчен бюджет өлкәсендә эшләү мөһим түгел. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларны кайгыртып, социаль ипотека программасына кушылу мөмкинлеген тудырды. Республикада әлеге мөмкинлектән 6 мең яшь гаилә файдаланыр дип көтелә.

– Фатир алу проблема булырга тиеш түгел, – ди бу уңайдан Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов. –  Гаилә коруга кешенең үз куышын булдырасы килә. Бу безгә ана сөте белән кереп, балачактан күңелгә салынган. Республикада исә, тораклы булам дисәң, мөмкинлекләр күп. Элек безнең әти-әниләр башта гомер буе эшләгән, аннан фатир алган. Хәзер киресенчә – башта тораклы буласың, аннан соң түлисең.
 
Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов  яшь гаиләләргә фатир алу мөмкинлеге тудырган өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт ди.
 
– Бик көтелгән һәм кирәкле карар булды бу. 2018 елдан бирле яшьләр белән очрашкан саен, торак проблемасына килеп төртелә идек. Хәзер бу проблема да хәл ителәчәк. Дөрес, яшьләр моңарчы да фатир алмыйча тормады. Әмма бюджет өлкәсендә эшләмәүчеләргә кыен иде. Хәзер  без аларны фатирлы гына итәчәкбез. Бу демографик хәлне яхшыртырга да булышыр, – ди министр.
 
Түрәләр демографик хәл дип баш ватканда, яшьләр никахсыз бергә яшәүне кулай күрә. Министрның үзеннән дә никахсыз гына яшәүчеләргә  карата фикерен белештеләр.
 
– Ничек яшәү – һәркемнең үз эше. Әмма мин, күпбалалы әти буларак, мондый күренешкә каршы. Әгәр тораклы буласылары килсә, өйләнешәләр инде, – диде ул. Аның сүзен  «Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды»  коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Марат Зарипов та хуплады.
 
– Гаилә корып, торакка чиратка басучыларга ташламалар күп. Дәүләт аларны кайгырта. Килешү төзегәннән соң һәр бала туган саен 200 мең, аңа өстәп ана капиталы акчасы бирелә, – ди ул.
 
Соңгы вакытта  дәүләт торак фонды фатир алып кредит түләүчеләргә башка банклардан рефинанслау мөмкинлеге дә тудырган. Ник дигәндә, торак фонды өченче һәм аннан соң туган сабыйларга тиешле 450 мең сумны күчерә алмый. Әлегә аларда бу эш турында сөйләшүләр генә бара. Ә башка коммерцияле банклар исә  әлеге акчаны күчерә. Марат Зарипов сүзләренә караганда, алар моннан берни югалтмый икән.
 
Югалту дигәннән, пандемия вакытында, кредит каникулларын сорап, 350 гаилә мөрәҗәгать иткән.  Моңарчы вакытында түләп барган, бурычы булмаган гаиләләргә генә әлеге мөмкинлекне биргәннәр.  Соңгы вакытта шәхси йортлар төзүне сораучылар да арткан. Республикада атна саен торак алу өчен 220 – 260 кредит килешүе төзелә икән. Төзелеш министры киләчәктә нинди йортлар төзеләчәген дә әйтеп үтте.
 
–  Республикада торакка мохтаҗ 1560 ятим бала бар. Президент  аларны 3 ел эчендә фатирлы итәргә кушты. Без хәзер гадәттәгечә елына 300 фатир гына түгел, 600не төзибез.  Быел 349 балага фатир бирелгән, алар кәгазь эшләре белән мәшгуль. Ел ахырына калган 251е дә алып бетерәчәк. Шулай итеп, өч ел дигәндә, ятимнәр тораклы булачак. 18 яше тулган һәр ятим 35 яшенә кадәр фатир алырга хокуклы, – ди ул.
 
Төзүчеләр дә халык фикеренә колак салып эшләргә өйрәнгән. Алардан  «Салават күпере» торак комплексында йортларның 10 катлы  булуын сорыйлар икән. Министр булыр ди. Анда яшәүчеләр үзләрендә  парк төзегәннәрен көтә. Озакламый анысы да булачак. Фәрит Хәнифов  студентлар өчен дә арендалы торак төзергә җыенганнарын әйтте.
 
– Күзәтүләрдән күренгәнчә, студентларның 40 проценты кеше фатирын яллап яши. Әгәр без алар өчен фатирлар төзесәк, күпме проблема хәл ителәчәк, – ди ул.
 
Тагын бер күңелле хәбәр. Элек социаль ипотека буенча фатир алу өчен 10 процент күләмендә  беренчел кертем кирәк булса, быел ул  5 процентка төште. Хәзерге вакытта Казанда торакның бер квадрат метры 42,4 мең сум тора. Яшь гаилә 60 квадрат метрлы ике бүлмәле фатир алу өчен 127 мең сум күләмендә беренче кертем кертергә тиеш. Республиканың башка шәһәр һәм районнарында әлеге сумма тагын да арзанрак. Фатир алыр өчен үзегез яшәгән район хакимиятенең торак сәясәте бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 
 «Яшь гаилә» программасына кемнәр кушыла ала?
 
– Гаиләдә ир яки хатын 35 яшьтән узмаган булырга тиеш.
 
– Тулы булмаган гаилә (ялгыз бала үстерүче ана яки ата) катнаша ала.
 
Дәгъва кылучының Татарстанда яшәве һәм пропискасы булуы, эшләве  (үзмәшгуль булса да ярый) шарт.
– Торакка мохтаҗ булуы мөһим. Гаиләдә  торак мәйданы бер кешегә  18 квадрат метрдан ким яки бөтенләй торыр урыны булмау.
 
– Ипотека кредитын түләп бару мөмкинлеге турында белешмә.
 
– Фатирны кайсы район һәм шәһәрдә теркәлгәнсең, шуннан алып була.
 
Торак алырга теләүче гаиләләр саны
 
Казан – 1938
 
Чаллы – 308
 
Чистай – 97
 
Алабуга – 79
 
Түбән Кама – 97
 
Биектау – 89
 
Кукмара – 89
 
Сарман – 59
 
Теләче – 38
 
Тукай – 94
 
Балык Бистәсе – 45
 
Быел күпме фатир төзелә?
 
2020 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысасында 4790 фатирлы 130 йорт төзеләчәк.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.07.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»